Кукмара итеген киеп...

Кукмара итеген киеп...

Менә тагын бер ел артта калды, гыйнвар ае да узып китте. Кулымда – «Безнең гәҗит», урамда җил сызгыра, буран өя карт көртләрен. Буранда эшем юк, атым юк урамда, дигәндәй. Без инде шәһәрдә торучы олы яшьтәгеләр кар яуганга, буран булганга бик аптырап китмибез. Иртүк торып эшкә барасы, авыл җирлегендәге кебек мал-туар карыйсы, капка төпләрен көрисе юк. Машинам белән дә көн саен чыгып йөрмим. Кукмара итегемне киеп, гараж капкасы янын гына көрәп керәм.
Сызгыра җил, уйный буран,
Өеп куя кар көртләрен.
Мин курыкмыйм кар көртләреннән
Киеп куйгач Кукмара итекләрен.
Ә шулай да бу бураннар бала чактагы хатирәләрне искә төшерә. Хәзер бала чакларыбыздагы кебек көчле бураннар сирәк була. Ул вакытта кичтән буран башланып, без йокыдан торганчы койма, капкаларга терәп кар көртләрен өеп куя иде. Әти-әниләр иртүк торып кар көриләр, без дә булышкан булабыз. Аннан соң тыкрыклардан карга бата-чума мәктәпкә барабыз. Мәктәптән кайткач, дәресләребезне әзерлибез дә, тау шуарга чыгып чабабыз. Безнең хәзерге шикелле чаналар, төрледән-төрле шугалаклар юк иде. Бик сирәгебездә генә әтиләре ясап биргән чаналар була иде. Чаналары булмаганнары таудан киемнәребез белән шуып, тәгәрәп төшеп уйный идек. Олыракларыбыз мәчет янындагы тауга барабыз. Тавы текә, тау астында боз белән капланган буа. Таудан шуып төшкән чаналар бик еракка китә.
Бервакыт мәчет янында торучы Галимҗан абый (ул вафат инде, урыны оҗмахта булсын) бик зур гына кул чанасын капка төбендә калдырып кереп китә. Малайлар моны күреп алалар да, чананы тартып алып килеп, күпме малай-шалай бар, төялешеп таудан шуып төшәләр. Чананы тау башына алып менәргә көчләре җитми. Ул арада Галимҗан абый да килеп җитә. Билгеле инде, малайлар аны күргәч, кайсы кая качып китәләр. Бу хәлдән соң Галимҗан абый чанасын капка төбендә калдырмый башлый.
Өс киемнәребез, аякларыбыздагы киез итекләребез бозланып катканчы тау шуабыз. Өйгә кайткач, әниләребездән эләгә, киез итекләребезне, өс киемнәребезне киптерәсе бар бит әле. Өйләргә газ кермәгән, аларны мич башына таратып киптерәләр иде.
Язмамны Кукмара итеген киеп, дип башладым бит. Без бала чакта андый матур, уңайлы итекләр безгә эләкми иде. Кулдан баскан киез итекләребезне тишелә башлаганчы кия идек. Аннан соң аңа олтан салып бирәләр. Мәктәпкә дә икенче аяк киемнәрен алып йөрмәдек, алып барырга алар булмагандыр да инде. Дәрестән соң классларыбызны чиратыбыз җиткәч үзебез юа идек. Кызлар идән юса, малайлар урындыкларны парталарга күтәреп, су алып килеп, юынтык суларны чыгарып түгә идек. Бала чагыбыз матур, күңелле үтте, барына риза булып, олыларны олы, кечеләрне кече итәргә, эшкә өйрәнеп үстек. 
Язмамның ахырында, Илфат энекәш, сезгә, «Безнең гәҗит»нең хезмәткәрләренә булганыгыз, яраткан гәҗитебезне саклап калганыгыз өчен, мин генә түгел, барлык гәҗит укучыларыбыз да рәхмәтләрен әйтерләр дип уйлыйм. Дөньялар үзгәреп тора, киләчәктә «Безнең гәҗит» тә атналык форматта чыга башлар дигән теләктә калам. Редакция хезмәткәрләренә, «Безнең гәҗит»не укучыларыбызга исәнлек-саулык, озын гомерләр теләп калам. 
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии