Ялгыш кына музейга

Шушы салкын көннәрнең берсендә Эчке эшләр министрлыгына икътисадый җинаятьләр турындагы брифингка чакырдылар. Әй, мин әйтәм, тагын шул турында сөйләрләр инде. “Кем кемгә күпме биргән һәм аны ничек тотканнар. Сөйләп кенә ни мәгънә – ришвәтчелекне барыбер тамырдан йолкып алып атып булмаячак”, – дип, үз-үзем белән фәлсәфи әңгәмә корып, министрлыкка килдем.

Әллә йокым туймаган, әллә шул теләр-теләмәс йөрүем нәтиҗәсеме – ялгышып, бөтенләй башка бинага килеп кергәнмен. Белмәүчеләр өчен әйтәм: Эчке эшләр министрлыгы биналары аерым бер шәһәрчек булып бер-берсенә бик якын урнашкан. Шулай итеп, мин Эчке эшләр министрлыгы музеена килеп эләктем. Дөрес, ялгышымны да шунда ук аңладым, ләкин кире чыгасы килмәде.

Берничә ел элек экскурсовод-гид курсларында укып йөргәндә, шул курсларның җитәкчесе әлеге музейны көн саен диярлек искә ала иде. Шәһәрдәге иң кызыклы, бай музейларның берсе, имеш. “Берәр чиновник танышыгыз булса, һичшиксез, шул музейны күрергә тырышыгыз. Анда эләгү бик җиңел түгел”, – дип теңкәгә тиде, аны буй җитмәслек югарылыктагы хәзинә дөньясы итеп күрсәтте. Менә шул инде күптән истән чыгып өлгергән иде. Ә хәзер…

111нче мәктәпнең 2 сыйныф укучыларына ияреп, шул байлык тупланмасын карау мөмкинлеге тиде. Үзем өчен хокук саклау органнары эшчәнлегендә кулланыла торган бик күп яңа сүзләр ачтым. Тарихка яңа күзлектән карадым. Фронттан килгән өчпочмаклы солдат хатлары, күкрәк кесәсендә булып үлемнән саклап калган бумажник, төрле сугыш кораллары, беренче рацияләр, ялган акчалар, төрле вакытка караган формалар, техника… Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров тарафыннан музейга бүләк ителгән шәхси коллекцияләр дә зур кызыксыну уятты. Түштамгалар һәм салкын кораллардан торган әлеге коллекцияне бер-ике ел гына җыймагандыр ул. Ахырдан балалар белән бергәләшеп хокук саклау органнарына багышланган кыска гына ролик та карадык әле.

Баксаң, музейга инде 35 яшь икән, әмма бу яңа бинага күчкәннәренә нибары ике ел гына, ди.

– Һәр көнне студентлар, укучылар килә. Кайчакта көненә биш-алты төркемгә дә экскурсия уздырам. Бу музей оешкан көннән бирле монда эшлим, – диде Людмила Мещерякова.

Бирегә килергә теләүче төркемнәр алдан ук язылып куярга мәҗбүр, чөнки чиратны, ничектер, җайга салырга кирәк. “Теләүчеләрнең исәбе юк, шалтыратулар да тынмый”, – диделәр.

Ахырдан балаларга музей буйлап ирекле сәяхәт өчен 10-15 минут вакыт бирелде. Шул санаулы минутларда музей залы сугыш мәйданына әверелде дә куйды. Коралларны, металл эзләү җайланмасын, резин таяк, шлемнар һәм башка әйберләрне тотып карарга да ярый икән. Хәлләр булды, кыскасы. Миннән, нишләптер, Сталин ясап куйдылар һәм атарга хөкем иттеләр. Менә монысы музейда күргән тагын бер ачышым булды.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии