«Бердәм Русия» бүген иске КПССны хәтерләтә

«Бердәм Русия» бүген иске КПССны хәтерләтә

ГКЧПның 20 еллыгы уңаеннан СССРның беренче Президенты Михаил Горбачев Алман журналы «Шпигель»гә интервью бирде. Шул әңгәмәне кыскартып тәрҗемә итеп урнаштырабыз.

– Михаил Сергевеич, язын Сезгә 80 тулды. Ничек хис итәсез үзегезне?

– Соңгы 5 елда 3 операция кичердем. Барысы да җитди. Соңгысын умыртка сөягенә Мюнхендә ясадылар. Яңадан аякка басу кыен булды.

– Шулай булса да, сәясәткә кайттыгыз…

– Сәясәт минем икенче мәхәббәтем. Беренчесе – Раиса…

– Сезнең мәрхүм хатыныгыз…

– Сәясәттән 3 тапкыр китеп карадым. Булмады. Сәясәт белән шөгыльләнүдән туктасам, мин бик тиз китеп барачакмын. Хәер, мин 80гә кадәр яшәрмен, дип уйламаган да идем. Якынча Сезнең яшьтә башкача уйлый идем. Генсек булдым ул чакта.

– 54 яшьтәме?

– Ставропольдә мин партиянең иң яшь бюро секретаре идем. Мәскәүдә дә, Черненко үлгән вакытта, Политбюрода иң яше идем. Черненко авырды. Шулай булса да, 1984нче елда аны сайладылар. Бюрода кайнар бәхәс чыкты. Элекке генераль секретарь, бик күп еллар КГБны җитәкләгән Андроповның Үзәк Пленумга Горбачевны тәкъдим иткән хаты булса да.

– Сезнең кандидатураны тышкы эшләр министры Андрей Громыко тәкъдим итте бит…

– Ул бик акыллы кеше, зур сәясәтче иде. Черненко вакытында мин бар эшне алып бардым. Инде башкача мөмкин дә түгел иде. Чөнки авыру бабайлар бер-бер артлы куела башлады.

Генераль секретарь сайланасы пленум алдыннан төнлә мин бакчабызга кайттым. Хатыным Раиса белән урамга чыктык. Өйдә сөйләшергә ярамый. Мин Президентлык постыннан киткәч, Мәскәүдәге фатирымны бушаттым. Шул чагында стенадан бик күп чыбыклар тартып алдык. Мине бөтен җирдә дә тыңлаганнар.

– Үзгәртеп коруның (перестройка) барып чыкмавы сәбәпләрен әйтегез әле?

– Сез аны барып чыкмады, дисезме?

– Сезне сырхау коммунистик системаның тышкы билгеләрен генә дәвалады, диләр. Аның төп проблемасы – планлы икътисад, һәм хакимияткә монополиясенә кагылмадыгыз…

– Мин бүген дә үзгәрешләрне нәкъ шулай башлаган булыр идем. Болай яшәргә ярамый иде инде ул чакта.

– Сезнең концепциягез булмады бит…

Әгәр планым булса, мин Магаданга урнаштырылган булыр идем.

– Сталин ГУЛАГЫнамы? Ул Мәскәүдән 6 мең км.

– Советлар Союзын бик яхшы белә идек. Берәр сәяси анекдот өчен генә дә Магаданга сөрелергә мөмкинсең. Сез план әзерләргә тәкъдим итәсез. Әле команда тупларга кирәк. Иң элек халыкны чолганыштан алып чыгарга кирәк иде. Чөнки партия номенклатурасына берни кирәкми, аларның һәркайсының үз арбасы бар. Райком башлыгы үз районында король, обком секретаре патша, ә Генераль секретарь Аллаһыдан соң беренче кеше… Шуңа күрә, беренче чиратта ачыклык, сүз иреге кирәк иде. Ул иреккә юл булды. Һәм без мең елга беренче тапкыр Русиядә беренче ирекле сайлауларны үткәрдек.

– Партия ихтыярына каршы килеп. Хәер, Сез аның адресына катгый тәнкыйть нотыклары да сөйләмәдегез…

– КПСС гигант машина иде. Ул үзгәртеп коруның инициаторы булды, һәм аның тормозы да иде. Мин хәлиткеч реформалардан башка барып чыкмасын аңладым. Сайлауларда оттырган номенклатура һөҗүмгә күчте. 1991нче елгы апрель пленумында шәхсән миңа ябыштылар. Шулчак мин отставкага китәм, дип пленумны ташлап чыгып киттем.

– Тагын 8 айдан Союз таркалды. Әмма Сез әйләнеп каттыгыз…

– Әйе, 3 сәгатьтән соң мин Пленумга кире кайттым. Шунда 90лап иптәш исемлек ачып, яңа «Горбачев партиясен» төзи башлады. Бу партияне таркатыр иде. Мин 19 яшьтә партиягә кердем, әтием фронтовик, бабам карт коммунист, хәзер аларның эшен ябаммы, дидем… Бүген аңлыйм: тиеш булганмын.

– Тагын Сезне, зур постта утырып, кемнең кем икәнен аңламады, диләр. Кемнәргәдер ярдәм итеп тә, соңыннан алар Сезгә хыянәт иткән…

– Әйе. Мин Крючковны КГБ рәисе иттем. Ул соңыннан миңа каршы оештырды. Махсус хезмәтләр җитәкчесен каян алырга иде соң миңа? Ул Андропов белән 20 ел эшләде, Анроповның ышанычлы кешесе иде. Ләкин мин аны белеп бетермәгәнмен.

– Ә Русиянең Президенты булган һәм Сезне Президентлык постыннан куган Ельцинны Сез җитәрлек белә идегез…

– Дөрестән дә аны электән үк бераз белә идем. Әле ул Свердловскида (бүгенге Екатеринбург) обком секретаре иде. Үзен үз-үзенә ышанучан кеше итеп танытты. Аны Үзәк Комитетка чакырырга теләгәндә, күпләр каршы үгетләде. Соңрак КПССның Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайладылар. Мин моны якладым. Ул эшкә энергия белән тотынды. Соңыннан гына аңладым хатамны. Ул власть ярата иде, тиз кызып китүчән, дан яратучы… Үзен тиешенчә бәяләмиләр дип саный иде. Аны берәр банан үстерүче республикага илче итеп җибәрәсе калган, шунда кальян тартып тынычлыкта тик ятсын иде.

– Сезне милли мәсьәләләрдәге киеренкелекне аңламады, диләр…

– Бу дөрес түгел. Мин 225 телле, бөтен диннәр дә булган илдә яшәдем. Кавказда үстем, шуңа бу проблема миңа яхшы таныш.

– Ә менә хәрбиләр Тбилисида һәм Вильнюста кан койдылар…

– Әйе, миңа мондый битәрләүләрне миллион тапкыр ишетергә туры килә. Әмма боларның барысы да, дөрестән дә, минем артымда эшләнде. Син нинди генсекретарь, белмәгәч, диярсез. Монысы авыр гаепләү.

Вильнюстагы вакыйга 1991нче елның 12 гыйнварында булды. Республикада сәяси каршылык туды. Вильнюска каршы якларны килештерү өчен, делегация җибәрелде. Әмма алар килергә бер көн кала, каршылык килеп чыгып, кешеләр үлде. Бүген аңлашыла, КГБ җитәкчелегендә каршылыкның тыныч сәяси юл белән хәл ителүенә каршы көчләр булган.

Тбилисида да шуңа охшаш хәл булды.

– Ник Сез үзгәртеп коруны кытайлылар кебек оештырмадыгыз: компартиянең катгый җитәкчелегендә капиталистик икътисадый реформа үткәрмәдегез?

– Бар илләр дә төрле. Кытай яхшы мисал. Шуңа күрә, реформаларын да төрлечә үткәрергә кирәк иде.

– Сез Советлар Союзын ГКЧПдан соң да коткарып була иде, дип әйтәсез гел…

– Бу шулай. Тик без Союзны реформалауга бик соң керештек. Берәүләр дәүләтләр берлеген теләде, икенчеләре – конфедерация элементлары белән союздаш республикалар яклы булды. корылтаенда мин референдум үткәрергә тәкъдим иттем. Депутатларның күпчелеге мине хуплады. Ельцин наушникларын салып, ярсып өстәлгә атты – аңлашыла – ул каршы иде. Тиздән моны ачыктан – ачык белдерде: Горбачев белән башка эшли алмыйм, аннан азат булырга кирәк, диде.

Референдум үтте, һәм халык мине яклады.

– 76%.

– Димәк, Советлар Союзы халык теләген бозып җимерелде. Бу белә торып, Русия җитәкчелеге тарафыннан эшләнде. Икенче яктан – ГКЧП булышты.

– Сез диалогка омтылдыгыз, әмма бик озак. 1991нче елның декабрендә Брест янында Русия, Украина, Белоруссия җитәкчеләре очрашып Сезнең артыгызда СССР дигән дәүләткә үтергеч итеп китереп суктылар. Шунда Кремль хакимияте башлыгы урынбасары Сезгә махсус көчләр белән 2–3 вертолет җибәрергә һәм өчлекне әсир итеп өйгә утыртырга тәкъдим итте. Референдум нәтиҗәләре Сезнең яклы иде бит…

– Эш башкачарак иде шул. Ельцин Белоруссиягә баруын минем белән килештерде. Шунда Украина Президенты Кравчукны чакырырга теләгәнен дә әйтте. Аларга Украинадагы мөстәкыйльлек турындагы референдумнан соң килешү авыр булыр, диде. Мин аңа: «Үз бәйсезлекләре турында башка республикалар да белдерде. Бу килешүгә кул куярга берничек тә комачау итми, аларның мөстәкыйльлеген арттыра гына», – дидем. Ә ул: «Әгәр баш тартсалар? Украинадан башка нинди килешү инде ул?!» – ди.

Мин «Килешү Украина белән булыр. Республиканың Югары Радасы әле үз сүзен әйтмәгән. Мәскәү аларның мөстәкыйльлегенә тыкшынмый. Моннан тыш, без син кайткач, миндә очрашырга килештек. Анда Кравчук белән бергә, Шушкевич (Белоруссия җитәкчесе), Назарбаев та (Казахстан) чакырулы, – дидем.

Аңлашыла: Ельцин һәм аның компаниясе яшерен, Конституциягә каршы эш итте. Алар заговорчылык эшчәнлеген тормышка ашыргач кына безгә бар картина мәгълүм булды.

Мин шунда ук, 3 кеше Союз дәүләтен юкка чыгара алмый, дип белдердем. Бу сорау Югары Советта яки Халык депутатлары корылтаенда каралырга тиеш иде. Әмма белорус урманындагы өчлек бу эшләрне өзде.

– Сез ул чакта көч кулланырга ярамый иде, дип уйлыйсызмы?

– Әйе, беренчедән, ул гражданнар сугышын китереп чыгарырга мөмкин иде. Икенчедән, ил шок хәлендә иде. Матбугат дәшми. Урамнарга Союзны яклап берәү дә чыкмады. Союзны таркату инициаторлары республикаларның Югары Советлары шул «өчлек»нең килешүен яклавы өчен барын да эшләде. Гаҗәп: ул бердәм тавыш белән хупланды. Кыскасы, кешеләрнең башларын бутадылар. «Бәйсез дәүләтләр Берлеге»нең ни икәнен, аның артында Ельцин һәм аның 2 ярдәмчесе торганын аңламый калдылар. Тыштан бар да әйбәт күренә, мөстәкыйльлек күбрәк. Кешеләр аннан соң гына абайлады: зур ил юкка чыккан икән…

Сораштырулар бүген дә күрсәтә: халыкның күпчелеге СССР таркалуны үкенеп искә ала, әмма аның кабат торгызылуын телисезме, дигән сорауга, бары тик 9% кына «Әйе» дип җавап бирә.

– Бүген барысы да диярлек, да, Алмания дә, аларның СССРны саклап калу яклы булганлыгын әйтәләр…

– Чөнки, СССР таркалуның кыйпылчыклары аларга да тимәсме, дип шүрләделәр. Президент Буш Украинаны һәм Балтик буе илләрен тоткарлап торды, гәрчә Вашингтондагы башка сәясәтчеләр яшерен теләктәшлек белдереп сөенделәр. 1991нче елның июнендә «зур җиделек» саммитына баргач, мин авыр икътисадый хәл аркасында кредит сорадым. Әмма Америка белән Япония каршы чыкты, Коль дәшмәде. Бары тик Миттеран белән Еврокомиссия генә яклады. Без ул чакта 30 млрд доллар кредитка өметләнгән идек. Тик партнерларыбыз еракка карый белмәде.

– Шул ук елның августында фетнә булды. Бу хакта Америка 2 ай алдан Сезне кисәткән. Хәтта ГКЧП кешеләрен исемләп атаганнар, шул исәптән, КГБ рәисе Крючковны да әйткәннәр.

– Буш миңа шалтыратып кисәтте, Мәскәү мэры Гавриил Попов мәгълүматына таянганын әйтте.

– Сез аңа ышанмадыгызмы?

– Безнең консерваторлар Горбачевтан котылырга теләүләрен кат-кат белдерде. Халык депутатлары корылтаен да, Югары Советны да, Үзәк Комитет Пленумын да, төрле очрашуларны да файдаланырга тырыштылар. Әмма ачык сәяси көрәштә аларның эшләре барып чыкмады. Үзгәртеп кору авыр булса да, алга бара. Кризиска каршы икътисадый программа эшләнде. Аны барлык республикалар да яклады, шул исәптән, Балтик илләре дә. Яңа Союз килешүе әзерләнде. Ул 20нче августта имзаланырга тиеш иде. Июльдә Партия Үзәк Комитетының Пленумы үтте. Анда партиянең яңа программасы тикшерелде. Чираттан тыш съезд җыярга килешенде. Максат партияне реформалау иде. Үзгәртеп коруга каршы чыгучылар җиңелде. Менә шунда алар фетнәгә барды. Мин мондый вакытта куркыныч гамәлгә бару юләрлек, дип уйладым. Чынлап та, булдылар. Ә без ярым юләрләр. Бу елларда мин бик арыган идем. Тик миңа отпускыга китәргә кирәк түгел иде. Бу хата.

– СССР әлегәчә яшәсә, ни булыр иде?

– Анык түгелмени: дистә еллар дәвамында мәдәният, мәгариф, телләр, икътисад бер берсенә береккән. Балтик буенда автомобильләр җыялар, Украинада самолетлар… Без хәзер дә бер-беребездән башка яши алмыйбыз. 300 млн кеше. Бу зур плюс.

– Сез кылган эшләрегез арасында бүген намусыгызны борчыганнары юкмы?

– Минем төп бурычым – кан коюларны булдырмау иде. Кызганыч, кан коелды. Аннан борчылам: партия белән реформаны вакытында эшләмәдек. Шулай ук, башка милли республикаларда номенклатураның үз тормышлары сорауларын үзәктән тыкшынулардан башка, мөстәкыйль хәл итәргә теләүләрен бәяләп бетермәгәнмен.

– Бүгенге Русиягә кайтыйк. 2000нче елда хакимияткә Путин килгәч, Сез аны якладыгыз. Сез аның белән таныш идегезме?

– 1996нчы елда мин үз кандидатурамны Президент сайлауларына куйгач, ул миңа ярдәм итте.

– Ул чагында Сез аны акыллы сәясәтче, дип санадыгызмы? Ә бүген аның җитәкчелегендә Русия 20–30 ел диктатор идарә иткән иленә әйләнә, дисез. Путинда ни ошамый Сезгә?

– Сак булыгыз. Сез хәзер, «диктатор», дидегез. Мин беренче Президентлык вакытында Путинны якладым. Хәзер дә күп нәрсәләрдә хуплыйм. Мине Путин җитәкләгән «» партиясе, хөкүмәт эшләре борчый. Алар үз урыннарын саклап калу өчен генә эшли. Ә шул ук вакытта илгә модернизация таләп ителә. Алгарыш кирәк. Ә партия үткәнгә сөйри. «» бүген иске КПССны хәтерләтә.

Путин һәм Медведев 2012нче елда кем Президент буласы турында үзара килешергә өметләнә…

Путин хакимияттә калырга тели. Әмма мәгариф, медицина кебек көн кадагындагы проблемаларны хәл итү өчен түгел. Халыктан, гомумән, сорап тормыйлар, аның фикере белән кызыксынмыйлар. Партияләр режим кулындагы курчаклар гына. Губернаторларны турыдан сайлаулар хәзер юк. Бер мандатлы сайлаулар да бетте. Хәзер барын да партия исемлеге буенча гына сайлыйлар. Ә яңа фиркаләрне кертмиләр: алар комачаулый.

– Шул исәптән, социал-демократик партияне…

– Юкса, ил алга китсен өчен яңа көчләр кирәк. Сәясәт һәм икътисад мәнфәгатьләрен берләштерүче, социаль партнерлык, демократик үсеш тәэмин итүче партия кирәк.

– Либерал дип танытучы Медведевны Сезнең белән чагыштыралар.

– Чагыштыру мәкерле әйбер. Медведев – гыйлемле кеше. Ул тәҗрибә туплый. Тик ул таяна алырлык көч кирәк.

1985нче елда Русиядә башланган процесс илне кая алып бара? Демократик дәүләтләр корылышынамы? Хакимияткә милләтчеләр килерме, ә, бәлкем, коммунистлар кайтыр?

Авыр, әмма Русиядә демократия үсәчәк. Диктатура инде булмаячак. Дөрес, авторитар мизгелләр булыр. Без бит әле ярты юлны гына үттек.

, Сезнең отставкадан соңгы чорны күзаллыйк әле. 1996 елда Сез президент постына үз кандидатурагызны куйдыгыз. Әмма ярты процент тавыш җыйдыгыз. Мондый адымга илдәге кәефне абайламаган кеше генә бара ала…

Сез каян беләсез, чынлыкта күпме тавыш җыйганны? Ельцинның бер якын кешесе ачыктан-ачык белдерде: аның мәгълүматлары буенча мин 25% тавыш җыярга тиеш идем. Ә фактта 15% алдым. Иртән сайлаулардан соң миңа ышанычлы кешеләремнең берсе Оренбургтан шалтыратты, минем 7%лап тавыш җыюымны хәбәр итте. Ә кичен шул көнне 0,65% булып чыкты. Сталин әйтмешли, иң мөһиме, ничек санау.

– Сез соңгы елларда дөнья буйлап гизәсез, лекцияләр укыйсыз, рекламаларда катнашасыз, саклык кассалары ачасыз. Ни дисәң дә, Сез бит 20нче гасырдагы дөнья сәяси картасын үзгәрткән кеше. Бу килешә микән сезгә?

– Туктагыз. Нәрсә монда әхлак? Әйе, мин лекцияләр белән чыгыш ясыйм. Китаплар язам. Бәлкем, Сезгә урлаучылар күбрәк ошыйдыр. Русиядә күпләр акчаны җинаятьчел юл белән таба. Ә мин аларны эшләп табам. Менә 13нче китабымны төгәлләдем. Ул – шәхси истәлекләрем. Тиздән 25 томлы тупланмам чыга. Менә тагын әйтерсез: спекулянт.

– Лондонда 80 яшьлегегезне үткәрдегез. Ярты Мәскәү үпкәләде Сезгә.

2 мартта туган көнемне Мәскәүдә якын дусларым белән бәйрәм иттек. 200дән артык кеше килде.

– Ә Кремльдән беркем килмәде.

Мин Дмитрий Анатольевич Медведевтан һәм Владимир Владимирович Путиннан котлау алдым. Югары дәүләт бүләге – Андрей Первозванный ордены белән бүләкләндем. Барысына да рәхмәт! Һәм шуннан 1 ай үткәч, Лондонда иганәлек кичәсендә катнаштым. Бу минем дусларым һәм Ирина инициативасы иде…

…Сезнең кызыгыз һәм Сезнең Фондыгыз вице-президенты…

– Анда Горбачев премиясе булдырылды.

Русиядә Сезне яратмаучылар ник күп?

– Мин моны сизмим. Киресенчә, бу авыр елларда мин таяныч табам.

– Михаил Сергеевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Мәскәү, август 2011 г.

P.S. Язма интернет сәхифәгә тулысынча урнаштырылды, кәгазь вариантта кыскартылды.«Бердәм Русия» бүген иске КПССны хәтерләтә , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии