Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ 500 МЕҢ СУМ ДА ҖИТКӘН

«Безнең гәҗит»нең 12нче апрель санында (№14) Фәнзилә Мостафинаның «Тукай премиясе: бер миллионга – 13 кандидат» дигән язмасы чыкты. Шуны укыгач, шалтыратмый кала алмадым. Телевизордан, радиодан гарип балаларга дип, теләнеп акча җыялар. Тукай премиясе 500 мең сум булса да җиткән бит инде, югыйсә. Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмованы быел кандидатлар исемлегенә дә кертмәгәннәр. Фәүзия Бәйрәмова – күренекле язучы, милләте өчен көрәшүче, бик авыр вакытларда хатын-кызлардан беренче булып ачлык игълан итте. Комиссия нигәдер аңа премия бирүне кирәк дип тапмый. Дөреслек югы күренеп тора. Аңа әллә кайчан бирергә кирәк иде инде. Метшин «Яңалыклар»да «акча таба алмыйбыз» дип зарланып утырды. Акча спортка, мәдәнияткә би-ик күп китә ул.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАРАВЫЛЧЫ БУЛЫП КАРТЛАР УТЫРА

Бер кечкенә баланы беренче тапкыр балалар бакчасына алып барганнар. Икенче көнне: «Мин бакчага бармыйм, анда убырлы карчык утыра, куркам мин», – ди икән. Казан гимназиясендә атыш оештырып, укучы һәм укытучыларны үтергән Илназ Галәвиевкә суд булды. Шундый үкенечле, канлы вакыйгадан соң да сабак алучы юк. Тәртип кертелмәде. Мәктәп, балалар бакчаларында 73-75 яшьлек карчыклар «охранник» булып утыра. Аларны эшкә алганда, психик авырулары юкмы дип тикшерәләрме, шушындый вакыйгалар була калса үзеңне ничек тотарга икәнен укыталармы, балалар белән сөйләшергә өйрәтәләрме икән? Ул-бу булса, оператив рәвештә хәбәр итәргә сәләтлеме икән соң бу карчыклар? «Охранник» булып формадан яшь үрнәк ир-егет яисә спорт яратучы яшь хатын-кыз басып торса, балаларда да патриотик хисләр уятыр, укучылар да мәктәпкә яратып йөрер иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ТАТАРСТАНДА ҮГИ ХӘЛДӘ ЯШИБЕЗ

Сүзем һаман да шул сугыш чоры балалары турында. Бүтән бу теманы телгә алмам дигән идем, чыгып тора бит аның сәбәбе дә. Уфадан дустым килгән иде. Сөйләшеп утырганда, Башкортстан җитәкчеләренең өлкән буын кешеләрен ничек кайгыртып, матди ярдәм күрсәтеп яшәүләрен рәхәт итеп, сөенеп, яратып сөйләде. Ә мин ничектер бөрешеп, чын-чынлап кимсенеп утырдым. Кимсенерлек тә шул. Без, сугыш чорының үксез балалары, тормышның ачысын гына татып яшәдек. Ә хәзер хөрмәтле яшькә җиткәч, бөтен дөньяга танылган, данлыклы Русиядә иң бай Татарстаныбызда үги хәлдә калдык, кирәксез артык кашыкка әйләндек. Акча юк, имеш. Ә дәүләттән дотация алып яшәүче өлкә башлыклары каян, ничек таба икән ул акчаны? Безнең җитәкчеләргә ул сүзне әйтү оят түгелме икән? Өе биек, өйрәсе сыек, дигән әйтем бар. Ә безгә байлыгы белән дан казанган шанлы Татарстаныбызда өйрәнең сыегы да юк. Моның хурлыгы кемгә төшә икән? Үз халкын санлаган, хөрмәт иткән өлкә башлыкларына рәхмәт! Булдыралар!

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

ИСЕМЕ БАР, ФАЙДАСЫ ЮК

«Безнең гәҗит»нең 12нче апрель санында (№14) «Алло, Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә берәү «Нишләп Татарстанда сугыш чоры балаларына түләү юк?» дип шалтыраткан. Аңарга биргән җавабыгызда: «Чувашстанда да сугыш чоры балаларына льгота бар», – дип язгансыз. Без бернинди дә льгота алмыйбыз. Ульянда түләү бар икәнен беләм, анда туганнарыбыз яши. Ә бездә бернәрсә дә юк. «Сугыш чоры баласы» дип язылган кечкенә генә, шырпы кабы зурлыгында гына таныклык бирделәр. Ул тик ята, аны бер җирдә дә куллана алмыйбыз. Бернинди җиңеллек тә юк ул таныклык булганга карап. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә «әти» сүзен әйткән бала түгел менә мин. Ирем дә шулай ук сугыш чоры ятиме. Җиңү көнендә дә, картлар көнендә дә искә алучы юк безне.

Рауза ИСХАКОВА,

Чувашстан Республикасы,

Батыр районы, Кызыл Камыш авылы

Редакциядән. Ачыклык кертәбез: «Татарстанның күрше-тирәсендә – Киров, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мордовия, Оренбург, Самара, Ульянда сугыш чоры баласы статусы бар», – дип язган идек. Димәк, Чувашиядә катыргы бирү белән чикләнгәннәр. Татарстанда катыргысы да, гомумән «сугыш чоры баласы» дигән категориясе дә юк бит әле...

СТАЖГА КЕРӘМЕ?

Мин 82 яшьлек бабай. Соравым Илфат Фәйзрахмановның үзенә. Ул күптән түгел генә: «Пенсиягә чыгар вакытым җитә, Пенсия фондына барам, армиядә хезмәт иткән елларым стажга керми, шуны белешәм әле», – дип язган иде. Без хезмәт иткәндә өч ел иде әле ул. 1962-1965нче елларда 3 ел да 9 көн хезмәт иттем. Менә шушы вакыт минем стажга керми калды, сорап барган идем дә, андый закон юк, диделәр дә бетте шуның белән. Стажга керсә, пенсиягә өстәмә булырмы икән – шуны белешеп, газетада язып чыкса иде.

Габдерәшит ГАЛӘВЕТДИНОВ,

Чирмешән районы, Якты Тау авылы

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: кызганычка каршы, әлегә пенсия фондына барып җитәргә вакыт таба алмадым (үзем өчен булган эшләр һәрчак шулай икенче планга куела минем тормышымда), бар яңалыкларны аннан соң җиткерермен. Шунысы мәгълүм, армиядә хезмәт иткән еллар узган елның ахырында гомуми стажга санала башлаган. Әмма элек армия хезмәте дә, декрет ялында булган вакытлар да стажга керә иде дип беләм.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии