Бирдемме бирдем! Яки «барин» сәдакалары

Бирдемме бирдем! Яки «барин» сәдакалары

Совет җимерелгәннән соң 30 ел үткәч, очны-очка көчкә ялгап яшәгән пенсионерларга да хөкүмәт ярдәме килеп иреште быел ниһаять. Кибеткә кереп, бер әйбергә, бер кулындагы юклы-барлы акчага аптырап карап торучы пенсионерларга хөкүмәттән бер тапкыр гына 10 мең сум бирәләр. Сөенергәме моңа, көенергәме? Пенсионерларның бу хактагы фикерләрен белер өчен, мин интернетка кереп карадым. Үземчә, алар бу 10 мең сумга шатланып, хөкүмәткә мең рәхмәтләр әйтәләрдер дип уйлаган идем. Өметләрем акланмады. Анда меңләгән кеше хөкүмәтне эттән алып эткә салып сүккән. Барысының да эчтәлеген әйтеп тормыйм, тик әллә ни мактау күренмәде. Гомумән алганда, пенсионерларның төп фикере: хөкүмәт безне тизрәк үлеп бетсеннәр дип, ул 10 мең сумны үзләренә соңгы юлга китәр өчен, кәфенлек алырга дип бирәләр, диләр. Чөнки ул 10 меңне нәрсәгә тотарга да белмәссең. Кимендә 500-700 сумга иң кирәкле азык-төлекне алганда гына да ул 10 мең атна-ун көнгә җитәчәк. Ә калган унбер ай ярымны шул пенсия акчасына яшәргә калачак. Халыкта бу акчаны «вертолеттан ташланган» дип атыйлар. Чөнки чынлап та, бер тапкыр һавадан ташланган кебек тоела ул. «Вертолет» бер генә тапкыр килә, ай саен түгел. Интернетта хөкүмәтне сүгүчеләр күп. Үзләрен безнең юк-бар пенсиягә яшәтеп, ул 10 меңне аларга да шулай бер тапкыр гына бирергә кирәк, диләр.

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен дә шулай 10 мең сум акча өләштеләр. Әзме бу, күпме? Җитәме, юкмы? Монда да шул ук хәл. Ул ярдәмне җитәр-җитмәс дип атасак, дөресрәк булыр. Чөнки ир балага 20 мең сум, кыз балага 25 мең сум акча кирәк дип санап чыгарганнар экономистлар. Димәк, әти-әни малайларын мәктәпкә әзерләү өчен үз кесәсеннән тагын 10 меңне, кыз баласы булганнар 15 меңне чыгарып салачак. Менә шундый «ярдәм» күрсәтә хөкүмәт.

Пенсионер димәктән, мин үзем дә 45-50 ел эшләгәнгә 30 ел бернинди дә ярдәм күрмәгән кеше буларак, бу акчага әллә ни сөенмәдем. Ул сәдаканың нәкъ менә сайлау алдыннан бирелүе пенсионерларны бераз «майлап», салпы якларына салам кыстыру максатыннандыр. Кем ничек уйлыйдыр, тик бу чыпчык борыны кадәр генә ярдәм әллә ни бирмәстер, чөнки сайлаулар узгач, барысы да үз урынына кайта. Мескен пенсионер тагын шул ярык тагарак янында калып, барлы-юклы пенсиясенә яшәячәк.

Җәмәгатем белән без бу «зу-ур» акчаны кая куярбыз дип аптырап калдык. Әллә, мин әйтәм, Европа пенсионерлары сыман, безгә дә Мисырга пирамидалар карарга барасымы? Соңгы маркадагы чит ил машинасы алыйкмы әллә? Хатыным көлә, Мисырга бара алмыйсың, самолет билетына да җитмәячәк, ди. Машина түгел, велосипед та алып булмый моңа, ди. Ул хаклы.

Почмактагы көне-төне, Татарстанда бар да ал да гөл, мул, иркен, бай яшибез дип мактаучы телевизорны мин соңгы вакытта сүндереп куям. Республикада халыкка ярдәм итү өчен кимендә 40 программа бар дип аңлаттылар. Аптырыйм, шул кырык программаның берсе генә булса да миңа, үз иленә 48 ел эшләгән пенсионерга каралмаган икән? Ә, берсе булды бугай. Син бай пенсионер, 20 мең сум пенсия аласың, дип, 525 сум «юл акчасы»н кистеләр. Бөтен «ярдәм» шул булды. Сеңлемнең дә фатир мәйданы 40 квадрат метрдан арткан дип, аның да «юл акчасы»н кисеп алып калганнар. Рәхмәт инде. Әле ярый, тиеш түгел, дип, пенсияне печеп атмыйлар. Аллаһ сакласын, әллә ни ышаныч юк. Дәүләт Думасы спикеры Володин: «Киләчәктә хөкүмәт пенсия түләмәскә мөмкин. Патша вакытында пенсияне дәүләт хезмәткәрләре, хәрбиләр генә алган», – дип әйткән иде. Булмас димә, булыр, Русия бу! Ә Русияне акыл белән аңлап булмый, диләр бит.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре 

РЕДАКЦИЯДӘН: Гәҗитебезнең даими авторы Рәис абый Якуповның 15нче сентябрьдә 75 яшьлек юбилее узды. Аны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Комментарии