- 24.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Энҗе Габдуллинаның «Үлгәннән соң да тынычлык юк» дигән язмасы мине дә битараф калдырмады. Бу язмада журналист Гөлназ Шәмсинең әтисенең «ярмаска» дигән васыятен үти алмавына үкенеп яшәве турында язылган. Хәзер ул мәетләрне ярдыруга каршы имза җыю белән шөгыльләнә икән. Бу хәл безнең барыбызны да борчый торган хәл, мәетләрне мәҗбүри ярдырулары күңелне тырный.
Үлгән кешене яру шәригать буенча да гөнаһ санала. Халык ярдыру турындагы кануннарның кырыслануыннан зарлана. Картаюы җитеп, чирләп бакыйлыкка китүчеләрне, үлемендә криминал булмавы ап-ачык күренеп торган килеш, ярдырырга нигә мәҗбүр итәләр икән, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
2020нче ел өчен чыгарылган «Татар мөселман календаре»нда Фәния Арсланова: «Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә ирек бирсеннәр иде», – дип яза. Анда ул үлгән кешене җирләү хакында ачыклык керткән: элек участок табибы биргән язу буенча ритуал хезмәттән үлемне рәсмиләштерү таныклыгын бик тиз ала идек; ә хәзер кайчакта ярдыру өчен генә дә берничә көн вакыт үтә. Мондый проблема белән теләсә кем очрашырга мөмкин. Дөньялар үзгәрде. Мәетләрне яру мәсьәләсе 2011нче елның ноябрендә кабул ителгән 323-ФЗнчы Федераль закон буенча башкарыла. Әйе, ниндидер шик булганда, криминал түгелме дип, мәетне ярмыйча гына күмеп булмый. Бу законда нюанслар байтак. Әгәр кеше өендә үлсә, участок инспекторы килеп карый. Ә участок табибы аның нинди чир белән авырганын белеп торганга, үлем турындагы белешмәне үзе язып бирә. Андый кешене беркем дә ярдырырга тиеш түгел. 75 яшьне узгач, үлемнең сәбәбе картлык дип саналганга, ул вакытта да ярылмый. Иң мөһиме: мәрхүмнең туганнары аны ярмауны сорап, баш табиб исеменә гариза язарга тиеш: «Криминал юк. Җаваплылыкны үз өстемә алам. Мәетне ярдырмавыгызны сорыйм». Шундый эчтәлекле гариза уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Әгәр табиб гаризаңа «ярырга» дип имза куйса, җаваплылыкны үз өстенә алган була. Бу таләп буенча 70-75 яшь арасында үлгәннәрне дә ярудан коткарып калырга мөмкин.
Телдән генә ярмауларын үтенү нәтиҗәсез булуы ихтимал. Гамәлдәге закон православ динендәгеләргә йомшаграк. Чөнки аларда мәетне җирләү вакытын 3 көнгә кадәр сузарга мөмкин. Ә бездә шәригать кануннары үлгән көнне үк җирләргә куша.
Минем үземнең дә бу мәсьәләгә кагылышлы сорауларым бар.
Әлмәткә мәетләрне ярдырырга кайсы районнардан китерәләр? Мәетләрне яруда ничә бригада эшли? Үлемнең сәбәбен ачыклар өчен ничә көн вакыт кирәк? Криминал ачыкланмаган очракта яру һәм юл чыгымнарын кем капларга тиеш? Чирмешән районында соңгы 3 ел эчендә ничә кеше вафат булды? Аларның ничәсе ярылды һәм ничә очракта криминал икәне ачыкланды?
Менә шушы сорауларга төгәл җавап ала алсак, яру эшләренең нинди дәрәҗәдә үтәлүенә нәтиҗә ясарга була.
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы
Комментарии