«Киләсе ел тагын да авыррак булачак»

Миңа милициянең еллык коллегиясенең соңгысында катнашырга туры килде. Чөнки озакламый ул дип аталачак.

Президентыбыз , РФ Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Аничин, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров һәм Президент аппаратындагы башка җитәкчеләр, район башлыклары, район эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләре катнашында узган бу коллегиядә милициянең бүгенгесе һәм киләчәге хакында сүз күп булды. Кыскасы, милициясе эшчәнлеге Русиядә иң яхшылардан санала һәм бездәге җинаятьчелекнең елдан-ел кимүе дә игътибарга лаек икән.

Һәркем белә: быел табигать күп сюрпризлар ясады. Башта корылык, бетмәс-төкәнмәс янгыннар булса, кышның беренче көннәреннән үк кар астында калдык. “Шунда да беренчеләрдән булып халыкка ярдәм итәргә ашыкты, – дип белдерде Әсгать Сәфәров. – Киләсе ел тагын да авыррак булыр, мөгаен, чөнки күп реформалар көтелә. хезмәткәрләренең саны кыскартылды, ләкин бурычлары арттырылды. Киләсе елга да кыскартулар булыр…”

2010 ел халыкның милициягә булган ышанычын арттыру елы буларак кабул ителгән иде. Ел ахырында үткәрелгән сораштыруларга караганда, чыннан да, сораштырылучыларның 14%ы милициягә карата булган фикерен уңайга үзгәрткән икән.

Белмим, саннар ни дәрәҗәдә дөрестер, ләкин ТР Эчке эшләр министры әйткәндәй, саннар күп очракта сыйфат турында сөйләми, җитмәсә баш прокурор да болай дип ассызыклады: “Күп очракта статистика саннарының дөрес булып чыкмавына инандык инде!”

Татарстандагы группировкалар турында да сүз булды. “90нчы еллар артта калды, хәзер группировкалар юк һәм алар белән көрәшү дә кирәк түгел”, – дип уйлаучылар ялгыша икән. Алар белән әле дә актив көрәш алып барылуы турында әйтелде. Дистәләгән җинаятьчел төркем исеме һәм аларның явызлыгы, хөкем карарлары турында язылган матбугат релизына күз салгач, урамдагы тынычлыкның ни бәрабәренә ирешелүен аңлыйсың.

Баш прокурор Кафил Әмиров чыгышында тикшерүчеләрнең эшчәнлегендә табылган кимчелекләр, тикшерү материалларының тулы булмавы турында әйтелде. “Документларда ялган фактлар булу очраклары, дөреслеккә туры килмәгән статистик күрсәткечләр дә табылды. Кайбер очракларда югары күрсәткечләргә ирешү өчен, бер кеше тарафыннан кылынган җинаятьне бүлгәләп күрсәтү очраклары да бар”, – диде ул.

Президентыбыз Р.Миңнеханов, Универсиадага кадәр генә булса да безнең регионда хокук саклау органнарында кыскартулар үткәрмәүне сорап, Президентына хат язуы турында әйтте.

– Булачак реформаларда милициянең исеме генә түгел, эшчәнлеге дә тамырдан үзгәрәчәк, – диде ул. – Кыскартулар булыр дип көтелә. Ләкин алда Универсиада торганын да онытмагыз. Бер көндә генә шундый масштаблы чараларга әзерләнеп булмый. Халыкара бу чарада без Татарстанны гына түгел, Русиянең йөзе буларак үзебезне күрсәтәчәкбез. Шуңа күрә милициядә кыскартулар ясамасак яхшырак булыр иде…

Аничин каршында шулай дип чыгыш ясавы белән ул хокук саклау органнарында эшләүчеләр каршында шунда ук берничә баскычка күтәрелгәндер дип уйлыйм. 2010 елда һәр сигезенче хезмәткәр кыскартылган иде. Тагын 2500 хезмәткәр кыскартылу алдында. Әнә шуны булдырмаска тели Миңнеханов.

– Менә шундый чара алдыннан исламчылар хәрәкәте барлыкка килү безне бизәми…

Нурлатта булган вакыйгаларны да кат-кат искә алдылар. Ул негатив рухта әйтелсә дә, милиция санын кыскартмау өчен, уңай һәм иң зур аргумент буларак яңгырады.

Коллегия, күрсәткән батырлыгы, эшендә ирешкән уңышлары өчен, ике дистәдән артык милиция хезмәткәренә медаль, Президентның Рәхмәт хатларын тапшыру белән төгәлләнде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии