- 24.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
8нче сентябрьдә булган сайлауларга барырга булдым. Җәйне искә алып, җәйге костюм, аякка ак ботинка, башка кәләпүш кидем. Хәтта кәләпүш миңа ничектер килешми, бераз җайсызрак шикелле. Шулай да кидем, ничәмә-ничә татар яшәүче Мәскәүдә хет бер кәләпүшле кеше булсын дип уйладым. Безнең 2014нче сайлау участогы, Бехтерово урамында бер мәктәп бинасында урнашкан. Килсәм, сайлау участогы алдында полиция хезмәткәрләре тора, бер калмык хатынын сайлау участогына кертмиләр, ә бу хатын карыша. Бу урыс булмаган ханымны ни өчен кертмиләр икән дип, керер юлда туктап калдым. Полициядән сорадым. Бу хатын бик гаугалы икән һәм әле кичә генә сайлау участогында аякларын башыннан югары күтәреп биегән, имеш. «Бии икән, биесен, бию тыелмаган бит, шуннан ни?» – дип сорадым. Полиция формасы кигән хатын шыпырт кына миңа аның ышык урында гына биергә тиешлеген аңлата башлады.
– Бар халык ишетерлек итеп аңлатыгыз, – дим.
– Бу хатынның паспортын тикшердек, паспорты юк, паспортсыз сайламыйлар, – ди.
Мин сайлауга кереп киттем һәм икенче катка, сайлау урынына менгәч, күзәтүче хатынга аста күргәннәремне сөйләдем.
– Тышта бер хатын сайларга кермәкче була, ә аны полиция кертми. Күзәтүче булсагыз, аны ник кертмәүләрен белешегез, – дидем. Үзем бюллетень алып, кабинага кереп, намзәтләр исемлеген карап чыктым, кирәклесенә тамга куйдым. Сайлау тартмасы компьютерлаштырылган, бюллетеньне салгач та: «Ваш голос учтен», – дигән тавыш яңгырады.
Сайлап бетергәч карыйм: теге күзәтүче хатын кире кайткан.
– Аста тыныч, бернинди тавыш юк, – ди.
– Ничек инде юк, әйдәгез төшеп карыйк, – дип, аска төшеп киттек. Төшсәк, калмык хатыны да, полиция дә шунда тора. Күзәтүче хатын калмык хатынына игътибар бирмичә китеп барды. Мин полициядән кабат сорыйм: «Бу хатын чирлеме әллә?» Бер юньле җаваплары юк, имештер биегән һәм шул! Ә бию тыелганмы әллә?
Калмык хатынына сүз каттым:
– Сез ник сайлау участогына паспортсыз килдегез? – дим.
– Сайлагач, мин белешмә алачакмын, – ди.
– Ә сезгә ул белешмә нигә?
Ул җавап бирмәде. Инде болар шушы калмык хатынын полиция участогына озатмакчылар! Ә бу хатын каршы килә, участокка бармаячагын әйтә. Бәхәс куера бара, мин китмичә басып торам. Бу хатын да аңа хәерхаһлы булуымны аңлап, миңа ялвара башлады: «Сез китмәгез, сез китсәгез болар минем белән әллә нәрсә эшләрләр», – ди. «Ярый алайса, әйдәгез мин сезне озатып куям», – дим. Озаттым бу ханымны! Чынлап әйткәндә, әллә ни сөйләшергә ниятем дә юк иде. Шулай да кеше бит! Аның кайдан килүен, кемлеген, милләтен сораштым.
– Мин – бурят, фамилиям – Бессонова, ирем урыс иде, – ди. Исемем – Роза Мангутовна. Мин элек Ленин проспектында, коммуналкада яшәдем. Коммуналканы алмаштырдык та, миңа шушы Пролетар проспектында бер бүлмәле фатир туры килде. (Билгеле, Бессонов фамилиясен яһүдләр йөртә). Мин 5 ел буе Ленин проспектыннан сызылмыйча тордым, мине мәхкәмә аша ул фатирдан сыздырттылар һәм бу фатирга яздылар. Безнең участковый – бандит. Мин шушы фатирга күчеп килгәнче, монда бер ана улы белән яшәгән икән. Хатынны юләрләр йортына озатканнар, ә улын аракы эчереп фатирын саттырганнар, – дип сөйли бу. Белмим, бу хатын дөресен сөйлиме, әллә фантазия көчлеме үзендә? Ул миңа адресын да язып бирде. Сүзен тагын дәвам итте:
– Участковый фатирыма килеп, фатир ишеген җимереп китте. МЧСка шалтыратып ишегемне ачтырдым. Юкса, кибеткә дә чыгып булмый, фатирдан ни чыгып, ни кереп булмады. Шуннан соң фатирым җәй буе ишексез торды, – диде ул.
Бу хатынга визиткамны бирдем дә, саубуллашып кайтып киттем. Билгеле, берьялгызы кешегә Мәскәүдә яшәү авыр. Ә бу хатынның ярдәмчеләре булганга охшамаган. Пенсия яшендә дә түгел иде бугай…
Мәскәүдә европа кыяфәтле булмаган кешеләргә яшәү кыен, ә бу бурят хатыны бирешми карыша, тик аның карышуын үзенә каршы әйләндерергә бик мөмкиннәр. Теге күзәтүче хатын да шушы хатынга булышмыйча, бер кәлимә сүз әйтми китеп барды бит. Биредә бик мәрхәмәтле кешеләр күп дип уйлау, минемчә, хата. Хәтта мин дә, артык кызыксыну күрсәтмичә, тизрәк китү ягын карадым. Була иде бит бераз сораштырырга үзен? Ничә яшь үзенә? Ленин проспектында кайда торган, кайсы йортта? Ярый әле визиткамны бирдем, бәлки, үзе шалтыратыр? Ярар, Алла ярдәменнән ташламас.
М. МИНАЧЕВ.
Мәскәү шәһәре.

Комментарии