- 25.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин «Ватаным Татарстан» газетасында җаваплы секретарь урынбасары булып эшләдем. Минем эшем бер көнне газетаның макетын сызып, икенче көнне шул сызылган макет ярдәмендә цехта, типографиядә газета чыгару иде.
Шулай хезмәттәшем Гаҗилә апайга өйләрендә булышырга туры килде дә, макетымны сызарга өлгерми калдым. Икенче көнне эштә иртәнге планеркага җыелдык. Ул вакыттагы баш мөхәррир Мөнир абый Әһлиуллин миңа сызган макетымны күрсәтергә кушты. Мин тиз генә тырыша-ашыга булмаган макетымны сызарга тотындым. Шунда миңа Мөнир абый: «Эшеңне эшләмәгәнсең, премияңне кисәм!» – диде.
Бу 23 февраль – Совет армиясе көне иде. Үткән гасырның 90нчы елларында редакциядә бәйрәмнәр бик күңелле, берничә көн буена гөрләп, шаулап үтә иде. Кичкә таба хезмәттәшләрем белән бәйрәм табынына җыелдык, әзрәк «төшереп» алгач, редактор янына киттем: «Мөнир абый, син мине ярата идең, бүген бит минем туган көнем, нишләргә инде хәзер?!» – дидем, үзем дә нәрсә әйткәнемне белмичә аптырап.
Мөнир абый шунда кисәк кенә үзгәреп китте: «Зөлфәт тукта, кая тартырга бир әле, әйдә минем бүлмәгә кереп сөйләшик, мин дә кызып киткәнмен ахыры, кемдә дә була инде ул андый хәлләр, нишлисең!» – дип мине үзе артыннан ияртте. Редактор бүлмәсеннән инде без Мөнир абый белән дуслашып, аңлашып, туганлашып чыктык.
Мин бит әле үзем эшләгән елларда редакциянең гармунчысы да булдым. Ә Мөнир абый гармун моңнарын, халык җырларын, иҗат кешеләрен яратучы, нечкә, яхшы күңелле кеше иде. Нинди авыр вакытларда да Мөнир абый ташламады, гел ярдәм кулын сузып, егылсаң, тартып торгызып, аякка бастыра иде шул, рәхмәт яугыры!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН, Шаржист,
Казан шәһәре
Комментарии