Чыршы бәйрәме тарихыннан

Чыршы бәйрәме тарихыннан

Белгәнебезчә, Яңа елны каршылаганда шәхси йортларда, җәмәгать урыннарында чыршы куюны Мәскәү патшасы Петр I керткән.

Петр I бу йоланы Көнбатыш Европага эшлекле сәяхәтеннән соң үзенең Указы белән билгеләгән. Ә менә Европага каян килгән соң чыршы бәйрәме?

Моның өчен танылган галим Морад Аджиның «Полынь половецкого поля» китабына мөрәҗәгать итәргә кирәк. М.Аджиның төпле һәм дәлилле эзләнүләреннән шул ачыкланган: моннан 8-4 мең еллар элек Алтай тауларында яшәүче төрки халыклар, кыш җиткәч, чыршы бәйрәме үткәрә торган булганнар. Аларның ышануларынча, җирнең кендеге бәйләнгән үзәк урында галәмәт зур чыршы агачы үскән, Җир-Су алласы нәкъ менә шунда яшәгән. Әлеге чыршы төбендә кар төсле ап-ак чапанлы бер карт утырып торган. Ак сакаллы бу карт Үлгән исемле булган. Ул күп вакыт бик юмарт һәм әйбәт тә, кайчакларда исә бик хәйләкәр һәм явыз да була белгән. Елга бер мәртәбә кышын капчык-капчык бүләк өләшеп, ул кешеләрне, аеруча бала-чагаларны сөендергән. Үлгән бабай алып килгән чыршы әйләнәсендә барча кешеләр, бигрәк тә бала-чага, биеп-җырлап төне буе күңел ачканнар. Чыршы тирәсендә күңел ачу йоласы кыпчак бабаларыбызда да булган. Аларда бу «Иңдер бай бәйрәме» дип аталган. Һәм бу йола ел саен һичшиксез үткәрелергә тиеш булган.

Төрки һуннар, шул исәптән безнең төрки бабаларыбыз, Себер, Алтай якларыннан Бөек Күчеш чорында бөтен Европага таралганнар. Төрки халыклар үзләре белән гореф-гадәтләрен дә алып килгәннәр. Шулай итеп, һәр халыкның үзе изге дип саналган агач тирәсендә күңел ачу йоласы барлыкка килгән. Әйтик, славяннарда – имән, грекларда – слива, финнарда – каен, ә көньяк алманнарда (немецларда) исә бүген дә чыршы изге агач дип йөртелә (Германиядә карандаш калынлыгы, 40 см чыршы ботагын сындырган өчен дә зур штраф каралган). Моның сәбәпләре дә бик тирәндә ята һәм күптәннән килә. Чөнки алманнар XVI гасырга кадәр төрки телдә сөйләшкәннәр. 1500нче елга кадәрге тарихи язмалары исә Рун алфавитында булган.

Англиядә исә Яңа ел чыршысына табыну гадәте 1862нче елдан гына башлана. Бу елны анда капчык күтәреп балалар янына Кыш бабай килә. Ләкин инде «Үлгән бабай» дигән борынгы төркиләр исемен Санта Клауска алыштыра…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии