ТУПЫЛЛАР – ТИЗДӘН ШАРТЛЫЙСЫ БОМБА

ТУПЫЛЛАР – ТИЗДӘН ШАРТЛЫЙСЫ БОМБА

Мин бу газетаны күп еллардан бирле алып киләм. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәләренең берсендә Искәндәр Сираҗиның безнең авыл юллары турында язган өлешен укыдым. Әгәр сез безнең урамдагы юлларны үзегез килеп күрсәгез, һичшиксез, йөрәк өянәгеннән егылыр идегез. Урамдагы ул чокырлар ничек торган булса, шулай тора инде. Тәтештән килеп, ике «КамАЗ» балчык ташлап киттеләр дә, вәссәлам. Моңа хәзер игътибар итүче юк.

Киләсе язга (кышны түзеп чыкса), телефон һәм электр баганалары авачак. Янгын булмаса ярый да бит… Аннан да куркынычы – 1818 елда утыртылган тупыллар бар әле. Бу турыда кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек. Хәтта шәхсән район башлыгына да җиткердек. Район редакциясенә язып та, шалтыратып та карадык.

Бу тупыллар әле дә утырып тора, ә без күршеләр белән, көчле җил булган көннәрдә, кая барырга белмичә, урамда йөрибез. Тупылларның тамыры өстеннән газ торбасы үтә бит. Берсе генә ауса да, торбаны өстерәп чыгачак. Нигә дип авыл халкына бу кадәр игътибар юк икән?! Юкса, барыбыз да хезмәт ветераны.

Тупыллар 2009 елның 2 октябрендә бер хуҗалыкка төшеп, бик зур зыян китергән иде инде. Ул вакытта хәтта Казандагы МЧСка да мөрәҗәгать итеп карадык, бернинди файда юк.

Бу хатка бик күп кеше имза куяр иде, урам аша чыгып булмый.

Хатка 9 имза куелган.

Изображение удалено.

Язылганнарны укып чыккач, көлеп куйдым. Нинди заманга калдык, мин әйтәм, хәтта шул тупылларны кистерү өчен дә газетага хат яза башладылар. Зарланып утырасы түгел, чыгасы да кисәсе бит инде. Тәтешнең авылына килеп чыкканчы, нәкъ менә шулай дип уйлап, кызык өчен, аларга бүләккә үзем белән пычкы алырга да ниятләгән идем. Инде шул тупыллар янына килеп чыккач, эшнең, чыннан да, җитди булуын аңлап алдым.

АГАЧЛАР ФАҖИГА ЮРЫЙ

Иске каралты-кура белән электр үткәргечләр арасында утырган йөзьяшәр тупылларны фотога төшереп йөргәндә, казларын эзләргә чыккан бер апа яныма йөгереп килде.

– Әллә соң газетадан килдеңме, кызым? Кайсыннан икән? Бик күп җиргә яздык бит инде…

– Апа, бу тупыллар сезгә комачау итми бугай бит…

Изображение удалено.

– Итә шул! бит җиңел агач. Аз гына җил иссә дә, берәр ботагы шыртлап сына да, электр чыбыклары өстенә төшеп, ут бетә. Гел шулай утсыз яшибез. Әле менә өч көн элек кенә соңгы тапкыр ут бетеп торды. Суыткычлар һәммәбездә бар. Ут бетеп, чыбыкларны яңадан ялгаганчы, бөтен әйбер җебеп, быкырдап бетә инде, – диде үзен Әминә дип таныштырган апа.

Ул тиз арада газетадан хәбәрче килүен күршесенә җиткерде, анысы бүтәннәргә… Шул арада ыгы-зыгы купты, бер капкадан икенчесенә апалар йөгереште, күрше-тирә йортлардагы халык җыелышып, бар да үз сүзен әйтеп калырга ашыкты. Бу бәла шулкадәр үзәкләренә үткән ки, мондагы халык сүз әйтергә курку хәләтеннән берничә башка «үскән» икән.

Агачларның кайсы елда утыртылуына кадәр язгансыз. Сез аларның кайчан утыртылуын кайдан белдегез?

Шушы нигездә Гайсә бабай яшәде, – диде Саимә апа Минкина. – Ул 1880нче елны туган. Минем әткәй белән бик дус булганнар. Шул мәрхүм: «Бу агачларны минем бабам Ибраһим 1818 елда утырткан», – дип сөйли иде. Аңа әтисе сөйләп калдырган булган. Ул вакытта бит электр юк. Янгыннан саклану өчен бу агачларны мәҗбүри утырттырганнар. Ә хәзер алар көндәлек фаҗигага әйләнде.

– Бәлки, без язганнарның аз булса да шифасы тияр. Без ул хатка урамыбыз белән имза куйдык, чөнки башкача чама юк. Агач хәзер торган саен ныграк селкенә. Иң зур тупылның кәүсәсе хәзер икегә ярыла башлаган, тиздән ул ярык аска төшеп җитеп, агач ике якка авачак. Ауса, теге яктан бер йортны, бу яктан икенчесен басачак, – ди Гөлсирә апа Баһаутдинова.

Бергәләшеп шул тупылларны тыштан да, эчтән дә карадык. Чыннан да, агач кәүсәсе инде икегә ярылган, җитмәсә, эче дә куыш икән. Аның эчендә нинди генә чүп юк.

– Узган кышта, әле яңгыр, әле суык булганга, агачларның ботакларына боз сөңгеләре катты. Шуларның авырлыгын чыдата алмыйча, көн саен сынып төшкәләделәр. Көн саен электр чыбыклары өзелеп, ут бетеп интектек, – ди Хәмзә абый Баһаутдинов.

– Безнең сарай түбәсенә зур ботак сынып төшкәч, 12-13 шиферны алыштырырга туры килде, – дип кушыла Земфира апа Фәйзуллина. – Үзебез кисәр идек тә, булмый шул. Монда газ торбасы да, электр чыбыклары да, телефон линияләре дә, каралты-кура да янәшәдә генә… Былтыр бик каты давыл булганда, бездә ике атналап ут та булмады, телефон да эшләмәде. Кичә генә Тәтештә күреп кайттым, аларның бит шундый агачларны кисү өчен махсус краннары бар. Нишләп һаман килеп кисмиләр икән?!

– Андый-мондый җил чыкса, барыбыз да урамга чыгып басабыз да, тагын кайсы ботак кая төшәр микән дип карап торабыз, чөнки өйдә утырырга куркыныч. Каршы якта, тупыл кырыенда утыручы йорт җил вакытында дөбер-шатыр селкенә, хәтта урамның каршы ягында торган безнең йорт та селкенә, – ди Гөлсирә апа. – Инде агачларны электриклар да килеп карап китте, МЧС та, газовиклар да… Киләләр дә, кул селтәп, булмый, дип китәләр. Менә шуларны килеп киссәләр, үзебез дә чыгып булышыр идек, хәтта эшчеләрне ашатыр идек. Акчасын җыешып, аз булса да бирер идек…

Сез район башлыгына да хат язган булгансыз икән…

Әйе, яңа глава безнең авылга февральнең 26сында үзен халыкка таныштыру өчен килде. Шулчакта тупыллар турындагы хатны аның кулына тапшырдык. Ул: «Өч айдан киләм, тикшереп китәм», – диде. Менә хәзер ничә ай узды?! Эзе дә юк! « таңнары» газетасына гына да 4 тапкыр яздык. Актыгында, үзебезнең җирлек рәисе Наил Маштыевтан кайтаваз килде, тупылларны җәйгә кистерергә вәгъдә иткән иде ул. Үтте җәй. Шуннан соң сентябрьнең 14ендә кабат район редакциясенә шалтыраттым. Алар миңа 2-62-48 номерын бирде дә, шуның буенча шалтыраткач, Наилгә әйтергә һәм агачларны кистерергә вәгьдә иттеләр. Менә хәзер кышка кереп барабыз түгелме?! – ди Саимә апа Минкина.

Халыкны тыңлап торганнан соң үзем дә уйлана калдым. Хәзер көчле җил булып, тупыллар ауса, алар газ торбаларын да өстерәп чыгачак. Шулай ук байтак йортлар җимерелергә мөмкин. Моның никадәр зур зыян салачагын (тирә-яктагы кешеләргә генә түгел) авыл җирлеге башлыгы да, райондагы җитәкчеләр дә аңламый, ахры.

«ЮЛЛАРНЫ ДА ОНЫТМАГЫЗ»

Бер килгәч, шушы ук урамдагы юллар проблемасын да язып чыгуыбызны сорады авыл халкы. Алар инде бу мәсьәлә буенча да кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән. Бауман урамын революционер исеме белән аталганга шулай мыскыл итәләр микән әллә?! Мондый хәлләр өчен Ленин әллә кайчан кайберәүләрне аттырган булыр иде инде, билләһи.

Яз көне, басудан агып төшкән кар суы юл уртасыннан ага торгач, зур гына ерганак хасил булган. Машиналар шул ерганак өстеннән йөри алмагач, аның читеннән яңа юл салган. Ләкин ерганак шул машиналар тәэсире белән чит-читеннән ишелә башлаган. Әле 1 октябрьдә генә бер машинаның шул ерганакка шуып төшеп китүен сөйләде Бауман урамында яшәүчеләр.

Кешеләр бу ерганакның зураюын ничектер киметү өчен бар чүп-чарын шушы чокырга ташлый башлаган. Чөнки авыл җирлеген көтүдән файда булырга охшап тормый. Әнә бит, халык сорый торгач, ике машина балчык китереп бушатканнар да, вәссәлам. Бу ерганакта утын түмгәкләре дә, кәгазь-пакетлар да, ботак-чатак та…

– Өченче ел ук безнең урамга таш түшәлергә тиеш булган, кәгазьдә бар ди ул, ләкин чынлыкта, бернинди таш юк монда, – ди Әминә апа.

– Балалар да кайта алмыйлар, үзебез дә чыгып китә алмыйбыз, – ди Земфира Фәйзуллина. – Машинаны урам башында калдырып керсәң генә.

Бу урамда бер генә ут баганасы булмауны да, кыргый этләр күплеге турында да, Наил Маштыевның үз урамындагы тупылларны кистереп, башкаларны бөтенләй күрмәве хакында да, тагын кайбер мәсьәләләрне халык тәмләп сөйләде.

«БЕЗНЕҢ ГАЕП ДИП САНАМЫЙМ»?!

Авыл җирлеге башлыгы Наил Маштыевның үзе янына шушы «кечтеки» кимчелекләр турында сөйләшергә кердем.

Изображение удалено.

– Тупыллар безнең авылда күп шул. Үзебезнең хәлдән килгән кадәрен кисәргә тырыштык инде, ә менә Бауман урамындагысын кисү бездән булырлык түгел, анда махсус краннар, техника кирәк. Кран белән күтәреп торып, кисеп алып, өлешләп киссәң генә. Тәтешнең үзендә андый ук техника булмагач, августларда без инде аны Ульяннан да белешеп карадык. Атна саен райондагы җитәкчеләрнең дә исләренә төшереп торабыз. Берәр атна элек кенә әйттем әле. Буадан да кран белешеп карарбыз, булырга тиеш, диделәр инде. Бу безнең гаеп кенә дип санамыйм, дөресен әйткәндә.

– Авыл халкы узган ел ук хат язган булган… Кыш көне кисеп булмый дигәннәр, җәй көне дә булмаган. Көз көне ул урамга кереп булмаганын беләсез…

– Өске яктан кереп була. Кырпак кар төшсә, әзрәк җирләр катып китсә… Әле коры көннәр дә булыр. Районнан «Зеленхоз» хезмәткәрләре дә килеп карады ич инде. Алар да махсус техника кирәк дигән фикергә килеп китте, алар да район җитәкчесенә хәбәр иткән дип беләм.

– Сез андагы юлларга ике машина балчык алып кайтып бушаткансыз икән. Хәзер яңгырлар ява башласа, ул балчыкны кабат юып кына төшерәчәк инде. Гомумән, ул юллар белән киләчәктә нишләргә уйлыйсыз?

– Әле анысын да сөйләшеп кенә эшләдек, машина саен 500 сум түләрбез дидек. 4 машина тирәсе кайтты инде анда. Таш алырга акча юк. Балчык акмасын өчен, урам өстеннән төшүче кыр суын буып, башка якка юнәлдерергә кирәк дигән фикер бар.

– Юлларга дигән 6 машина балчык читкә сатылган икән дип сөйләделәр.

Изображение удалено.

– Юк сүз! Без үз авыл кешеләребезгә шулкадәр кара дошман түгел бит инде. Балчык ташучы егетләр үзләре кемнәр беләндер сөйләшеп кенә читкә алып кайткан булырга мөмкин. Ләкин без үзебез сатып ятмадык, чөнки ул кешеләр минем кул астындагы хезмәткәрләр түгел.

– Райондагы җитәкчелеккә юлларыгызның бик начар булуы турында әйтмәдегезме?

– Юк, әйтмәдек, ник әйтергә?! Үз көчебез белән инде…

КЫШ ТА БУЛМЫЙ, ЯЗ ДА, ҖӘЙ ДӘ…

Тәтешнең үзендә җитәкчелек белән сөйләшеп булмасмы дигән идем дә, район башлыгы Тәтештәге мәдәният йортында, сайлаулар уздыру буенча ниндидер чара үткәреп, сәхнә түрендә утыра иде. Үзен аның ярдәмчесе дип таныштырган, ләкин исем-фамилиясен әйтүдән баш тарткан егет проблема белән таныш булуын, ләкин әлегә бу мәсьәләне хәл итү өчен районда кирәкле техника булмауны әйтте. Хәер, башта ул бу эшләрне башкарырга иске башлык «вәгъдә иткәнлеген» искәртеп, барысын да аның өстенә аударып калдырмакчы иде дә бит… Соңыннан үз ялгышын төшенде булса кирәк. Ә мин аңа авыл халкының гозеренә район башкарма комитетыннан җавап буларак килгән «вәгъдә хатын» калдырдым. Анда бу тупылларны кыш көне берничек тә кисеп булмавы, бар эшнең дә 2012 елның җәендә эшләнәчәге турында әйтелгән.

P.S. Бу язма газетада басылырга да тиеш түгел иде. Авыл җирлеге башлыгы, үз арабызда сөйләшенгәнчә, ике атна эчендә тупылларны кистерү хәстәрен күргән булса, Тәтеш районының тагын бер «позоры» газетага чыкмый кала иде. Ни кызганыч, алар әле авып, кешеләрне басып үтермичә, йортларны җимермичә һәм бу фаҗига бөтен республикага гөрләмичә киселмәячәк тә, ахры.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тәтеш-Олы Тархан-Казан.

ТУПЫЛЛАР – ТИЗДӘН ШАРТЛЫЙСЫ БОМБА , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии