- 25.02.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №07 (23 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин Азнакайда үз йортым белән яшим. Хуҗалыкта җәйге эшләр беткәч, күп вакыт телевизор карап, газета-журналлар укып уза инде. Газета-журналларны бик күп итеп яздырып булмый. Күршеләр, якыннар белән басмаларны алыштырып алып укыйбыз. Күбебезнең иң яраткан газетасы – «Безнең гәҗит». Мине аеруча сугыш чоры балалары турында язылган язмалар кызыксындыра. Үзем дә сиксән яшемне тутырдым инде. Узган гомеремнең үкенече шунда: сугышта югалган әтиемнең сөякләре кайда икәнен белә алмадым. Икенчедән, дәүләттән бернинди ярдәм булмавы күңелне борчый. Бу турыда язу инде черегән балык башын чәйнәүгә тиң. «Безнең гәҗит»нең 50нче санында язылганча (22 декабрь, 2021 ел), Русиянең 28 төбәгендә ул чор кешеләренә матди ярдәм күрсәтелә икән. Татарстан җитәкчеләре, депутатлары Мәскәүгә карап бәхәсләшеп утыра бирәләр. Сугыш чоры балалары үлеп беткәч, түләве җайлырак булыр шул.
Матбугат чараларында минем үземә охшаган хәбәрләр дә шактый. Мин гомер буена спортны яраттым. Кышкы спорт чараларыннан хоккей, тимераякта фигуралы шуу, чаңгы һәм биатлон төрләре күңелемә якын. Татар егет-кызларының шушы спорт төрләрендә дөнья буенча уңышлары барыбыз өчен дә горурлык. Милләттәш кызларыбыз фигуралы шууда җиңүләре белән бөтен дөньяга танылды. Узган елның декабрь урталарында төрле илләрдә булган биатлон ярышларында да татар егет-кызларының исемнәре яңгырады. Аеруча Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан Эдуард Латыйпов татарның милли героена әверелде. Эстафета ярышында ул Русия командасын икенче урынга чыгарды. Икенче көнне шәхси ярышта үзе икенче урынны алды. Танылган комментатор Дмитрий Губерниев Эдуардны яратып, еш кына: «Камышлинский вуйбол, Эдик дорогой», – дип тәкрарлады. Ләкин ул 12нче урын белән чикләнде. Минемчә, алдагы көндә Эдуардның кыланмышын күреп, аннан җанатарлары гына түгел, Аллаһы Тәгалә дә бизгәндер кебек тоелды. Бүләкләү тантанасына чакырылгач, Эдуард христианнарча чукынып алды.
Киләчәктә милләттәшләребезгә тагын да зуррак уңышлар телим. Ләкин татар кешесе (керәшен булмаса) үзенең мөселман икәнен дә онытмасын иде.
Альберт ИСЛАМОВ,
Азнакай шәһәре
Комментарии