«Туфли кигән, пудра ягынган…»

“БГ”дагы, күләме кечкенә булса да, уйласаң, уйландырырлык бер язма турында фикерләремне җиткерергә булдым әле. Нинди язма, дисезме? “Студент-шагыйрь Миңнехановка сабак бирә”, – дип яза журналист Римзил Вәли (16 февраль, 6нчы сан). Журналист биредә бер атуда әллә ничә “куян аткан”:

1.Студент Рүзәл Мөхәммәтшин кыю чыгыш ясаган, аннары бу хакта “мемуар” да (!) язган.

2. Президент аңа уңай җавап кайтарган (!).

З. “Идел” журналына әйбәт кенә реклама ясалган.

4. Студент купшы (!) киенгән.

Беренче өч пунктка тукталып тормыйм, ә менә дүртенчесе мине нык үртәлдерде бит, җәмәгать! Рүзәлне яхшы беләм, иҗаты белән кызыксынып торам. Студент-шагыйрьнең, башка сабакташларыныкы кебек үк, конкрет бурычлары да бар. Әйтик, узган ел да, быел да Рүзәл мәктәпләрендә педагогик практика үтте. (Аның “Практикант язмалары”н “Ялкын”да да бастырып чыгардык.) Ул анда укучыларыннан да начаррак киенеп бара алмый ләбаса! Шул уңайдан алынган костюмын Президент белән очрашуга да киеп баргандыр, күрәсең. Туктагыз әле, ә ни өчен матур киенгән яшь кеше кем алдындадыр акланырга тиеш соң? Халкыбызның элек-электән үк “эшкә” һәм “рәешкә” дигән киеме булган. Үзенә генә түгел, үзе белән очрашачак кешеләргә дә, көтеп алынган бәйрәмгә дә хөрмәт билгесе бит ул.

Мәҗлескә кеше чапанын киеп килгәч, үзенә карата игътибарның бермә-бер артуын күргән Хуҗа Насретдин: ”Аша, чапаным, аша”, – дип, чапан җиңен сыйлаган имеш. Димәк, киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар, дигән әйтем дә юктан гына барлыкка килмәгән.

Хәер, “купшы кием” турында беренче генә ишетүме? язучылары съездында әлеге дә баягы шул гонорар турында сүз чыккач, ул чактагы хөрмәтле Президентыбыз тә: “Барыгыз да бик матур киенеп килгәнсез”, – дип җавап кайтарган иде. Гафу итегез, дүрт елга бер була торган съездга язучы ямаулы күлмәк, тишек чабата киеп килсә, шәп тә буласы икән!

Мәрхүм шагыйрь Роберт абый Әхмәтҗанов белән аңа тиешле Тукай премиясен (акчасын) Мәдәният министрлыгыннан бергә барып алган идек. Ул акчага иң беренче чиратта шагыйрь беләсезме нәрсә алырга теләде? Үтүк! Әллә ничә еллык киемен дә чиста итеп юып, үтүкләп йөргәнгә, ул да һәрвакыт купшы иде! Әй лә, тагын аклануга күчеп барам бугай.

Такташның бер шаян шигыреннән шундый юллар хәтергә килә:

“… карыйм: минем хатын!

Туфли кигән, пудра ягынган!…”

(Аларны лирик герой үзе сатып алган була.)

Ә бит язучы халкы, “гонорар” дип сүз кузгатканда, сәдака түгел, хәләл хезмәте өчен түләүне генә сорый.

Язмамны тагын бер күренекле шагыйребез Хәсән Туфан шигыре белән тәмамлыйсым килә:

“Ә син, яңгыр, искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен…

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен,

Ә син, яңгыр, искә төшермә!”

Бу вакытлыча гына (фани) дөньяда язучы халкы да кайчак матур киенергә җөрьәт итә икән, аларны гаепләмәслек көч табыгыз инде үзегездә, дәрәҗәле һәм бай әфәнделәр!…

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,

шагыйрә, “Ялкын” журналы хезмәткәре.

Штрафлар “яңгыры”

Соңгы сессиягә дип бөтен кирәк-яракны җыеп, машинама салдым да калага киттем. Сагындырган университет. Беренче көнне укырга юл тоттым. Иртәнге сигез. Университет тирәсендә калдырырга урын таба алмау – зур проблема. Әйләнеп йөри торгач, җайлап булды тагын үзе.

Сессиянең бер атнасы узгач, минем исемгә штрафлар килә башлады. Башта аптырашта калдым, үзем юл кагыйдәләрен бозмыйм югыйсә. Ни өчен килгән икән дип кызыксынып, тизрәк хатны ачтым. “машинаны дөрес урында калдырмаган” өчен, өч йөз сум түләргә. Университет янында торучы минем машинаның фотосы куелган. Икенчесен хатны ачтым, тагын өч йөз сум штраф. Кабат шул ук көнне шул ук урында торучы машина өчен. Менә сиңа мә, бер көн эчендә өч штраф, ә машина ул урыннан кузгалмады да. хезмәткәрләре минем машинаны узып барышлый өч тапкыр төшереп алган. Шулай итеп, укуның беренче өч көнендә ике меңнән артык штраф килде. Таныш-белешләремә шалтыраткач, “Ярар ун тапкыр килмәгәнгә шатлан”, – дип көлделәр.

Безнең университет янына көненә меңләгән машина туктый. Ичмасам, бер тапкыр штраф салгач, машина йөртүчегә кисәтү ясасалар иде. Анда куярга ярамагач, кайда калдырырга соң? Ул проблема безнең уку йорты тирәсендә генә түгел бит. Аның кадәрле штраф акчалары кая китә икән? Шул акчага машина куярга урыннар, я булмаса юлларны рәткә китерсәләр иде…

Регина РӘХИМОВА.

Байлар Сабасы.

Азнакайда азнакайча

15 февральдә , Минзәлә, Алабуга һәм Азнакай муниципаль районнары Советларының еллык эшкә хисап ясаган сессияләре булды. Аларда Президент, Дәүләт Советы рәисе һәм премьер-министрлар катнашты. Мамадышта Президент белән очрашудан КПРФның район комитеты беренче секретаре Шамил Исмәгыйлев бик канәгать калган. Ә Азнакайда узган шундый чарага хакимият үзенә кирәкле санаган кешеләрне генә чакырды, шунлыктан залда буш урыннар күп иде. Район Советы аппараты җитәкчесе сүзләренә караганда, сессиягә җитәкче депутатларны гына чакырганнар, ә шәһәр Советы депутаты, коммунист Рәшит Сафиуллин шофер булып эшли, шуңа күрә аны Хөкүмәт башлыгы белән очрашуда катнаштырмадылар.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

“Татарстан коммунисты” республика газетасы мөхәррире.

Комментарии