- 24.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кичә генә кебек иде, баксаң, 40 көн узып та киткән. Йөрәк ярасы гына кичәгедәй сыкрый, беркем дә, берни дә онытылмаган! Әле дә күзләрдән яшь тама… Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмады. Елга порты чәчәк һәм уенчыкларга күмелде. Һәлак булучылар исемлеге язып эленгән урыннан халык өзелмәде. Бу кайгыны илебез белән бергә кичердек.
Үзе белән 122 кешенең гомерен су төбенә алып киткән «Булгария» теплоходы фаҗигасенә узган шимбәдә 40 көн тулды. Барыбыз да белә: бу көнне мөселманнарда да, христианнарда да һәлак булучыны искә алу гадәте бар. Нәкъ менә шул уңайдан Казан елга портындагы «Акчарлак» («Чайка») кафесында искә алу кичәсе уздырылды да инде. Инициатив төркем тарафыннан оештырылган әлеге чарага һәлак булучыларның туганнары, танышлары һәм фаҗигагә битараф булмаучылар җыелган иде.
Чара кичке җиделәр тирәсендә 13 причалда башланды. Иң элек Кол Шәриф мәчетеннән килгән хәзрәт һәлак булучылар рухына дога кылды. Шуннан соң ук шәмнәр кабызылды һәм Варвара чиркәвеннән килгән протоиерей сүз алды. Бөтен Русиядә безнең Татарстанга гына хас толерантлык чагылышы, кайгы җиленең милләтне дә, динне дә аермавын ассызыклаучы күренеш иде бу. Бер минут тынлык вакытында нишләптер әнә шуларны уйладым. Бу вакыйганы үз башларыннан кичергән һәм исән калган, үзләре әйткәнчә, «тагын бер кат туган» танышларым өчен Аллаһыга рәхмәт әйттем. Һәлак булучыларның туганнарына сабырлык теләдем.
122 шар күккә күтәрелде. Куйбышев сусаклагычына тагын чәчәкләр, уенчыклар ташланды. Күз яшьләре, шәмнәр…
Искә алу кичәсе «Акчарлак» кафесында дәвам итте. Без причалдан кузгалып, кафега килеп җиткәч тә, көне буе җыелып йөргән кара болытлар түзмәде, коеп яңгыр яварга тотынды. Әйтерсең, 122 шарны үз эченә йоткан күк, халык хәсрәтен ишетте һәм яңгыр тамчылары аша җавап юллый. Әйтерсең, вакыйганың шаһите булган табигать тә халык белән бергә борчыла. Көне дә көзнең соңгы көннәрендәге кебек салкын, җилле булды…
Ураза тотучыларда кояш баешыннан соң ифтар булса, христианнарда Успение посты вакыты. Аларда да ризыкка карата үз чикләүләре, үз таләпләре бар. Ике дин ягыннан караганда да бик җаваплы көннәр. Шуңа да бу көнне искә алу чарасын оештыручылар табынны да һәр ике дин үзенчәлекләрен күздә тотып әзерләгән.
Әлеге чарада башлап йөрүче кеше «Акчарлак» кафесы директоры Наилә Габдрахманова булган. Бу эшкә алыну сәбәпләрен сорагач, ул болай диде:
– Бик күптәннән елга портында эшлибез. Бу трагедия минем өчен бик авыр вакыйга. Ул теплоходта танышларым да бар иде. 20 июль көнне әлеге вакыйганың 40 көнлеге булачак, дигән хәбәрне ишетү белән үк, бу чараны «Акчарлак» кафесында билгеләп үтәргә теләк белдердем. Миңа ниндидер ярдәмчеләр дә кирәк түгел иде, дөресен әйткәндә. Үзем дә хәйрия эшләре белән еш шөгыльләнәм. Әлеге хәбәрне бергә эшләүче кызларга әйткәч, алар шунда ук күтәреп алды. Финанс яктан ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә булды.
– Һәлак булучыларның туганнарын махсус чакырдыгызмы?
– Һәркемне өр-яңадан чакырып йөрмәдек. 18 июль көнне волонтерлар искә алу кичәсе үткәргәндә моның ничек авыр булуын күреп тордык. Һәркем кабат шул кайгыны яңартып бик борчылды. Андый ук кайгылы төстә үткәрү яклы түгел идек без. Иң мөһиме: алар рухына дога кылырга кирәк – бар теләгебез шул.
Әлеге чарада иң беренчеләрдән булып күтәреп алган һәм ярдәмен тәкъдим иткән кеше Әлфия апа Хәбибуллина булган.
Игътибарлырак укучылар күргәндер, «Безнең гәҗит» газетасында күп тапкырлар «Музыкаль теплоход» турында реклама басылган иде. Су өстендә әнә шул музыкаль чараны оештыручы кеше ул Әлфия апа. Ул «Булгария» фаҗигасеннән соң судагы күңел ачу чарасының башкача оештырылмавын белдерде.
– 8 июль көнне безнең «Музыкаль теплоход» соңгы тапкыр чыкты. Эшли башлавыбызга 10 ел булып, быел юбилей сезоныбыз иде. Ничек кенә булмасын, кызганычка каршы, юбилей сезонын менә шулай тиз генә ябарга туры килде. Беренчедән, билетлар сату кимеде. Кеше нинди дә булса су транспортына утырырга курка. Икенчедән, билет сатылган очракта да, 122 кеше батып үлгән елга өстендә җырлап-биеп йөрү ул зират өстендә күңел ачуга тиң күренеш булыр иде. Эзләү эшләре алып барылды, су өстендә әле дә һәлак булучыларны искә алып ташланган чәчәкләр, уенчыклар йөзеп йөри. Нинди җаның белән «Музыкаль теплоход» оештырып йөрмәк кирәк, – диде Әлфия апа Хәбибуллина. – Суда эшләүче кеше буларак, мин моның нәрсә икәнен бик яхшы аңлыйм. Елга портына катнашы булган кешеләр өчен бу аеруча авыр хәл. Наилә шундый чара оештырырга теләвен белдергәч, мин шунда ук булышырга алындым. Теплоход капитанын белә идем…
Әлеге искә алу чарасын финанслауны СОЦПРОФ просоюзлар берләшмәсе үз өстенә алган. Аның рәисе Сергей Ромадановский һәлак булучыларның туганнарын, танышларын үзе каршы алып, кайгыртып, артык борчылучыларны тынычландырып, һәркемгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Мин килгәндә ул Резеда Бәйрәмова белән сөйләшеп утыра иде. Аның туганнан туган апасы Алсу – фаҗигадә һәлак булучыларның берсе. Алсуның 12 яшьлек кызы, 19-20 яшьлек малае ятим калган.
– Табылганчы өмет өзмәдек, исәндер дип уйладык. Үлгәннән соң 4 көннән таптылар. Әнисе әле дә бик борчыла һаман аңына килә алмыйча йөри. Еламаган көне юк. Эштән сигез кеше киткәннәр иде, икесе генә кайткан. – диде Резеда.
Бу чарада катнашучыларның да барысын санап бетерү мөмкин түгел. Сергей Якимов, мәсәлән, «Эфир» телеканалыннан чыгыш ясаган волонтер кызларны табып булмасмы, дип килгән икән. Алар елга портында җыелган уенчыкларны стерильләштереп, мохтаҗ балаларга тарату турында сөйләгән һәм моның өчен кемнең дә булса ярдәм итүен сораган булган. Сергей, «Газель» хуҗасы буларак, аларны транспорт чарасы белән тәэмин итәргә теләгән. «Эфир»га берничә кат шалтыратып карадым, телефоннары башта буш булмады, аннары ул кызларның телефон номерын бирмәделәр. Алар монда килмәсме дигән идем», – диде Сергей.
Шәхси эшмәкәр Марат Әхмәтҗанов шушы вакыйгага карата тетрәндергеч шигырь язган. «Үз туганнарыма кагылмаса да, бу вакыйга бик тетрәндерде», – ди ул.
Һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тели. Кемдер материаль яктан, мөмкинлеге булмаучылар рухи ярдәм күрсәтә. Кеше кайгысына битараф булмаучылар барлыгы куандыра. Кайгы берләштерә шул ул. Шундый чакта гына түгел, һәрчак бердәм булсак иде. Һәлак булучыларның авыр туфраклары җиңел, Рамазан аенда укыган догаларыбыз кабул булсын!

Комментарии