Бүрәнәләр дә игътибар сорый

Бүрәнәләр дә игътибар сорый

Мамадыш районы Дусай авылы егете Илмирны күптәннән беләм. Сөйләшкәндә һәр сүзгә берәр килешле сүз табып, җөпләп куярга ярата.

Хәзерге каралты-куралар турында сүз чыккач: «Черемиләр дә, сәламәтлеккә дә артык файдалы түгел, – дип ярып салды бу. – Үткәндәге агач бурадан салынган йортларга җитәме соң?»

Буш вакытында кулына чүкеч һәм чөй алып, иске йортларындагы бүрәнә арасындагы мүкләрне тигезләп суккалап чыга бу. Кышка кергәч, өй эченең бермә-бер җылынып киткәнлеге ачыклана. Бу ысулны кулланып, мамадышлы иптәше белән башта районнарында эш-гамәл күрсәтәләр, аннары Саба һәм Тукай районнарына да чакыртып алалар үзләрен.

Әти-әниләре әлеге авылда туып үссәләр дә, гаиләләре белән Үзбәкстанның Алты-Арык районында тормыш кичерергә туры килә боларга. Урысча һәм үзбәкчә укыса да, өйләрендә сөйләшү-аралашу ана телендә булгач, Тукай телендә үзбәкләрнең Нәваи теленнән дә артырыбрак сөйләшеп җибәрә. Мәктәп елларында яшәгән урыннарыннан ун чакрым арырак урнашкан самбо түгәрәген дә эзләп таба бу. Ата-анасы да артык сүз куертмый, бер-ике барыр да туктар, дип тынычланалар. Ә малай исә ике дистә чакрымны тәпиләсә дә, сыната торганнардан булмый. Өйләренә Мактау кәгазьләре ташый башлый. Кем белә, әнә шул «үҗәтлек сукмагы» аңа тормышка үз күзлегеннән карарга өйрәткәндер?

– Яңгырдан соң йортның бүрәнә арасына су җыела башлый. Ә тыгызлап, суккалап чыккан агач араларында мондый очраклылык кими. Һәрбер техника өстәмә карау, ремонт сораган кебек, агач йортлар да үз вакытында тәрбия таләп итә, – ди ул.

Ә менә яше кырыкка җитсә дә, тормыш кору турында уйлап та карамый икән. «Кая карама, текәрәк егетләрне эзләүчеләр күбәйде шул, – ди. – Кешенең бу фани дөньяда яшәве, исән-имин булуы үзе бер шатлык түгелмени?»

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Комментарии