- 24.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик тә якын һәм кадерле сүзләр бу. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, бормаланып ага торган Ык буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның иркен кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган якка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Зур авылдан саналмаса да, Бүләктә олы абруйга ия шәхесләр туып үскән. Советлар Союзы Герое Фәйзулла Әгълетдинов, медицина фәннәре кандидаты Миңнеәнфәс Рәүпов, бертуган язучылар Фәиз һәм Ләис Зөлкәрнәевләр, шагыйрьләр Фәһим Шәймәрдәнов, Габбас Әхмәтҗановлар. Авылдашыбыз Шакирә ханым һәм аның ире академик Ренат Мөслимовлар безнең ныклы терәгебез. Профессор Шаммазов Айрат Минһаҗ улының тамырлары да безнең туган авылыбызга тоташкан булу чиксез горурлык безнең өчен. Гомумән, авылым зур талантлар һәм ихтирамга лаеклы шәхесләрне үстергән төбәк.
Туган авылым турында күпме генә матур сүзләр язсам да, язылып бетмәс төсле. Анда минем балачагым, үсмер елларымнан матур хатирәләр сеңеп калган. Быел җәй шул хатирәләр сукмагыннан кабат урап кайтырга насыйп булды. 16нчы июнь көнне туган авылым Бүләктә динебез, телебез һәм моңыбыз белән бергә татарны милләт буларак саклап калган тарихи изге йолабыз – Корбан бәйрәме һәм Сабантуй бәйрәмнәре узды. Аллаһы Раббыбызның рәхмәтләре белән иртән талгын гына яңгыр сибәләп үтте. Шул рәвешле бөек кодрәт иясе һәммәбезгә бу көннең никадәр изге булуын искәртергә теләде ахры. Авылдашыбыз Шакирә ханым һәм аның ире Ринат әфәнде Мөслимовлар тырышлыгы белән төзелгән мәһабәт «Нигъмәтулла» мәчетендә корбан гаете укылды. Авылыбызның имамы да, авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын да башкаручы Камалетдинов Илшат Мөхәммәтдин улының әлеге чараларны оештыруда күрсәткән зур тырышлыгын аерып әйтеп үтми мөмкин түгел. Шакиров Мөнир хуҗалыгында үстерелгән тәкә корбанга чалынып, барлык авылдашлар, кайткан кунаклар хөрмәтенә зур казанда пылау пеште. Изге нияттән башланган эш һәрчак хәерле дәвам итә бит ул. Авылдашлар тарафыннан алдан ук коймалап алынган киң яшел болында Сабантуй бәйрәме башланып китте. Авылдашларыбызны котларга мөхтәрәм җитәкчебез – районның башкарма комитет җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәлафетдиновичның да килүе бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Спонсорларыбыз да бүләкләрне мулдан әзерләгән. Алар арасында авылдашыбыз Шакирә һәм Ренат Мөслимовлар, Сарлы карьеры җитәкчесе Шәмсин Илшат Галиәхмәт улы, Галия һәм Хәлил Сәгъдиевләр, Айсылу Хәбибуллина, Сирин Зиннәтов, Алия Җамалетдинова, Илмира һәм Марат Җамалетдиновларның да булуы бик сөенечле. Бердәм, тату, дус минем авылдашларым. Матур итеп эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә итә беләләр!
Ә Сабантуй бәйрәмен исә минем сеңлем Ландыш Садретдинова искиткеч матур һәм күңелле итеп алып барды. Бүләк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Ганиева һәм аның кул астында эшләүче кызлар барлык уеннарны оештыруда актив катнашып, тагын бер кат үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын, тырышлыкларын исбатлап күрсәттеләр.
Кемнән генә сорашсаң да, мөгаен, күпләр Сабантуй бәйрәменең үзәге татарча көрәш, дияр. Чөнки аны карар өчен авылдашларның күбесе ерак араларны якын итеп туган якларына кайта, мәйданга ашыга. Соңгы елларда спортның бу төренә зур игътибар бирелсә дә, Сабантуй көнне бил алышу мәртәбәлерәк шул. Аларны халык та хөрмәтли, исемнәре дә ел әйләнәсе телдән төшми.
Күркәм гадәт буенча быел да келәмгә беренче булып малайлар, яшүсмерләр чыкты. Араларында бүгенге данлыклы көрәшчеләргә алмаш булырлык шактый өметле күренгәннәре дә күп. Ә баш батыр булып авылдашыбыз Данил Миннеханов каласына беребез дә шикләнмәгән идек. Тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнгән батыр егет өчен чын күңелдән горурлык хисләре кичереп утырдык.
Җыр-моң, биюләр белән генә бәйрәм үз төсен ала. Көрәшчеләргә, мәйданнан читтә барган башка уен-бәйгеләрдә катнашучыларга көч-куәт, дәрт-дәрман өстәгән җырлар Сабантуй сәхнәсеннән бер минутка да өзелмәде. Төрле-төрле ярышлардан, бәйгеләрдән, мәйдан гөрләп торды.
Инде язмамны йомгаклап, әлеге бәйрәмнәрне оештыруга үзеннән өлеш керткән барлык авылдашларыбызга читтә яшәүче якташларыбыз исеменнән чиксез рәхмәтләребезне әйтәсем килә. «Бүләклеләр» дигән дәрәҗәбезне төшермичә, һәрчак шулай саклап һәм аклап яшик!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай районы
Комментарии