- 24.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Алло, Безнең гәжит» сәхифәсен җәй айларында туктатып торган идек. Менә без хәзер яңадан «эфирда». Бу сәхифә укучыларыбызга гозерләрен җиткерүне җиңелләштерү өчен булдырылды.
Инде аерым сорауларга күчкәнче бу арада булган бик күп шалтыратуларга җавап бирми булмый. 28нче октябрь санында «Бала гәҗитләр чыкты» дигән баш исем астында«Безнең гәҗит» редакциясе тәкъдим иткән аерым газеталарның укучыларына таралуы турында хәбәр биргән идек. Никтер, укучыларыбыз язганны укып тормыймы, әллә үзебез аңлата белмибезме, анда ул газеталарның аерым басмалар булуын, аларга аерым язылырга тиешлекне, аларның «Безнең гәҗит»кә кушымта түгеллекләрен аңлаттык. Ягъни, ул газеталар «Безнең гәҗит»не алдыручыларга түгел, аңа аерым язылганнарга гына килә. Болар «Серләр гәҗите» һәм «Шифалы гәҗит». Алар быел ярты елга 1 тапкыр гына чыкты. Ә киләсе елдан ай саен чыга башлый. Димәк, язылып калырга тәкъдим итәм. Искәртәм, «Безнең гәҗит»нең матди мөмкинлекләре бик чикле. Аның өстәмә газеталар кушып тарату, бушлай яздырту мөмкинлеләре юк. Юкса, кайберәүләр, мин пенсионер, яисә инвалид, сез миңа бушлай яздыртырга тиеш, дип шалтыратып, безне каргау очракларына да юлыгабыз. Тагын бер искәртәм, «БГ»ның кушымталары юк, ә редакциябез чыгара торган тагын 2 газета бар. Һәм алар аерым язылганнарга гына килә. Мавыктыргыч хикәяләр, укучыларыбызның эч серләре, гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләүче «Серләр гәҗите»нә (инд.16109), киләсе ярты еллыкка язылу хакы 6 айга 129 сум, табигать ярдәмендә дәвалану, сәламәт калу буенча саллы киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит» (инд.16080) – 126 сум. 3нче декабрьдән 13енә кадәр генә бу газеталарга ташламалы язылып калып була. «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ»КӘ – 117 сум 54 тиенгә, «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»НӘ – 120 сум 42 тиен.
10 көн дәвамында «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ 2016нчы елның беренче яртысы өчен Татарстанда 6 айга 482 сум 22 тиенгә (башка вакытта язылу хакы 519 сум) язылып калып була.
АРЗАН ХАККА ЯЗЫЛЫП КАЛУ ФОРСАТЫН КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРМАГЫЗ. БУ ХАКТА ТАНЫШ-БЕЛЕШЛӘРЕГЕЗГӘ ДӘ ӘЙТЕГЕЗ.
«БГ» ҖЫР ҖЫРЛАТМЫЙ
Инде шалтыратуларга килгәндә, газетабыз турында фикерләрегезне дә җиткерсәгез иде. Сезнең киңәшләр безгә бик кадерле. Ниләр эшләнми, газетабызның ничек булуын телисез, шул хакта да фикерләр көтәбез. Тик кайберәүләр әллә көлеп, әллә үзләре дә аңламыйча, вәкаләтебезгә туры килмәгән сораулар белән вакытыбызны ала: әйтик, телетапшырулар буенча безгә «эш кушалар». Беркөнне редакциядә кара төнгә кадәр калып эшләп утырдым. Төнге 11дә телефон шалтырый, мине телефонның теге башында бер ханым сүгеп атты: нишләп без шырдый-бырдый җыр җырлатып утырабыз… «Безнең гәҗит» җыр җырлатмый, дип карыйм. «Беләм, мин газетага шалтыратам, әйтегез, алсыннар ул җырны…», – ди бу.
Мондый сөйләшүгә аңлатма бирүнең артык булуын сизеп, сәгать ничә икәнен беләсезме, дип, трубканы куйдым.
ВАКЫТНЫ БУТАГАННАР
Күп кенә укучыларыбыз телефон аша элемтә вакытын пәнҗешәмбе дип уйлаган. Ул башка елларда шулай иде. Ә хәзер һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр.
ҖЫЛЫ СҮЗ – ҖАН АЗЫГЫ
Казаннан Зәйтүнә апа Ибәтуллина канат куйды безгә. Фәнзиләбез «Татар рухы» конкурсында җиңеп премия алган иде бит. Зәйтүнә апа шул лауреат Фәнзилә Мостафинаны да котлап, газетабызның туры сүзле, кыю һәм мавыктыргыч булуын әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде. «Хезмәткәрләрегезнең итагатьле, кешелекле булуына үзем инандым, кешене хөрмәт итәсез, киләчәктә дә шулай булыгыз», – диде ул.
Хәтерлим әле, Зәйтүнә апа «Безнең гәҗит»кә язылучы, әмма газетаның килмәвеннән зарланып шалтыраткан иде элегрәк. Журналистларыбыз тикшерә торгач, бу әбине почтальонның алдавы ачыкланды. Ул акчаны алган, ә менә газетаны яздырмаган. Эшне зурга җибәрмәвебезне сорап кына судан коры чыктылар бу почта бүлегендә. Зәйтүнә апаның әйтүенә караганда, быел да почта ташучы 2 кешедән акча алып чыккан, әмма әлегә кадәр квитанцияләрен китермәгән. Өметләнәбез, өйдән беркая да чыкмаган ялгыз карчыкларны бу юлы алдамаслар, әгәр алдау булса – без инде хокук саклау органнары ярдәмендә хәл итәрбез мәсьәләне.
ТЕРРОРЧЫЛАРНЫ АКЛАРГАМЫ?
Казаннан Гөлҗиһан апа:
– Чечен егетләрен Сүриягә киткәндә тоттылар. Аларны Кадыйров кисәтеп, өйләренә кайтарып җибәрде, дип беләм. Безнең егетләр килеп чыкса, Татарстанга кайтарырлар иде микән?! Чечняга барасым килеп китте.
– Минем белүемчә, ул егетләр социаль челтәрләрдә Русиядә тыелган ИГИЛ террорчыларын акларга тырышкан. Әле алар абынырга өлгермәгән. Ә Кадыйров шушы адашкан егетләр һәм аларның әтиләре белән профилактик әңгәмә үткәрде. Анда дин әһелләре дә катнашты. Мондый адашулар наданлыктан, дип белдерде Кадыйров.
Килешәм: һәр төрле экстремизм артында наданлык, үч алырга омтылу, ниндидер идеяләр өчен акылны югалтырлык дәрәҗәдә фанатка әйләнү тора. Шунлыктан дөньяви һәм дини гыйлемле булган галимнәребезне әзерләргә тиешле югарылыктагы дини уку йортлары кирәк.
Ә инде укучыбызның Татарстан белән чагыштыруына килгәндә, бу риторик сорау. Егетләребезне саташудан, адашудан Алла сакласын. Андыйлар юк, дип беркем әйтә алмый. Вакытында ачыкланып, аларга вакытында туры юл күрсәтелүе мөһим. Инде кеше террорчылык юлына басса, соң була. Әлегә, шөкер, Татарстаныбыз имин дип беләм, һәм киләчәктә дә имин булыр, дип өметләнәм. Гәрчә, Татарстанны экстремистлар оясы итеп күрсәтергә тырышу омтылышы булса да. Әйтик, чиркәүләр яндырулар, элеккеге мөфти белән бәйле хәлләр, террорчы дип аталганнарның юк ителүе һ.б. шундый шау-шу куптарган хәлләр буенча ышандырырлык дәлилләр һаман юк. Кайбер шовинист исломофобларның Татарстан урманнарында 3 меңләп сугышчы-террорчы санавы да эзсез калды. Мондый белдерү иясе җавап тотмый калырга тиеш түгел иде, минемчә. Иминлекне какшатырга теләүчеләр һәрчак хөкем ителергә тиеш. Шул исәптән, Сүриягә китүче, китәргә ниятләүчеләр бар икән, бу да куркыныч хәл. Егетләребез аек акыллы, фанатизмның яман икәнен аңлый алсын, тормышыбыз имин булса иде.
Ә инде Рамзан Кадыйровка килгәндә, каты куллы булуы, кануннарны санга сукмавы белән ул миндә хөрмәт уятмый, әмма соңгы вакытта динебезне пакълау буенча эшчәнлеге илтифатка лаек. Әйтик, Русиядә дини китапларны тыю «эпидемиясе» аның ярдәмендә тукталды. Шулай да, Гөлҗиһан апага мин Чечняга барырга киңәш итмәс идем. Татарстаныбыз бик яхшы, шул матур, чәчәк аткан ватаныбызда яшәргә язсын.
ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛИБЕЗ
«Минем танышым алимент эзләп таба алмый. Гризаларын югалталар, бозалар. Районыбызда дөреслекне табып булмый. Баласын тәрбияләргә теләмәгән ирнең йонлач куллы якыннары бар. Раушания Бильгелдееваны эзли идек ярдәм сорарга», – диде исемен дә, районын да күрсәтергә теләмәгән укучыбыз. (Кызганыч, элемтәбез өзелде, мин редакциягә кергән кешене саубуллашып озатканда әйткән «сау булыгыз»ны, телефоннан үзенә кабул итте бугай, телефонны куйды).
Бильгильдеева Рушания Габеделәхат кызы «Гадел Русия» фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе. Әлеге фирканең төп офисы Казанда Бутлеров урамындагы 21нче йортта. Телефоны 8–(843)236-35-34. E-mail: spravedlivo116@mail.ru, WWW: tatarstan.spravedlivo.ru
ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ТЕЛИЛӘР
Кама Тамагы районыннан Зәйнәп апа Нигъмәтуллинаны газетабызда (11 ноябрь, №45, 2015) чыккан «Сукыр калсам, кызым мине карамаячак…»дигән мәкалә тетрәндергән. Ятим калган карчык – Бану апага ярдәм итәргә теләүчеләр шактый булып чыкты. Бану апаның үз телефонын игълан итәбез. Ярдәм итүчеләр 8-919-699-30-46 телефоны аша Бану апаның үзе белән элемтәгә чыксыннар иде.
Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр шалтыратуыгызга бүген җавап булмаса, аны игътибарга алмадык, дип уйламагыз. Һәр гозер буенча эш бара. Чәршәмбе көннәрендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр сездән шалтыратулар көтеп калабыз. 25нче ноябрьдә шалтыратуларны тагын мин кабул итәм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии