«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ВАТАННЫ НӘРСӘ ӨЧЕН ЯРАТЫРГА?

Бервакыт телевизорда «60 минут» дигән тапшыруда 5-6 кеше, яшьләрдә ничек патриотизм хисе тәрбияләргә, дип баш ватты. Хәзерге кыргый капитализм шартларында бу хисне тәрбияли алмыйсыз бит. Аның өчен үз Ватаныңны чын күңелдән ярату кирәк. Ә бу Ватанны нәрсә өчен яратырга? Хәзер бит бөтен нәрсә акчага корылган. Акчаң күп булса, син кеше, ә булмаса – син беркем түгел. Шуңа күрә хәзер бөтен халык кредитта утыра: укуга – кредит, эшкә – кредит, өйләнергә – кредит, фатир алырга – кредит. Ә безнең заманда, ягъни Брежнев вакытында, болар барысы да бушлай иде. Без СССРда яшибез, дип горурлана идек. Без армиягә дә илебезне сакларга дип, горурланып бара идек. Ул вакытта совет халкы коммунизмда яшәде. Ул чакта пионер, комсомол бар иде. Алар патриотлык хисен актив пропагандалый иде. Менә ул вакытта бездә патриотлык хисе көчле иде! Горбачев белән Ельцин халыкның җыйган акчасын урлады. Ул сатлыкҗаннар булмаса, хәзер СССР иң алга киткән илләрнең берсе булыр иде. Менә шуннан уйлагыз инде: бу Ватанны ни өчен яратырга? Читтән кертелгән банан белән ананас өченме, әллә шулай да үзебезнең антоновка алмасы өченме?..

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» КЕНӘ ИСКӘ АЛДЫ

1991нче елда Русиядә 30нчы октябрьне сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне дип билгеләп үтү турында федераль закон кабул ителде. Шул вакыттан бу матәм көнен матбугатта да искә ала башладылар. Хәтерлим әле: АКШ репрессиягә дучар булганнарга 10 кг.дан артык азык-төлек җыелмасы бирде. Ә безнең Казан шәһәренең Киров районы хакимият башлыгы – 50 грамм печенье һәм ярты литр аш серкәсе (районда серкә заводы бар) өләште. 2020нче елда республикадагы матбугат чаралары репрессия корбаннары көнен телгә дә алмады. Югарыдан шундый күрсәтмә булды микән әллә? Бер «Безнең гәҗит» кенә матәм көне турында берничә санында бик эчтәлекле, гыйбрәтле язмалар бирде. Үзем сәяси репрессия корбаны буларак ошбу газета хезмәткәрләренә ихлас күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГАЗЕТА УКУЧЫЛАРГА СОРАВЫМ БАР

Миндә «синдром беспокойных ног» дип атала торган чир. Төннәрен йоклый алмыйм, аяк эчендә нервы йөри. Табиблар шуңа бернинди дәва таба алмыйлар. Хәзер дарулар да булышмый. Газета укучылар арасында шуның белән интегүче һәм дәва тапкан кешеләр юк микән? Булса, үзләре файда күргән ысулларны язып чыксалар иде.

Гөлирам АБДУСӘЛӘМОВА,

Кама Тамагы районы

ҖИНАЯТЬ КЫЛМЫЙБЫЗМЫ?

Без үзебезнең авылда суны чишмәдән килә торган итеп тоташтырдык. Чишмәдән сузган торбаларны карап торырга булыр дип, үзара акча җыештык, ул 10 елга җитте. Быел, ул акча беткәч, яңадан җыйдык. Авыл советына акча җыярга ярамый бит. Шуңа без җыйган акча фельдшер кызда тора, нәрсәгә тотылганын өч кеше контрольдә тотабыз, бөтенесен язып барабыз. Безнең бу гамәлебез җинаять саналмый микән? Шуны беләсебез килә. Төрле кешеләр очрый. Безгә су чишмәдән килә, без түләргә тиеш түгел, дип әйтүчеләр дә бар. ЖКХга керсәк, анда ай саен кеше башыннан 90 сумнан артык түләп торасы. Күрше авылда менә 97 сум түлиләр. Ә без капка башыннан 200әр сумнан җыйдык. Узган юлы 100әр сумнан җыелган идек, ничә елга җитте әнә!

Исемем һәм адресым редакция өчен генә

РЕДАКЦИЯДӘН: Бу – ирекле рәвештә акча җыю, үзенә күрә бер хәйрия. Шуңа күрә монда бернинди дә җинаять билгеләре юк. Әлбәттә инде, теләгән кеше генә акча бирә ала, теләмәгәнне мәҗбүри түләттерә алмыйсыз. Ә инде ниндидер рәсмилек өстәп җибәрәсегез килә икән, без сөйләшкән юристлар сезгә акт төзергә тәкъдим итте. Акча биргән кешеләр һәрберсе анда имзасын куеп чыга, шулай барысы да исәптә була. Һәр кеше акчаның нәрсәгә тотылганын белергә хокуклы.

СОРАУЛАР КҮП…

Кинәт кенә килеп чыккан чир Җир шарын басты. Моңа кем гаепле икән? Әллә бертуктамый коралланумы? Тырма да елга бер тапкыр ата, дигән сүз дә бар бит. Сораулар күп, дөрес мәгълүмат кирәк халыкка. Бу чир Кытайдан чыккан булса, алар җавап бирергә тиеш түгел микән? Кайчан бетәр ул? Әгәр дә колорадо коңгызы кебек озакка китсә, халык кырылуга кем җавап бирер икән?

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыбыз биргән сорауларның күбесенә төгәл җавап юк. Коронавирус – әле бик аз өйрәнелгән чир (югыйсә бу төркемгә кергән бер вирусны кешедә беренче тапкыр XX гасыр уртасында ук тапкан булганнар инде). Төрле белгечләрнең фикерен, фаразын, тәкъдимен газетабызда сан саен язып торабыз. Көн тудымы – яңа фараз, яңа гипотеза. Белгечләр һаман эзләнүдә, өйрәнүдә. «Вирус каян килеп чыккан, моңа кем гаепле?» дигән сорау да ачык кала бирә. 2019нчы ел ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә COVID-19 табылган беренче кеше диңгез ризыклары белән сату итә торган базарда эшләгән, диделәр. Шулай да диңгез ризыкларында вирусныкына охшаш геномнар табылмады. Вирус чыганагы ярканат булырга мөмкин, дигән версия дә әйттеләр (монысы күп җирдә рәсми версия булып йөри). Ухань базарында ярканат һәм елан ите дә сатылган бит. Елан итен, бананны да ковид чыганагы булуда «гаепләп» карадылар. Коронавирус – АКШ яки Кытай лабораторияләрендә махсус уйлап чыгарылган бактериологик корал, дигән версия дә күпләрне куркуга салды. Ләкин күпчелек галимнәр бу гипотезаны кире какты. Коронавирус табигатьтә булган һәм үзлегеннән мутацияләшкән – күпләр менә шушы версиядә тукталды. Ә вирусның нәкъ менә Кытайда барлыкка килүе андагы туклану һәм антисанитария белән бәйле булырга мөмкин.

БИТЛЕК КИМӘҮЛӘРЕНӘ БИК АПТЫРАДЫК

23нче ноябрьдә Казанда митрополит Феофанны күмделәр. Хушлашу вакытында берәү дә битлектән түгел иде – шуңа аптырадык. Нишләп бер дә тикшермиләр икән шуны? Бездә менә ничә кешене алып кайтып күмделәр, халыкны зиратка да кертмәделәр…

Бер төркем әбиләр,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии