- 24.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Быел Татарстан гимнына текст язу бәйгесе булды, әле нәтиҗәсен чыгармадылар. Композитор Рөстәм Яхин гимнга көй язган. Әмма бит бер композитор да шигырьсез көй яза алмый! Хәзерге гимн – матәм көе ул. Моны кем тәкъдим иткән, кемнәр хуплаган?
Гимн – һәркемнең тәнендәге бала йоннары торырлык марш кебек булырга тиеш! Александров СССР гимнын язган чорда, мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев «Кызыл Армия маршы» дигән көй яза. Бу көй Ворошиловка да ошый, ул аның белән хәтта Кызыл мәйданда парад уздыра. С.Сәйдәшев, бәлки, аны «Татарстан республикасы гимны» дип язгандыр? Белмибез бит. Гимн дип куйса, репрессия вакытында «Пләтән» төрмәсендә иң беренче урын аңа булыр иде!
Татарстанда, Русиядә күптөрле милләт вәкилләре яши. Гимнны сайлаганда бөтен милләтләр катнашырга тиеш.
Әгәр С.Сәйдәшевнең маршы гимн булса, Русия гимнын да уздырачак. Бөтен милләт горурланып тыңлар иде!
Н.ӘХМӘТШИН.
Мамадыш шәһәре.
Комментарии