«Безнең гәҗит» безнеке инде

Менә иске елны да озаттык, 2022нче елны каршы алып, бер-беребезне яңа ел белән котладык. Иске елда булган барлык авырлыклар да шунда калсын, яңа елыбыз җиңеллек алып килсен, исән-имин киләсе елларны да каршы алырга язсын дип теләкләр теләдек. Көннәр бер-бер артлы үтә тора. Гыйнвар ае да узып китте. Гәҗитебез үзгәрмәгән, нәкъ без яратып укый торган булып калган дисәм дә ялгышмам. Гәҗит укучыларыбыз да минем сүзләрем белән килешерләр дип уйлыйм. Хәзерге болгавыр заманда, хөкүмәт тарафыннан бернинди дә булышлык, теләктәшлек булмагач, гәҗитне саклап калуы җиңел түгелдер. Аның өчен күпме тырышлык, көч кую кирәк. Әле шалтыраткан, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең яннарына барып, аларның кем генә булуларына карамастан, хәлләрен белеп, аларга ярдәм итәргә дә ихтыяр көче, арысландай кыю йөрәкле журналист булырга кирәк.

Гәҗитебезнең баш мөхәррире Илфат Хәкимулла улының язмасында: «Быел берникадәр укучыбызны югалттык, монда безнең гаеп зур түгелдер, почта гаепледер, дип уйлыйм. Чөнки барлык басмаларның да тиражлары кимеде», диелә. Дөрес, аның сүзен куәтләп, бер танышыбызның сөйләгәнен язам. Әниләре авылда тора, аларда да почта бик начар эшли икән, быел гәҗиткә дә языла алмаган. Әниләре: «Ялга кайсыгыз гына кайтсагыз да «Безнең гәҗит»не алып кайтыгыз», – дип әйткән.

«Безнең гәҗит» чын мәгънәсендә халыкчан, дөреслекне яклаучы гәҗит ул. Әле тагын да бик күп еллар үз кыйбласыннан тайпылмыйча, укучыларыбызны шатландырып, мәрхәмәтле эшен дәвам итсен. Гәҗитебезнең барлык хезмәткәрләренә дә иминлек, исәнлек-саулык, арысландай кыю йөрәкле булып, халкыбызның мәнфәгатен кайгырту өстендә армый-талмый эшләүләрен теләп калам. Шулай һәрвакыттагыча да кешелекле, ярдәмчел булып калыгыз! Кешеләргә яхшылык эшләү безнең әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребездә, динебездә чагыла. Ул безнең кабатланмас мирасыбыз, аны буыннан-буынга тапшырыйк.

Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии