- 24.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Багучыга барма, башыңа бәла алма!» – диләрме әле?! Әмма бу урында әлеге мәкаль бик үк туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Ник дигәндә, багучылар кайчак һич көтмәгәндә үзләре үк бәреп килеп керергә ярата безнең тормышка.
Элеккерәк елларда авылларда да, шәһәр җирендә дә чегәннәр шактый күп күренә иде халык арасында. Үзләренең сумкаларындагы товарларын мактый-мактый, ничек кирәк алай сиңа тагу ягын карыйлар иде алар. Әлбәттә инде, киң күңеллелек күрсәтеп әңгәмәгә кушылсаң, синең алдагы тормыш юлыңа «шәрехнамә» дә бирергә күп сорап тормыйлар һәм сиздерми генә акча янчыгыңны бушатып та куялар. Кеше дигәнең кызык бит ул, киләчәген белер өчен соңгы тиенен дә кызганмый. Дөреслеккә туры киләме, юкмы, аны-моны уйлап тормый, шул шомырт кара күзле чегән хатынының коткысына бирелә дә куя.
Хәтеремдә, күп еллар элек, әниемә чегән хатыны «Син 72 яшькә кадәр генә яшисең», –дип әйткән иде. Әни шул яшькә җиткәнче борчылып йөрде. Аллаһка шөкер, чегәннең фаразларын кире кагып, әнием 77 яшенә җитте, тагын да исән-сау була күрсен берүк!
Моның белән нәрсә әйтәсем килә: бервакытта да юк-барга ышанып, үзеңнең мөмкинлекләреңне чикләргә ярамый! Гомер безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән. Бирүче дә, алучы да бары тик ул. «Тели белмәсәң – имгәк» дигән сүзләр шушы урында бик урынлы дип саныйм. Һаман-һаман начар әйбер уйлап йөрсәң, ул тормышка ашмый кая китсен инде. Юкка гына, уй яшеннән дә тиз хәрәкәт итә һәм тормышка аша, димиләрдер.
Апам ерак шәһәрдә укыган чагында әниемнең бертуган апаларында яшәгән иде. Укудан кайтып керә, өйдә ялгызы. Шулчак ишек шакыйлар. Ишекнең «күз»еннән карап-нитеп тормый, беркатлы авыл баласы, ача да җибәрә. Ә анда серле генә елмаеп чегән хатыны басып тора. Өйдә апамның ялгыз булуыннан файдаланып, гипнозлап, хуҗаларның шактый гына әйберләрен чәлдерергә өлгерә чегән хатыны. Хуҗалар кайтуга апам елый-елый шешенеп беткән, ә инде чегәннән җилләр искән була.
Авыл кешеләре дә элекке елларда шактый каза күрде алардан. Чөнки, кайда чегән – шунда караклык. Бу аларның яшьтән канына сеңгән инде, кызганыч.
Хәзер дә, юк-юкта, шәһәр җирендә йөргәлиләр алар. Белмим чегәндерме, бәлки башка милләттер, әмма шул ук гипноз белән күп кенә кешеләрне төп башына утырта алар. Үземнең дә эш урынына кергәлиләр. Башта мут елмаеп, сине мактый. Аннары алдагы тормыш юлыңа шулкадәр уңышлар юрый башлый – башлар әйләнеп китә хәтта! Ләкин мин әлеге тәэсиргә бирешмәс өчен шундук аякларымны яки бармакларымны бер-берсенә атландырып куям. Каяндыр укыганым бар иде, шулай эшләгәндә сихергә каршы йозак ясала икән. Эчемнән белгән догаларымны кабатлыйм, аның сүзләрен ишетмәскә тырышам һәм иң мөһиме – бервакытта да күзләренә карамыйм. Хәер сораса да, бер тиен дә бирмим. Чөнки беләм – бер бирдеңме, ахыры начар төгәлләнәчәк. Тизрәк саубуллашып, чегәнгә вакытым юклыгын әйтүгә, әлбәттә, аның кәефе кырыла. Аннары үз телендә нидер мыгырдый-мыгырдый барыбер чыгып китми чарасы калмый. Ул китүгә, кабат белгән догаларымны кабатлыйм. Мөмкинлек булса, идәнне, ишекләрне тозлы су белән сөртеп алам. Ни дисәң дә, «Сакланганны саклармын», – дигән бит Аллаһ Тәгалә!
Әлеге теманы күп дәвам итеп булыр иде. Матбугат битләрендә дә чегәннәрдән (хәер, чегәннәрдән генә микән!) алданучы кешеләр турында укып торабыз. Ә сезнең арада чегәннәрдән каза күрүчеләр булдымы, дуслар? Каза күрмәс өчен ниләр эшлисез? Әйдәгез, күргән-белгәннәр турында бер-беребез белән уртаклашыйк әле!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии