ҺӘРКЕМГӘ ҮЗ КАЙГЫСЫ ЗУР

ҺӘРКЕМГӘ ҮЗ КАЙГЫСЫ ЗУР

«»кә хатларның күп килүе турында язганым, аларга азмы-күпме күзәтү ясаганым бар. Әле шул хатларга өстәп, көн дә шалтыратучылары күпме… Яңа елга кадәр, бар хатларга еллык нәтиҗә ясап, кайсыларын архивка озатып, кайсын бу елга басарга эшкәртеп, барлап утырырга туры килде.

Безгә ел дәвамында иң күп язган даими авторларыбызны да ачыкладым. Аларга әле яртыеллыкка язылуны да редакция хисабына оештырдык. Дөрес, актив язучыларыбыз бихисап, шулай да алар арасында «Иң күп язучы» дип аерып алырлыклары да бар. Әйтик, Кукмарадан Нурислам Галиев, Аксубай районыннан Салих Зартдинов, Балык Бистәсе районыннан Зыятдин Шәвәлиевлар рекорд сукты. Конверт тышына адресын язмасалар да, аларны хәзер язуларыннан ук таныйм.

Телефоннан шалтыратучыларга килгәндә, күңелемә кереп калган берничә шалтырату булды. Шулар хакында язарга иде исәбем.

ШӘҺӘРДӘ ЯШӘ – АВЫЛНЫ МАКТА

Ноябрь ахырлары иде. Телефоннан шалтыраткан бер апа (исемнәрне язып тормыйм, газетаны укысалар, үзләрен танырлар) Айгөл Закированың ««Миндәлә»нең кырыс Хәкиме« 2013, №46 (20 ноябрь) язмасындагы фикерләр белән килешмәвен белдерде. Анда авторыбыз урамга чыгарылган кәҗәсе өчен 2 мең сум штраф түләгән хатынны якларга теләгән иде.

– Кешенең маллары көтүгә йөрергә тиеш, тавыклары да ишегалдында гына торырга тиеш. Менә мин капка төбенә чыгам икән, анда кемнеңдер сарыкларының «шомыртлары» ята, ди. Бу бит матур күренеш түгел, – диде шалтыратучы апабыз. – Ә тавыклар ишегалдында торырга тиеш. Нишләп әле минем капка төбендә күрше тавыклары кәкәй итеп йөри?! Мин чыгып аларга басарга да мөмкинмен бит.

– Апа, ә көтү йөрүдән туктагач, маллар кайда торырга тиеш? – Бу вакытта мин мөгезле эре терлекне түгел, ә нәкъ менә сарык-кәҗә ише малларны күздә тоттым. Җитмәсә, безнең якларда көтү йөрүдән күптән туктаган иде инде.

– Йортларында торсын, чыгармасыннар.

– Апа, сез кайсы авылдан?

– Мин үзем шәһәрдә яшим. 50нче елларда ук Казанга күчеп килдем. Җәйләрен авылга кайтам.

Башка авыл кешеләре мине аңлар, мөгаен, чөнки шушы җөмләгә гади авыл кешесе берничек тә битараф кала алмый. Җәйләрен авылга кайта, имеш. Капка төбендәге «шомырт»ларга басарга мөмкин, имеш. Нишләп соң мин бу шалтыратучының шәһәрдән кайтып йөрүче кунак булуын шунда ук аңламадым, дип сүктем үземне эчтән генә.

– Апа, сез ит, сөт, май ашыйсызмы?

– Ашыйм.

– Ә эремчек, йомырка ашыйсызмы?

– Ашыйм.

– Алар бит «шомыртларсыз» гына ясалмый. Әгәр аларны күрәсегез килмәсә, җәйләрен шәһәрдә клумба үстереп яшәвегез күңеллерәк булыр, – дидем, үз ачуымнан үзем көләргә тырышып.

Шәһәрдә яшәүче кешенең авыл халкын ничек яшәргә өйрәтүе кемнең ачуын чыгармас?! Шәһәрдә яшә – авылны макта, дигәннәрен бер дә ишеткәне юк микән әллә бу апаның? Әллә ул гади халыкка штраф салган авыл җирлеге башлыгын якларга теләгәнме?!

ИҢ ЗУР ПРОБЛЕМАМ – «МӘГЪНӘСЕЗ ШИГЫРЬ»

Бу шалтыратудан соң ике көн узгандырмы, тагын бер апа шалтыратып, 4нче декабрьдә, 16нчы биттә басылган «мәгънәсез» шигырьнең мәгънәсен аңлатып бирүемне сорады. Фәүзия Бәйрәмованың туган көне уңаеннан басылган, Н.Габделбәров тарафыннан язылган шигырь иде ул. Җөмләсен җөмләгә аерып, эчтәлеген карадык.

«Татар – Илбаш аны якламады,

ФСБлар кыскач якадан…»

Бу ике юлга карата мондый сораулар яңгырады: «Кем ул Илбаш?, «Кем якларга тиеш булган аны һәм кемнән?»

Алга таба да менә шулай икеюллык карадык.

Телефонны куйганда бераз кәефем төшсә дә, мин бик бәхетле идем: укучыбызның тормышында шул шигырьдән дә зуррак проблемасы юк икән, күр әле! Монда гаепле булулары шикле мөселманнарны зинданнарга бикләп кыйныйлар, җенес әгъзаларын кисәләр, кешеләрне йортларыннан куып чыгарып, торакларын ишәләр, юллардагы фаҗигадә кемнәрнеңдер газизләре үлә… ә монда бу апаның иң зур проблемасы – шигырь!

Яңа елга кадәр үк, бер ханым шалтыратып, үз баласының тешләрен алдыруы, аның ничек газапланулары хакында елый-елый сөйләгән иде. Тулы наркоз белән җирле наркоз турында озаклап аңлатты ул. Шуларны тәфсилләп язуыбызны сорады. Әлеге ханымга хат язып салырга киңәш иттем һәм шул хат нигезендә Сәламәтлек саклау министрлыгына сорау юллаячагыбызны әйттем. Апа, әгәр бу язманы укыйсыз икән, язып салыгыз инде шул хатны. Без сезне онытмадык һәм, чыннан да, сез күтәргән проблема – ил күләмендә бик актуаль. Теш алдырудан елына ничәмә-ничә кеше вафат була бит.

КЫЗЫК ТА, КЫЗГАНЫЧ ТА… ХАТЛАР

Яңа ел бәйрәме алдыннан да, аннан соң да, бик күп шалтыратулар кабул иттек – бәйрәм белән котладылар. Безне шулай туганыдай күреп көтеп алучы укучылар, газета бер көнгә соңарып чыкса да, борчылып шалтыратучылар булганда эшлисе килеп кенә тора. Шулай ук котлаулы хатлар да күп килде. Кадрия Кадеригә рәсемнәре өчен зур рәхмәт!

Хатлар дигәннән…

Кемнәр генә язмый безгә. Үзен пәйгамбәр дип игълан итүчеләрдән башлап, безгә күрәзәлек кылучыларга кадәр…

Менә әле соңгы килгән хатлар арасында Аноним укучыбыз билгеле бер журналистның зәңгәрлеген үзенә күрә дәлилләп язган. Аның сөяркәсе белән очрашу урынына кадәр тәгаенләп куйган. Без ул урынга барырга, тикшерергә тиештерме – анысы миңа караңгы. Бу кешенең дә башка кайгысы юктыр, дигән фикергә килдек без.

Биектаудан бер абый бик озын дастан юллаган. Кызганыч ки, беренчедән, ул дастанның бер хәрефе дә аңлашылмый (бергәләп тырыша торгач, «дастан» дип язылган җирен генә укый алдык), икенчедән, андый озын дастаннарны газетада бастыру мөмкинлегебез юк.

Самолет һәлакәтенә багышланган бик күп шигырьләр-бәетләр алдык. Чабаксар шәһәреннән, Питрәч, Арча районнарыннан, Казаннан һәм башка җирләрдән яздылар. Алардан аерым бер газета чыгара алыр идек тә, ләкин бу хакта булган бер шигырь һәм язмалар белән чикләнергә булдык. Шигырьләр болай да бик күп килә һәм аларның гомуми саны меңнән артык җыелу сәбәпле, күбесе, билгеле ки, басыла алмый.

Казан шәһәреннән бер пенсионер абый (М.Ш.) үзен газетага яздыруыбызны сорап хат юллаган. Даими авторларыбызны һәм конкурста катнашып җиңү яулаган яки махсус призга ия булганнарны без болай да яздырабыз, ләкин, гафу итегез, сораган бер кешене яздыру мөмкин түгел шул. Бу шул ук даими авторларның тырышлыгы һәм конкурста катнашучыларның хезмәтенә карата хөрмәтсезлек булыр иде.

Хәер, газетага яздыруны сорап хат язу әле аңлашыла да, ләкин, әйтик, акча сорап яки «Мин Үзбәкстаннан күчеп кайттым, миңа фатир алырга ярдәм итегез», дип язулары бөтенләй башка сыймый.

Башка газетада басылган язмаларга кайтавазларны да нишләптер безгә җибәрәләр. «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Юлдаш», «Татарстан яшьләре» газеталары бу исәптән аеруча популяр. Әллә бу кайтавазларны әлеге газеталар үзләре басмый, әллә укучыларыбыз безне берничә баш югары күрә дә үз фикерләрен безнең аша халыкка җиткерәсе килә – аңламассың.

Шулай ук котлаулар бик күп килә. Газетада даими рәвештә искәртүебезчә, бездә котлаулар, белдерүләр бастыру түләүле. 100 сүзгә кадәр бер котлауның бәясе – 350 сум. Артып киткән сүзләр өчен, 2шәр сумнан өстәмә хак алына. Котлауларны фотолар белән дә бирергә мөмкин.

Кайтавазлар да бик күп килә безгә. Шуларның берсен аерым игътибарга алып, бирегә басарга булдым. Газетабызның 2013нче елдагы 21нче август санында «Авылдашым дошманмы?» дигән язма басылган иде. Анда Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан Ибраһим Хәлимов дигән мәктәп директорын «шпион» дип кулга алулары һәм шуннан аның юкка чыгуы турында язылган. Исемен күрсәтмәгән автор, бу кешенең халык дошманы булу-булмавы белән кызыксына.

Шушы хатка Ибраһим Хәлимовның кызы Венера Галиева җавап хаты язып салган.

«Әти турында Рахман Шәфигуллин 2009нчы елның 23нче гыйнварында, «Ватаным Татарстан» газетасының 11-12нче саннарында язган иде, аның халык дошманы булу-булмавы хакында сез шуннан укып белә аласыз», – дип хәбәр иткән ул.

ТАТАРЧА ЯЗЫГЫЗ

Шәхсән үземә «Вконтакте» сайтыннан юридик характерлы төрле сорау язучылар күп. Моңарчы аннан җавап бирә идем, ләкин соңгы вакытта аннан җавап язмаска карар кылдым. Сорау бирүчеләр шулкадәр артты ки, анда җавап язып утыру өчен генә дә аерым бер кеше ялларга туры килер иде. Таптылар бушлай юрист! «Вконтакте» сайты минем эш урыны түгел. Сүзегез бар икән, хатлар языгыз. Әле искәртергә онытканмын икән, язсагыз да – татарча языгыз. Телефоннан да татарча эндәшегез. Татарча белмәгәндә – башка очрак. Юкса, кайберәүләр «Безнең гәҗит»кә шалтыратып, вата-җимерә урысча сөйләшә. «Татарча сөйләшегез, татар редакциясен дә урысча сөйләшергә мәҗбүр итмәгез инде», – дигәч кенә ана телләрен исләренә төшерәләр. Онытмагыз, татар гәҗитендә урыслар эшләми…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  ҺӘРКЕМГӘ ҮЗ КАЙГЫСЫ ЗУР, 4.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии