Күрше сүзе «алмаз»: үз дигәненә ирешми калмас

Күрше сүзе «алмаз»: үз дигәненә ирешми калмас

Күршең үзеңә караганда яхшырак булсын диләрме әле? Аның нинди икәнен йорт салыр яки сатып алыр алдыннан ук белеп булса икән, ә! Бәлки, Татарстаныбызның күп кенә авыл, шәһәрләрендәге талашлар, кычкырышлар да тукталыр иде. Хәер, мондый могҗизаның булуы мөмкин түгелдер шул. Әнә, Казанның 4нче Муром урамында яшәүче Миңсырур апа Фатыйхова да моңа ышанмый бит.

«НӘРСӘ, АГАЧЫҢА СУ АГАМЫНИ?»

Казанның Авиатөзелеш районы турында Казанга килгәннән бирле рәтле сүз ишеткәнем юк иде. Сөйлиләр, тик миңа нәрсә. Анда барасым, яшисем юк, дия идем. Менә юлым төште бит, дөрес, эш буенча гына әле.

Ул көнне һава да салкынча, күк йөзе дә болытлы тора иде. Бер күрмәгән җирне табу кыен бит ул, минем кебек җәяүләп йөргәннәргә бигрәк тә. Авиатөзелеш районының «куркыныч» икәнен сөйләгәннәрен ишеткәнем булгач, һәр атлаган саен арт-алдымны карап бардым. Юлыма килеп чыккан бозау кадәр этләргә һәм кайбер йорт тирәләрендә ишетелгән сүгенү сүзләренә игътибар итмәгәндә, барысы да яхшы иде кебек. Ниһаять, үземә кирәкле йортны таптым.

Миңсырур апа – 83 яшендәге карчык. Картлыкны ялгызы гына каршылый. «Ирем үлгәнгә 17 ел булды инде» дип яшь аралаш каршы алды ул мине. Карчыкның еш һәм тирән итеп сулавы, ютәлләве буенча хәлләр шәптән түгел, авырый ахрысы, дип уйлап куйдым. Сүземне аңлагандай, «Йөрәгем авырта, ютәлләвем дә басылмый әле, сулыш алуы да кыен», дип куйды.

Йортлар бер-бер артлы тезелеп, чын авылны хәтерләтсә дә, йортлар урнашуы авылныкылардан кысанрак иде. Шуңа да һәр хуҗалыкта кечкенә ишегалды һәм йорт артында кечкенә генә бакча. Миңсырур апа мине шунда алып китте: «Башта карап килик, аннары өйгә үтәрбез», ди. Ярый соң, нәрсә булды икән дип, артыннан иярдем. Бакча ягы зур булмаса да, чиста һәм казылган, бакча уртасында зур парник тора. Шул парник кырыеннан бераз үтә төшкәч, арткы як күршеләр белән ике араны аерып торучы койма тотылган. Шул коймадан ерак түгел, күршеләренең мунчалары күренеп тора. Бер карашка бар да яхшы, ләкин күршеләре яңгыр яуганда шул мунча түбәләреннән Миңсырур апа бакчасына су ага торган итеп калайдан җайланма эшләп куйганнар.

– Бөтен яңгыр суы да, эрегән кар суы да, барысы да бакчама агып бара. Безнең мондагы җир бик яхшы, дымлы, күп су сибәргә кирәкми, ә күршеләрнең шушы калаеннан аккан су минем бакчамдагы агач төбенә агып бара, аларны черетә, – ди Миңсырур апа, койма төбендә үсеп утырган агачларына төртеп күрсәтеп. – Әле бер көнне әйткән дә идем күршемә, алып ат инде бу әйбереңне дип, «Нәрсә, агачыңа су агамыни?» дип көлеп тора. Хәзер инде хәлем дә юк, гел әйтеп тә туйдым. Аннан соң, аның ише эшләр белән очрашырга туры килмәгәч, без бит әле белмибез дә кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә.

Миңсырур апа бу йортта кызы һәм кияве белән бергә яши. Улының 60 яшькә җитмичә үлеп китүен дә сыкрап искә ала ул. Элек арткы күршеләренең мунча түбәсендәге суы Миңсырур апа бакчасына агып тормаган, андый җайланма да корылмаган булган. Июль аенда бу йортка яшь гаилә күченеп килгәч, фотодагы «күрше бакчасына суүткәргеч» җайланма да ясап куйганнар. Яшьләрнең башы эшли бит, ә! Миңсырур апа июль аеннан бирле күрше йорт хуҗасына бу калай кисәген алып ат дип ялварса да, ничәмә-ничә тапкыр сораса да, «Ярый, алырбыз» дигән буш сүзләрдән башка берни дә ишетми. Кызы белән кияве сүзләренә дә колак салмый күршеләре.

– Киявем дә кереп әйтеп карады инде. Ни дигән: башта парнигыңны ал, аннары алырбыз дигән. Мин әйтәм, ул парник нәрсә белән комачаулыйдыр, ул бит коймага терәлмәгән, башта син сүтеп ал, кирәк булса, без дә тартырбыз дидем. Картайдым инде. Авыртуым да көчәйде, хәлем дә шәптән түгел. Борчылам: мин әйтәм, миннән соң җәфаланырлар инде, – ди Миңсырур апа. – Улым үлеп китте бит, ул булса, бәлки, куркырлар да иде. Куркытучы юк шуларны. Ирем дә исән булса… Менә мин аның янында менә мондый гына идем (үзенең кечкенә булуын күрсәтеп). Брежнев кебек иде ул, менә мондый, менә мондый мускуллы. Юк шул.

«УРАМНАРЫ БЕЛӘН ШУНДЫЙ АЛАР!»

Миңсырур апаны тыңладык, хәзер инде күршесенә кереп чыгарга ашыгыйм дип, күрше як урамга юнәлдем. Кирәкле йортны табып, кыңгырау төймәсенә бассам да, капка ачучы булмады, ишегалдында йөрүчеләр дә күренмәде. «Көтеп торыйм, бәлки, йоклыйлардыр, чыгарлар» дип, биш минутлап басып торганымны күрделәр, ахрысы. Икенче йорт капка төбендә җыелып торучы ир-атлардан берәү миңа урысча:

– Кем кирәк сиңа? – ди

– Бу йортның хуҗалары кирәк иде, – дим.

– Алар бүген эштә, төнсез кайтмый, ял көнендә генә көндез өйдә булалар. Нәрсә, берәр нәрсә бирергә кирәк мәллә? – ди.

– Юк, – мин әйтәм, – сөйләшергә кирәк иде, – дип, хәлне аңлаттым. Арадан берсе, ахыры, урамнары белән шундый алар, дип иптәшләренә бер хәлне сөйләргә тотынды.

– Минем бакча артындагы күршемдә бер әби яши, ул минем бакча кырыенда казылган компост чокырыма бәйләнә. Менә монда минем чәчәкләр, менә монда кояш төшми дип бәйләнә, – ди ул. Әле үзе артыннан ияртеп, бакчасына да алып кереп чыкты. Гомумән алганда, һәр бакчада да үсемлек калдыкларын черетер, ташлап бару өчен казылып куелган чокыр бар инде ул. Ә моның күршесе шул чокырны бетерергә куша икән.

Ярый ла, кемгәдер чокыр гына комачаулый, ә Миңсырур апаның бакчасына су ага бит әле!

– Ә бу кешеләр белән сөйләшкәнегез юкмы? Нигә алар мунча түбәсе кырыендагы җайланманы алып атмый икән? – дим күршеләренә төртеп күрсәтеп.

– Илнур (Миңсырур апаның күрше йорт хуҗасы була. – Авт.) белән сөйләшкәнем бар. Ул дөрес эшләмәгән, анысы, андый нәрсә ясап. Алып атам дип әйткән иде ул аны, – ди ир миңа. – Узган якшәмбедә дә көне буе эшләделәр, яңа мунча салырга исәпләре, алып атам диде ул аны.

КАЛАЙДАН ҖИЛЛӘР ИСКӘН

Миңсырур апага, бүген булмады инде күршеләрен тотып, якшәмбе көн килермен дип кайтып киткән идем, карчыкның йөзендә өмете сүнгән күк булды. Якшәмбе көн иртәнге якта Илнур дигән хуҗа янына янәдән сугылдым. Бу юлы йортның капка төбендә өч машина тора – димәк, берсе белән булса да сөйләшеп, барысын да аңлап булыр дип шатланып куйдым. Капка эчендә сөйләшкән тавышлар да, электр пычкысы эшләгән тавышы да ишетелә иде, катырак эшлиләр иде, күрәсең, ничә тапкыр кыңгырау төймәсенә бассам да, койма аркылы кычкырып карасам да, миңа капка ачучы булмады. Ярый соң, Миңсырур апа бакчасыннан керим, дип, шул якка таба киттем.

Ишек төбендә мине Миңсырур апа каршы алды. Шыпырт кына колагыма иелеп:

– Син кичә монда килдең мәллә? – ди.

– Юк шул, кичә килмәдем.

– Алайса теге, син сөйләшкән күршеләре әйткәндер инде, кичә калаен салдырдылар бит, – ди. – Кичә калае гына юк иде, бүген төнлә йокларга яткач, агачларын да, барысын да алып куйганнар бит.

Бакча ягына чыктык: чыннан да, җиле катырак булганмы, әллә хуҗаларга акыл кергәнме, мунча түбәсеннән су агызырга куелган җайланма юкка чыккан. Миңсырур апа белән без сөйләшеп торган арада, койма аркылы бер ирнең башы күренде:

– Нәрсә, әби, күңелең булдымы? Әнә биш минут эчендә. – ди, алынган җайланмасына төртеп күрсәтеп.

– Алып атмаган булсагыз, болай гына бетмәс иде инде бу, – дип Миңсырур апа җавап кайтарса да, Илнур дигәне мыскыл итеп кенә: «Бик кирәк булса, мунчаны да яндыра алабыз», дип куйды. «Күрше хакы – Алла хакы» шушы буладыр инде, әнә, ничек үләргә торалар күршекәе өчен.

«Нишләп иртәрәк салдырмадыгыз соң?» дигән сорауга да, ул кырт кына «Вакыт булмады» дип җавап кайтарды. Менә, җәмәгать, биш минутлык эш эшләр өчен дүрт ай буе көч җыярга кирәк икән башта!

Ярый соң, ахыры хәерле булсын. Шушы калай кисәген алып атар өчен Миңсырур апаның үҗәтлеге һәм журналист адымы кирәк булган икән. Безгә мөрәҗәгать иткән укучыбыз, бу шатлыклы көненнән соң, картаймыш көннәрен тынычлыкта үткәрер Алла боерса.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии