- 25.02.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЧИСТАЛЫК КИРӘК, ТЕЛГӘ ДӘ, РИЗЫККА ДА
Оныкларым бакчага йөри. Телләре урысныкы. Өйдә генә өйрәтеп бетереп булмый бит инде аны. Чаллы кадәр Чаллыда татар төркемнәре юк. Ник соң бу беркемне дә борчымый? Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов та, татарчага игътибар кирәк, дип күп сөйли үзе. Әллә бу сүз өчен генә әйтеләме хәзер?
Мин «Безнең гәҗит»нең даими укучысы. Бервакыт сез Арча районындагы бер хуҗалыкта экологик чиста продукция җитештерелә дип язган идегез. Химик препаратлар кулланмыйлар икән. Аларның үзләре җитештергән ярмаларны, оннарны сату кибетләре юкмы? Алыр идек. Чиста продукт кына ашыйсы килә бит. Хәзер ризыкларны бозып бетерделәр. Составында да ниләр генә юк.
Фирания,
Чаллы шәһәре
Тел мәсьәләсе чынлап та борчылырлык. Ана телебезнең язмышы кыл өстендә. Мәгарифсез, язма телсез сөйләм теле ул бер буынныкы гына. Урыс телле буын үсеп килә, авылларда да балалар урысча сөйләшә. Биек мөнбәрләрдән сөйләшәләр, борчылалар да кебек, әмма, чынлап та, күпчелек очракта ул сүздә генә кала. Татар телен өйдә, сабантуйлар үткәреп кенә саклап калып булмый. Гәрчә, алары да бик мөһим булса да.
Экологик чиста продукциягә килгәндә, кызганыч, Арча районында химик препаратлар кулланудан баш тарткан «Казанька» агрофирмасының ваклап сату кибетләре юк. Инде, санкцияләр сәбәпле, аны хуҗалыктан күпләп алучы предприятиеләр белән дә элемтәләр өзелгән. Ширкәт экологик чиста ашлыкларын да гомуми тәртиптә, шул бәядән сатып җибәрергә мәҗбүр. Яңалыкны, әгәр ул бигрәк тә яхшы ниятле булса, гамәлгә кую кыенрак бит безнең системада.
ХАТИРӘ УЛ, ТИМӘСЕННӘР
Мин шуңа аптырыйм, нигә соң бездә гел искене актаралар? Безнең Нурлат шәһәрендә Ленин һәйкәле бар иде. Фатыйх Сибагатуллинн вакытында аны алып ташлап, ат һәйкәле торгыздылар. Кемгә комачау итә соң ул һәйкәлләр? Моңа ник хәзерге коммунистлар партиясе лидерлары дәшми? Әллә алар да инде башка төр кавемме, исемнәре генә компартия әгъзасымы?
Мин беләм ул Ленин һәйкәленең кайда ятканын. Аны бер оешма үз конторасы артына алып барып куйды. Хәзер районда җитәкче ул. Тиясе түгел иде элеккеләргә.
Рәшит. Нурлат шәһәре
«Сакаллы» бер мәзәк искә төште. Мәчет торгызганда бер бабай элеккеге мәчет аен китереп биргән. Ах-вах килеп моннан сорашалар икән, ничек саклап кала алдың да, ничек курыкмадың...
Курыктым, ләкин урлап яшереп куйдым. Менә кирәге чыкты ич. Әле мин Ленин бюстын да яшереп куйдым, мин барында кирәге чыкмас инде ахры, оныкларыма кирәге чыгарга мөмкин, дигән теге бабай.
Тарих кабатланырга да мөмкин. Русиядә бар гаепне үткәнгә аудару, үлгәннәрдән гаеп эзләү гадәте гомер бакый яшәде. Ул Совет чорында да булган, хәзер дә дәвам итә. Башта табынабыз, аннан чүплеккә атабыз. Димәк, идарә итү дә, үзләренә табыну өчен җайлаштырылган система да дөрес түгел. Без барыбыз да – гади эшче, механизатормы, әллә директор-президентмы – берүк адәм балалары. Һәм бары тик Аллаһ коллары, башкача түгел. Ә җирдә үз колларын булдырырга мәтәшүчеләр дә бар. Мин аптырыйм, шуңа җавап таба һәм аңлата алмыйм.
ХАЛЫК МӘНФӘГАТЬЛӘРЕ САНГА СУГЫЛМЫЙ
30нчы гыйнварда ТНВ телеканалының «Яңалыклар»ында Казанның Востания урамындагы бер йорт түбәсеннән су үтә дип сөйләделәр. Кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр, җавап бирүче булмаган. Шундый ваемсызлыкка китте шул. Хәзерге җитәкчеләр нигә шул кадәр илтифатсыз соң халык гозеренә. Әле ул йортта сугыш инвалиды да яши икән бит. Мондый сансызлык очраклары күп бит.
Телевизордан күрсәтелгән тапшырулардан да канәгать түгелмен. 2024нче елда мин аны карамаска булдым әле. Бары тик «Туган җир» һәм «Җырлыйк әле» тапшыруларын гына карармын дип торам. Аларда ичмасам ялган юк. Бик ошый. Башкаларга да тәкъдим итәм.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Узган елларда сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә аралаштык. Газетабызның чыгуы айга бер булганлыктан, турыдан туры элемтәгә әлегә аерым вакыт билгеләмибез. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне без һәрвакыт кабул итәргә әзер. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды
Комментарии