Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПЕНСИЯГӘ КАЙЧАН ЧЫГАМ?

1967нче елда туганнар кайчан пенсиягә чыга икән? Элек уку елы да стажга керә иде, ул хезмәт кенәгәсенә язылган. Аннан тыш, 33 ел стажым бар. Пенсия фондына бардым, вакыты җитмәгән әле, дип борып кайтардылар, ә вакыты кайчан соң аның?

Укучыгыз Лилия,

Буа районы

– 1967нче елда туган хатын-кызлар һәм 1962нче елгы ир-атлар пенсиягә 2026нчы елда чыгачак. Пенсиягә чыгу яшен арттыру 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан башланды. Әгәр хатын-кыз – 37 ел, ә ир-атлар 42 ел стаж җыйса, пенсиягә ике ел алдан чыгарга мөмкин, – дип аңлаттылар Буа районы Пенсия фонды бүлекчәсендә.

БАРЫСЫ ДА – ХАЛЫК ӨСТЕНДӘ

Декабрь аенда «Яңалыклар»да Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче Вәлиевлар гаиләсенә килгән кайгы турында сөйләгәннәр иде. Яңа ел алдыннан аларның хуҗалыклары янып беткән, гаилә башлыгы үзе дә ут эчендә калып үлгән. Шул авылның җирлек башлыгы: «Халык ярдәм итә инде», – диде. Бик кызганыч, ләкин мондый авыр хәлгә тарыганнарга дәүләт бюджетыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш. Байлар баеса да, акча бирми. Олимпия уеннарында җиңүчеләргә машина, фатир бирәләр, көн дә бүләклиләр. Җырчыларга, башкасына күпме акча тотыла, ә гарип балаларга, ярдәм кирәк кешегә акча таба алмыйлар. Минем шуңа эчем поша. Бар нәрсә дә халык өстендә.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

УКЫТУЧЫГА ӨСТӘМӘ АКЧА БАРМЫ?

Бер гәҗиттә авылда эшләүчеләргә хезмәт хакы өстәп түләнә, пенсиягә өстәмә акча килә, дип язганнар иде. 500 төрле категория белгечләренә өстәмә акча булырга тиеш. Мин гомер буе авылда укытучы булып эшләгән кеше. Менә шул хезмәткәрләр арасына укытучылар керәме икән?

Илсөя БАТТАЛОВА,

Арча районы, Кышкар авылы

Соравыгызны Казан шәһәре Яңа Савин районы Пенсия бүлеге белгечләренә юлладык. Безгә болай дип җавап бирделәр:

– Өстәмә түләү алу өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт. Пенсиягә өстәмә 1511,12 сум тәшкил итә. Моның өчен хезмәт эшчәнлеге Русия территориясендә (1992нче елның 1нче гыйнварына кадәр СССР составындагы союздаш республикалар территориясендә) һәм Русия хөкүмәте раслаган 1440нчы карар нигезендә махсус исемлеккә кертелгән профессияләр һәм хезмәт урыннары кысаларында башкарылган булырга тиеш. Әлеге исемлеккә 500дән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхоз-совхозлар, фермер хуҗалыклары профессияләре һәм белгечлекләре кертелгән. Тик бу исемлектә укытучылар юк.

Исемлекне үзебез дә кат-кат тикшереп чыктык. Анда диспетчер, лаборант, табиб-эпизоотолог, ветеринария даруханәсе мөдирләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар бар, тик укытучылар юк.

ПРЕЗИДЕНТ ИСЕМЕ МӘҢГЕЛЕК!

«Безнең гәҗит»нең 51нче санында (29нчы декабрь, 2021нче ел) Илфат Фәйзрахмановның «Саубуллашмыйбыз, күрешербез!!!» дип исемләнгән язмасы басылып чыкты. Авторның «безнең өчен президент атамасы мәңге булачак», дигән сүзләренә бер генә милли җанлы татар кешесе дә битараф калмас. Һәр нәрсәне вакыт төзәтә, горур булыйк, милләттәшләр! Өметсезлеккә бирелмик. Килер бер көн, татар халкы һичшиксез үзенең дәүләтен торгызыр.

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ӘЛФИЯ БЕЛӘН ИЛҺАМ ҖИТМИ

Әле шушы араларда телевизордан бер татарча концерт күрсәттеләр. Әлбәттә, мин аны тулысынча карамадым, Данир Сабиров җырлый иде. Ике ягында ике ярымшәрә кыз сикерә. Алар эчке күлмәктән генә, ә Данир үзе костюм кигән. Ул ятсыз хатыннар кебек чишенмәгән. Әйтәсе килгән фикерем шул: җырчыларның яннарында сикереп торучылар булмасын иде. Алар бит җырчының абруен төшерә. Халык аларны түгел, җырчыны күрергә, аны тыңларга килә. Аннары, кайбер җырчылар: «Әйдәгез, бергә җырлыйбыз», – дип котырталар. Халык күрше рәттә утыручының үкергәнен түгел, сине тыңларга килгән бит. Концертларны алып бара алмыйсыз икән, тамада яллагыз. Хәзер җырчы сүзен дә, көен дә үзе яза, аңламассың. Ә җырлары (такмаклары дисәң, яхшырак булыр) бертөсле. Кайда ул Әлфия, Илһамнарыбыз! Андыйлар булмас инде. Моңлы җырчыларыбыз да юк түгел, әмма бар нәрсә дә акчага корылган заманда андыйлар читтә кала. Өч тиенгә тормаган җырлары белән «Алтын барс» премиясе алып яталар. Гафу итегез, ләкин ел да шул ук кешеләр. Аларны инде гади халык та өнәп бетерми кебек, ә концертларына күп акчалар түләп, үз кешеләре йөри диярсең. Ясалма сайланыш бетеп, табигый сайланыш булсын иде. Шул ук вакытта гына татар моңы һәм җыры сакланып калачак.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

КИЕНӘ БЕЛМИЛӘР

17нче гыйнвар көнне «Манзара» тапшыруы булды. Без, әбиләр, шуны нәфрәтләнеп карап утырдык. Күркәм язучыбыз Рәзил Вәлиев каршысында журналист Луиза Закированың утыруын, бәлки, сез дә күргәнсездер. Телевизорны меңләгән кеше карый, әз генә татар кызларына охшатып киенеп булмыймы икәнни? Шәп-шәрә бот белән утырды ул. Без бала имезгәндә дә ирләребезгә күкрәк күрсәтми идек, ә монда...

Даими укучыгыз,

Азнакай районы

СТАЛИН ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ!

Спортта гел урыс фамилияле кешеләрне бүләклиләр. Ник бер татар фамилиясе очрасын! Булса да, бик сирәк очрыйлар. Азык-төлек бәяләре дә көннән-көн арта. Казахстандагы сыман күтәрелешләр китереп чыгарырлар әле. Һаман Сталинны яманлыйлар. Сталин вакыты белән хәзергене чагыштырырга кирәкми – күк белән җир арасы бу. Ул вакытта берни булмаган – эшләгәннәр, үлмәгәннәр. Ә хәзер нәрсә? Бар да бар, әмма чокыр саен налог түләтәләр, һәр тишектән акча эзлиләр. Әллә кайчан булган сугышның төп сәбәпчесе дип һаман Сталинны атыйлар. Алай түгел, ул булмаса без җиңә дә алмый идек. Ул вакыттагы тормышны яманлыйлар. Нәрсәсе начар? Ул чакта авылда тыныч иде. Ишекләр ачык иде, өйдә кеше булмаса, ишектә йозак түгел, таяк торыр иде. Берәү дә кермәгән дә, таламаган да. Ә хәзер капканы ук бикләп керәләр, алай да талыйлар. Мин – хезмәт ветераны, тик минем бөтен ташламаларымны бетерделәр. Барысына да Сталин гаеплеме? Юк, хөкүмәт гаепле! Шуңа рәнҗим.

Фаяз КАШАПОВ,

Түбән Кама районы

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии