«Безнең гәҗит»кә язылуым очраклы булды

Бер бәйсез газетада ерак туганым турында дөреслеккә туры килмәгән язма чыкты. Мин ул газетаны ни өчендер Илфат әфәнде нәшер итә, дип уйлый идем. Фәйзрахманов ничек шундый мәкаләләр бирә икән, дип аптырап та калдым. Чөнки аның карашларыннан телевидениедә эшләгән вакытында бераз хәбәрдар идем. Язма басылган газетаның баш мөхәррире белән телефоннан сөйләштем һәм ул газетаның икенче затныкы булуына бик сөендем.

Дөреслекне ярып сала торган Искәндәр Сираҗиның, телевидениедән китеп, «Безнең гәҗит»тә эшли башлаган мәле иде бу. Шунда мин «БГ»гә язылдым.

1990нчы елларда чыга башлаган бер бәйсез газетага язылган идем. Газета ошый: тансык булган дин турында язмалар, догалар бирәләр. Анысына да куандык. Беренче елгы газеталарны җыеп, төпләп тә куйдым. Икенче елны газетада таныш файдалы киңәшләр, дин турында язмалар бирә башладылар. Узган елгы төпләмәне актарып карагач, исем китте. Бу елгы саннарда да шул ук язмалар кабатлана. Хәтта бите биткә күчерелгәннәре бар. Башка газеталардан да күчерелгән, берсеннән икенчесенә әвеш-тәвеш китерелгән язмаларны укыйсым килмичә, имәндә икән чикләвек, дип, бәйсез газеталарны яздырудан, укудан туктаган идем.

Бәхетсезлек тә бәхет китерә дигәндәй, мәгънәсез мәкалә миңа күңелемә хуш килгән игелекле газета табарга ярдәм итте.

Сокланам мин сезнең нахакка рәнҗетелгән, кимсетелгән, хурланган кешеләрне яклаган, намуссыз, акча капчыгы, башбаштак чиновникларны фаш итеп, курыкмыйча язуыгызга! Бары тик чынбарлыкны, дөреслекне, гаделлекне яклаучы бердәнбер газетадыр бу. Тәнкыйть мәкаләләре, бер яктан караганда, сөендерә. Икенче яктан, газета хуҗаларына, авторларга ул-бу булмагае, дип куркыта да. Заманасы шундый, Аллаһ сакласын!

Чын кешеләр, ир-егетләр Сезнең кебек, Сезнең авторларыгыз кебек буладыр, дип уйлыйм мин, Илфат әфәнде. Сезнең кебекләр, үзе турында уйламыйча, иле турында уйлап, дошман амбразураларын каплыйлардыр. Сезнең шундый газета нәшер итүегез чып-чын батырлык бит!

Ф. БӘДЕРТДИНОВА.

Казан шәһәре. 

Комментарии