Казанда эш эшләнә

Эссе коры җәйне алыштырган кыш та чын сынау алып килде. Әйтерсең, кар күктән ишелеп төште. Автомобиль бөкеләре белән болай да интеккән әле дә кардан арына алмый. Бу нисбәттән вәзгыять белән кызыксынып башкалабыз мэриясенә мөрәҗәгать иттек. Сорауларыбызга хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров җавап бирде.

Декабрь башында беренче тапкыр күпләп кар яуганнан соң, шәһәр бөкеләргә чумды. Кар чистартуны коммуналь хезмәтләр ерып чыга алмый кебек тоелды.

Быел кыш иртә килде, кар 22 ноябрьдә үк ява башлады. Ә күпләп кар яуган 4-5 декабрьләр ял көннәре иде һәм шушы ике көндә айлык норма төште. Аннан ул туктамады диярлек. Декабрь-гыйнвар айларында 4-5 айлык норма яуды.

Бүген башкалабызда юлларны кардан чистартуда 18 оешма эшли. 600ләп берәмлек техника катнаша. Ә декабрь-гыйнвар айларында “Буран” операциясе вакытында өстәмә акча бүленеп, шәһәрнең башка оешмаларыннан да техник көчләр җәлеп ителде.

Бүген карны урнаштыру проблемасы бар. 12 полигон инде гыйнвар аенда ук тулды. Элекке елларда бу җитә иде. Аннан соң, карны эретүче бердәнбер җайланма өлгерә алмый. Андый җайланма һәр районда булса иде. Ул 1500 тонна гына кар кабул итә ала, ә көн саен 6-8 мең тонна чыгарыла. Былтыр бөтен кыш буена 700 мең тонна түгелде, быел исә ул 1 миллион 300 мең тоннага җитте. Хәзер карны урнаштыру өчен өстәмә урыннар эзләнә, ташландык мәйданнар да бу максаттан файдаланыла. Без бүген өстәмә 20 полигон эзләргә мәҗбүр.

Минем шушы проблеманы яктыртучы журналистларга әйтә торган мисалым бар. Әгәр журналист көнгә бер мәкалә яза дип исәпләсәк, айга ул, күп дигәндә, 30 мәкалә яза. Әгәр дә редактор аңа норманы арттырып, 30 мәкаләне 3 көндә язарга кушса, сыйфат булырмы икән? Бу очракта да шулайрак килеп чыга.

Казанда машиналар саны да арта бара. 90нчы елларда 45 автомобиль теркәлгән булса, 2000 елда 100 меңнән арткан. 2005 елда 150 меңгә җиткән, 2010 елда инде 283 меңнән артык хисаплана. Шул ук вакытта Казан машиналары гына йөрми бит, инспекторлары башкалабыз юлларында хәрәкәт итүче 5 автомобильнең икесе шәһәрдә теркәлмәгән, дип белдерә. Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре вакытында халык кибетләргә килде.

Юллар да җитми. Алга киткән илләрдә алар шәһәр мәйданының 20-30 процентын тәшкил итә, ә бездә ул 7-8 процент кына.

Хәзер ике катлы юллар төзү буенча зур эшләр алып барыла. Әйтик, Ямашев проспектында 6 җир асты кичүе барлыкка киләчәк.

Шәһәрдәге бөкеләргә йөк машиналары да сәбәпче. Казан аркылы 11 транзит маршруты уза. Шәһәргә кермәүче әйләнгеч юллар төзелгәндә, бу мәсьәлә җиңеләер иде. Яңа ел алдыннан транспорт коллапсы вакытында фуралар башкала эчендә таудан менә алмыйча, бөкеләр хасил итте.

Башкала урамнары кар көртләрен хәтерләтә. Алар юл читләрендә тау-тау. Халык шул кар таулары аша салынган сукмаклардан йөри һәм язын ни булыр, су басмасмы дип борчыла.

– Быел кар күп булса да, туңның тирән булмавы, грунт суларының саегуы өмет уята. Ләкин шәһәрдә яңгыр сулары ага торган канализация челтәре бик тузган, ул узган гасырның 60-70нче елларында ук төзелгән. Аларның су агу өчен тирәнлеге дә җитәрлек түгел. Шулай ук алар аз да. Бүген су басу куркынычы булган урыннардан карны чыгару чарасы күрелә.

– Кар чистарту мәсьәләсендә прокуратура кисәтүенә Сезнең аңлатмалар? Килешерлек тәнкыйтьме? Теркәлмәгән урамнар, юллар да табылган. Аларны кем теркәргә, кем баланска алырга тиеш?

– Прокуратура үз эшен эшли. Ә баланска кермәгән урамнарның булуына төзелешләр сәбәпче. Ул төзелеш барган вакытта төзелеш оешмалары карамагында. Рәсми яктан карасак, без аларны җыештырырга да тиеш түгел. Әйтик, Әмирхан белән Ямашев проспектлары чатындагы ике катлы юл әле тапшырылмаган, вакытлыча гына ачылды.

– Инде менә яңа проблема: бер-бер артлы түбәләр убыла…

– Быел карның калынлыгы 1,5-2 метрга җитә. Түбәдәге кар 30 смдан артса, ул чистартылырга тиеш. Моның өчен йорт хуҗалары җаваплы. Быел 11 түбә ишелде. Шуның 8е торак йорт, берсе училище, берсе ташландык котельный, берсе гараж. Кызганыч, соңгысында бер кеше һәлак булды. Хәзер җаваплы кешеләрнең гаепле булу-булмау дәрәҗәсе ачыклана.

Шәһәрнең транспорт системасы халыкта борчу тудыра. Хәзер йөри торган Кытай автобуслары пассажирлар өчен бик җайсыз. Аларны алмаштыру күздә тотыламы? “КамАЗ” белән берлектә чыгарылучы “НефАЗ” автобуслары җайлырак та, хезмәт күрсәтүдә дә очсызрак түгелме? Шәһәр эчендәге җәмәгать транспорты ул тигез һәм баскычларсыз, тәбәнәк идәнле булырга тиеш түгел микән?

– Сез әйткән Кытай автобуслары 2007 елда алынды. Ни өчен аларны сайладык дигәндә, хакы 1,5 миллион сум гына иде, безнекеләрнеке 2 миллион ярымнан артып китә. Аннан, безгә 1 меңләп автобус кирәк иде. “НефАЗ” ул күләмдә машиналар җыя алмады. Бүгенге автобусларны сыйфатсыз ягулык та сафтан чыгара. Транспорт хуҗалыгындагы автобусларның 90-95 проценты линиядә эшли. Универсиадага автопарк яңартылачак, мөгаен, үзебездә җитештерелгән автобусларга өстенлек бирелер.

– Автобусларның график буенча йөреше ничек күзәтелә?

– Бүген автобуслар навигатор белән күзәтү астында. Мэриянең рәсми сайтына кереп, кирәкле маршрутны, автобусның кайчан киләсен белергә мөмкин. Кесә телефоныннан карап булмый әлегә, шалтыратып кына белешеп була.

Тукталышлар арасында яңгыр-җилдән ышыкланыр урыннар булганнар күп түгел. Бәлкем, аларны эшмәкәрләргә биреп, уңайлык тудыруны алардан таләп итәргәдер?

– Тукталышлар меңьеллыкка тәртипкә китерелеп, уңайландырылган иде, әмма аларга сакчыл караш булмау зур кыенлыклар тудыра. Шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итеп, тукталыш мәйданчыкларында ышыклану урыннары булдыру мәсьәләсе уйланыла. Анда автобусларның хәрәкәтен күзәтергә мөмкинлек биргән табло да булырга тиеш.

Ямашев проспектыннан тиз йөрешле трамвай җибәрәбез дигәннәр иде. Ул булмаячак дигән сүзләр дә ишетелә…

– Ямашев проспектындагы трамвай юлы быел республика көненә җибәрелергә тиеш. Аңарчы бу урамдагы җир асты кичүләре дә салынып бетәсе. Аннан соң Җиңү проспектындагы трамвай линияләре алыштырылачак. Бу махсус технология буенча салынучы линия, ул каты дөбердәтми, анда үзгә трамвайлар йөриячәк.

Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Кайтаваз

Юл газаплары

Илфат Фәйзрахмановның “Кемгә “рәхмәт” әйтәсе?” ( 2 февраль, 2010) дигән язмасын укыгач, мин дә шәһәр транспорты турында язарга булдым.

Әллә нигә бер “Тандем” кибетенә баргалыйм. Карап йөрим, чагыштырам. Ниләр генә юк кибеттә! Элек әфлисун алырга да Мәскәү каласына йөри идек бит. Ике кулыма дүрт пакет тотып автобусның ишек төбенә килеп басарга өлгермәдем, яныма кондуктор килеп җитте. “Мин әле “Серафимович”ка кадәр барам, һичшиксез, бирермен”, – дигәнемә: “Мин бер нәрсә дә белмим, хәзер үк түлә”, – дип усал күзләре белән бораулап карады. Дүрт пакетымны бер кулга күчереп, акчамны чак түләдем дә уйга бирелдем.

1977 елларда заводта безнең белән йөзе нурлар чәчеп торган Рәисә апа эшли иде. Аның кылган гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә таң кала идем. Бервакыт Ленинградта булып кайткан Рәисә апабыз түбәндәге вакыйганы сөйләде:

– Кибетләрдән күпме кирәк кием-салым, тәм-том төядек. Татарстаннан китерелгән тавыкларга кадәр шаклар катып алып, өстерәлеп, аэропортка килеп җиттек. Сумкаларны үлчи башладылар. Минем багаж артык. Өстәп түләргә 25 сум акчам юк. Нишләргә белми аптырап калдым, күземдә яшь. Берничә минуттан самолет китә. Бөтен куркуымны басып, батырланып: “Әй, иптәшләр! Казан аэропортына кадәр 25 сум акча биреп торыгызчы. Иптәшем каршы алырга килә. Һичшиксез, бурычымны кайтарырмын”, – дип кычкырып җибәрдем. Шунда бер зәвыклы гына киенгән ир кеше килеп, берсүзсез акча чыгарып бирде.

Бик күп еллар үтсә дә, исемнән чыкмый бу вакыйга. Берсен-берсе узышкан кызыл автобуслардагы шоферлар да безнең кебекләрне уйламыйча, үз-үзләрен белештерми машиналарын куа. Ә кеше кешегә ышанмый.

Роза АБЛИЕВА.

Казан шәһәре.

Комментарии