- 24.08.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Кулың дөрес җирдән үссә, акча эшләргә менә дигән мөмкинлек». Янымнан узып баручы ханымның әйткән шушы сүзләре 17-18нче август көннәрендә оештырылган «Печән базары»ның төп шигаренә әверелде.
«Печән базары»нда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар үз куллары белән чигелгән, тегелгән, ясалган төрле эшләнмәләрен тәкъдим итә. Әмма эшләнмәләр барысы да татар мохитенә якын булырга тиеш. Әлеге фестиваль Казанда җиденче ел рәттән оештырылса да, бер ел да бер-берсен кабатламый, һаман үзгәреп тора. Әйтик, узган елны фестивальгә керү өчен үзеңдә татар милли киемнәренең берәр элементын булдыру мәҗбүри иде, ә быел исә мондый чикләүләр күренмәде. Кыскасы, без дә бу базарга барып кайтырга булдык.
ЙӨЗ СУМЛЫК ТАТАР ЧӘЕ
«Печән базары» дигән сүзтезмәне ишетүгә үк күз алдына элеккеге еллардагы ниндидер авыл күренеше килеп баса. Чынлыкта исә, сине Кабан күле янына тезелеп киткән ак чатырлар каршы ала. Барысы да гадәти базардагыча кебек: товарларын әзерләүче сатучылар һәм «иң яхшыларын» эләктереп алып калырга ашыгучы халык. Шуңа да көндезге сәгать 12дә генә башланырга тиешле чарага сәгать 11дән үк килеп утырган 10-15 кешене санарга була иде. Соңга таба бу сан 50гә җитте, чара барышында меңнән дә артты. Хәер, быел фестивальнең урнашу урыны да үзгә шул. Башка елларда «Печән базары» Иске Татар бистәсендә, Черек күлдә үткәрелсә, быел сату мәйданчыгы Казанның үзәге – Галиәсгар Камал театры янына урнашкан. Ә бу тирәдә халык болай да күпләп йөри.
– Фестивальнең һәр елы да үзенчәлекле. Быел биредә татар фермерлары үз продукцияләрен тәкъдим итә ала. Монда сыр, казылык, сөт эшләнмәләрен татып карарга һәм сатып алырга мөмкин, – дип сөйләгән иде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина матбугат конференциясендә.
Оештыручылар үз сүзләрендә торган: аерым ашау зонасы булдырылган иде. Монда баллы яратучылар өчен хәләл тортлар, туклыклы ризык теләүчеләргә тәмле пылау, ә ит ашамаучылар өчен – итсез өчпочмаклар тәкъдим итәләр. Һәр кеше дә үзе теләгән ризыкны сатып алырга мөмкин. Акчаң булса, әлбәттә. Чөнки мондагы ризыкларның күләме гади ашханәнекеннән кечерәк булса да, бәясе ягыннан зуррак. Әйтик, шул ук итсез бер өчпочмак 90 сум тора. Ләкин ике кабарга җиткән бу ризык тамакны туйдырмас.
– Безнең өчпочмаклар – чын татар ризыгы, – дип сүзен башлады ит ашамаучылар өчен ризыклар пешерүче Диана Газимова. – Өчпочмак эчендә ит булмаса да, гөмбә бар. Ул шулай ук туклыклы. Әмма без хайваннарны яратуыбызны ассызыкларга телибез.
Тамак ялгагач, чын татар чәен эчәргә дә була. Аны сату өчен дә аерым урыннар билгеләнгән. Сүз уңаеннан, үз чынаягың белән килгән очракта, эчемлекләр 20 процентлы ташлама белән сатыла. 70 яки 100 сумлык чәй нибары 56 яки 80 сумга гына төшәчәк. Бу – чүп калдыклары азрак булсын өчен эшләнелә. Быел фестиваль кысаларында экологиягә зур басым ясала, шуңа күрә базарга керү юлында чүпне аерым җыю өчен контейнерлар да урнаштырылган.
«САТЫЛЫП БЕТТЕ, ҖИТМӘДЕ ДӘ»
Ашап-эчеп тамак ялгаганнан соң, базарның кием һәм бизәнү әйберләре сату өлешенә барырга мөмкин. Монда исә хатын-кызлар һәм балалар өчен барысын да табарга була. Алка, беләзек дисеңме, сумка, яулык, күлмәк, ыштанмы – барысы да бар. Балалар өчен кулдан ясалган курчаклар, түбәтәйләр дә, милли татар орнаменты төшерелгән матур футболкалар да күрергә мөмкин. Кыскасы, эзләгән кеше баштан аякка кадәр киенә ала монда. Ләкин һаман да шул бәя ягы гына кыйммәтрәк. Моннан алынган бер күлмәк акчасына гади базардан биш күлмәк алырга була. Шуңа да ара-тирә «Алла, бигрәк кыйммәт ич», «кит инде, мондый бәягә кем алсын моны» дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Ләкин һәр сатучының да бу сүзләргә аңлатмасы бар: мондый товарны колхоз яки вьетнам базарында сатмыйлар. Болар – кабатланмас, кул көче белән башкарылган эшләнмәләр. Өстәвенә, күпме ярату да салынган һәрберсенә.
Сатучылар, дөрестән дә, үз эшләнмәләрен яратып сата. Кайвакыт сатучылар товарларыннан аерыласы килмәгән дә кебек. Менә үз куллары белән курчаклар тегүче Алинә ханым эшләнмәләрен үз балалары урынына күрә.
– Декрет ялына чыккач та, үземә ниндидер шөгыль табасым килде. Ләкин бүген менә шундый курчаклар тегәрмен дип күз алдына китермәгән идем. Башта кыен булды, йә энәсе кулдан төшеп китә, йә җебе чорнала. Ә бүген 3-4 сәгать эчендә бер курчак тегеп бетерә алам, – ди ул. Аның курчаклары да үзенчәлекле – татар орнаменты белән чигелгән күлмәкләре дә бар өсләрендә. Кыз бала өчен менә дигән уенчыкны 400-800 сумга сатып алырга мөмкин.
Алга таба хатын-кызлар өчен алкалар, беләзекләр тезелеп китә. Ара-тирә милли орнаментлар төшерелгән яулык һәм күлмәкләр дә очрый. Шушы бизәнгечләр арасында чәй сатучы Гөлсәрия апа белән дә сөйләшеп алдык:
– Бу чәйләр – Балык Бистәсе районы болыннарыннан җыеп алынган үләннәрдән әзерләнде. Монда мәтрүшкә дә, карлыган, кура яфрагы да, юкә чәчәге дә бар.
Шул үләннәр Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Габдулла Тукай төшерелгән тартмачыкларга тутырылып сатыла. Шундый бер тартма 250 сумга төшә. Чәйне моның кадәр бәягә алмыйлар дисезме? «100 литр чәй ясадык, 40 данә тартмалы чәй саттык, җитмәде дә» дип язып калдырган Гөлсәрия апа инстаграм битендә.
БӘХӘСЛӘШКӘЧ, БИЕРГӘ ДӘ ЯРЫЙ
Сату-алу мәйданында татар китапларын сатып алырга да мөмкин иде. Өстәвенә, «Татар китабы йорты» шатырында «Тере китап» чарасы оештырылды. Монда исә танылган театр әһелләре татар классикларының әсәрләрен укыды. Фестиваль бөтен казанлылар өчен ачык булып, килгән кунакларның күбесе урыс телле булса да, татарча китап укучыларны тыңларга күпләр җыелды.
Моннан тыш, кызыклы темаларга бәхәсләшү мәйданчыклары да оештырылган иде. Мисал өчен, «Татар егетләре нигә өйләнми?», «Татар кайнанасы ниләр күрми?» дип исемләнгән дискуссион мәйданчыклар үз янына күпләгән тыңлаучыларын җыю мөмкинлегенә иреште.
Ата-аналары базарда кием эзләгәндә, балалар «Сабыйлар» яки «ШАЯН-ТВ» мәйданчыгында уйнады, төрле остаханәләрдә катнашты. Татарча биергә өйрәнергә теләүчеләр өчен «Бию синең өчен» дигән мәйданчык та актив эшләде.
Санап китсәң, санап бетерергә мөмкин түгел «Печән базары» эшчәнлеген. Иң мөһиме, ул бөтен өлкәне дә колачлый: кешедә миллилек хисен дә тәрбияли, милләтеңне яратырга да өйрәтә, биетә дә, җырлата да.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии