«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

МИҢА ПАКЕТ ЭЛӘКМӘДЕ

Телевизордан «Пандемия чорында пенсионерларга ярдәм булсын, дип, 65 яшьтән өлкәннәргә фәлән кадәр азык-төлек тутырылган пакет таратылды», – дип, күп сөйләделәр. Мөслимгә дә шундый 200 пакет кайткан булган да, кемгә генә бирелде икән соң ул? Мин 80 яшемә җитеп киләм, ялгыз яшим, 8 мең сум пенсия алам. Тик бернинди дә пакет бирмәделәр. Миңа тиеш түгел микәнни?

Зәмфирә ФӘТХЕТДИНОВА

Мөслим районы, Исәнсеф-Чишмә авылы

Соравыгыз буенча Мөслим районы социаль яклау үзәге җитәкчесенә шалтыраткан идек. Тик ул җәйге ялда булып чыкты, шуңа үзәкнең белгече Айгөл Гамирова белән сөйләштек. Ул бу сорауга җавапны төгәл генә бары тик җитәкчеләре генә әйтә алуын белдерде:

– Казаннан, министрлыктан 200 кеше язылган исемлек җибәрделәр, җитәкчебез аны безгә – белгечләргә бирде, без шул исемлектәге кешеләргә пакетларны таратып чыктык. Бу исемлеккә кешеләр нинди принцип белән туплангандыр, анысын белмим. Ләкин араларында аз керемлеләр дә, инвалидлар да бар. Шунысын гына әйтә алам, 65 яшьтән өлкән пенсионер белән бергә кереме булган башка гаилә әгъзалары да яшәсә, яки аның өстәмә милке булса, ул автомат рәвештә ярдәм пакетларын алучылар исемлегеннән төшеп кала. Бәлки укучыгызга да шул сәбәпле бирелмәгәндер, – диде ул.

НАМАЗНЫ ТАШЛЫЙММЫ?

Мин намазга олыгайгач, 69 яшемдә генә бастым. Коръәнне гарәп хәрефләре белән укып өйрәнмәдем, Рәшидә абыстайның китабыннан укып өйрәндем. «Безнең гәҗит»нең 27нче май санында Рәшит хәзрәт Фәйзрахманның язмасы чыкты. Ул: «Хәрефләрне дөрес әйтмәгән, дөрес укымаган намазыгыз белән гөнаһын җыясыз, савап җыймыйсыз», – дип язган. Рәшит Фәйзрахманов безгә җавап бирсен иде: без – соңга калып дингә килүчеләр намазны ташлыйкмы? Без бит гарәпчә укымыйбыз, рус хәрефләре белән язылган вариантыннан укып өйрәндек. Нишлик без? Хәзер аның гарәпчә хәрефлесен укырга өйрәнәлмибез бит инде, яшебез зур. Аның язмасын укыгач гайрәт чикте – намазны укыйммы-юкмы, дип, икеләнә башладым.

Розалия ХӘЙРУЛЛИНА

Биектау районы

Соравыгызга җавап алу өчен Рәшит хәзрәткә шалтыраттык:

– Нишләп гарәпчәсен өйрәнә алмыйм дип әйтә соң ул? Менә безнең авылда 80 яшьлек әбиләр өйрәнеп китәләр гарәпчә. Хәрефләрне дә өйрәнәләр, кагыйдәләрен дә, Коръән укырга да. Пәйгамбәребез с.г.в., кеше бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга тиеш, дигән. Бу бөтен мөселманнарга да билгеле хәдис. Шуңа күрә, әгәр ул апа җиңел генә «Мин булдыралмыйм», – дип әйтә икән, бу дөрес түгел. Һәр кеше мәчеткә киләме, укытучыгамы, мәдрәсәгәме, тырышып гыйлем эстәргә тиеш. Җиңел генә үз өстеннән бурычын төшермәсен иде. Тырышсын, өйрәнсен. Аллаһы Тәгалә кемнең нәрсәне булдыра алуын яки булдыра алмавын күреп тора бит. Коръәндә ул: «Мин кешеләргә булдыра алмаганны йөкләмим», – ди. Әгәр дә чынлап та булдыра алмый икән, Аллаһы Тәгалә аны күреп, гөнаһ язмас. Ләкин тырышсын бу апа гыйлем алырга. Шул вакытта Аллаһның әҗер-савабына ирешер. Казанда «Ярдәм» мәчете бар. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән килеп күзләре күрмәүчеләр дә Коръән укырга өйрәнә. Алар бер дә зарланып утырмый, мин өйрәнә алмыйм дип, – диде ул.

ЫШАНЫРГАМЫ, ЮКМЫ?

Интернеттан яңалык карый башладыңмы, төрле даруларның рекламалары килеп чыга. Менә, фәлән танылган җырчы яки йолдыз фәлән чир белән авырган, шушы дару гына ярдәм иткән, диелгән. Әле бүген генә Анжелика Варумның буыннары нык авырткан да, «Артикулат» дигән дару белән генә файдаланып рәтләделәр, дигәнен укыдым. «Ләкин андый дарулар аптекаларда юк, даруханәләр мафия кулында, кыйммәткә саталар. Ә без бушка акция уздырабыз, катнашыгыз», – дип, гел рекламалар килә. Чын дарулар микән ул? Бигрәк ышандырып язалар бит?

Айзат ӘНВӘРОВ

Актаныш районы, Актаныш авылы

Ул реклама спам дип атала, андый әйберләргә бик ышанмагыз. Хәтерлисезме икән, тәрәзә төбендә ун көндә җиләк үстереп була дип, орлык саткан мошенниклар турында язган идек бер. Болар да шул халыкны алдауның бер төре. Интернеттан дару алмыйлар, бик ышанычлы сайтлардан гына БАДлар алырга гына киңәш ителә. Табиб кушкан даруны һәм аптекадан алынган даруларны гына кулланыгыз. Интернетта күргән һәр әйбергә ышанмагыз. Авызыгыз пешүе генә түгел, сәламәтлегегезгә зур зыян килүе дә бар. Бу – чираттагы мошенникларның акча эшләү өчен уйлап чыгарган хәбәрләре һәм яңалыклары гына.

ТАТАР НИГӘ КИМИ?

Телевизор караганда ирексездән шуңа игътибар итәм – фамилияләр татарныкы, исемнәре – урысныкы. Дмитрий, Даниель, Кирилл. Регина, Оксана, Алиса… Димәк, болар катнаш никахтан туган. Кайберләренең фамилияләре урысныкы, исемнәре үзебезнеке: Миләүшә, Айсылу, Алсу, Ләйсән… Катнаш никахтагы татар халкының егетләре һәм кызлары урыс халкы мохитендә тәрбия алулары бәхәссез. Алардан туган балалар урыс милләте санын арттыралар. Икенче төрле әйткәндә татар халкының тамырын корыталар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ИСӘН ЧАКТА КАДЕРЛӘГЕЗ!

16нчы июньдә ТНВ каналыннан иртәнге тапшыруда Хәйдәр Бигичевнең туган көненә карата концерт карарга туры килде. Миңгол Галиев, Айдар Фәйзрахманов шул кадәр мактадылар үзен. Ә соңыннан Разил Вәлиев сөйләде: «Аның утка, суга, газга түләргә акчасы булмау сәбәпле, түләмәүчеләр исемлегенә язганнар иде», –ди. Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә ханым да аны больницада карамаулары турында телгә алды. «Шундый авыр хәлдә ятканда да, медицина полисын сорадылар. Ә үзем аптекадан-аптекага чабып, дару таба алмый эзләп йөрдем», – ди. Ә нигә соң аны Разил Вәлиев шушы чакларында исенә төшермәгән икән? Ул бит депутат иде. Хәйдәрне үлгәнче искә алырга иде. Кешене исән чакта кадерлиләр. Вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелсә, бәлки исән дә калган булыр иде…

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

РӘНҖЕШ ТӨШКӘНДЕР…

16нчы июньдә Казанның Ломжинский урамындагы бер фатирда чыккан янгын турында телевизордан карагансыздыр бәлки. Ул янган кеше минем оныгым була. Кызы белән генә яши иде, хатыны белән аерылыштылар. Оныгым эшкә киткәч, шул хатыны кызларының хәлен белергә килгән булган да, кибеткә чыгып киткәннәр. Балконнарының тәрәзәләре ачык калган булгандыр инде – шул арада 9нчы катта тәмәке тартып торган кешенең төпчеге боларга очып керә дә, янгын чыга. Килен белән яши башлаганда өйдә нәрсә бар – бөтенесен чыгарып атып, үзләренекен алганнар иде. Аерылган чакта килен шул бөтен яңа җиһазны: диваннарны, шкаф һәм телевизорларны төяп чыгып китте. Аннан соң яңаларын алды оныгым. Тик хәзер алары да янып көл булды. Өсләренә кигән киемнәре белән генә калдылар. Мин моны Аллаһның сынавы дип кенә кабул итмим. Оныгым армиядән кайткач бер кыз белән йөргән булган. Ләкин араларына шушы киленебез кереп, аларны аерган. Өч айлык корсак белән килде. Өйләнешергә мәҗбүр булдылар. Тик озак яши алмадылар килен сулга йөргәч, аерылдылар. Шул аерылган кызының рәнҗеше төшмәдеме икән, дип уйлыйм…

Зөфәрия СИБГАТУЛЛИНА

Казан шәһәре

РӘХМӘТ ЯЗМАГЫЗГА!

«Безнең гәҗит»нең 10нчы июнь санында Айгөл Закированың «Сугыш чоры баласы ниләр күрмәгән» дигән язмасы чыккан иде. Безнең балалар мондый хәлләрне ишетмичә үстеләр. Башка төрле буын үсте. Бу язманы башта үзем укыдым, аннан кызыма укыттым. Сезгә шундый эчтәлекле язмагыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Яңа буынга әниләре укып күрсәтсеннәр моны, бик файдалы булыр иде.

Саҗидә МОФАЗДАЛОВА

Чаллы шәһәре

ЧИР АВЫЛЛАРГА ДА КИЛДЕ

Коронавирус авылларга да бәреп керде. Дача сезоны ачылгач, Чаллы кешеләре кабаланып безнең авыл аша үтә торган юл буенча дачаларына ташкын булып агылдылар. Һәркайсы юл өстендә утырган «Ихлас» кибете аша үтә. Мин дә бирегә кереп карап тордым – 17ләп кеше чиратка баскан, һәркем ашыга, ишек тоткасын сөртеп торучы да юк, гомумән, бу кибеттә техничка да юк, выручка гына әллә ничә нульле суммага менеп җитәдер. «Шул кибеткә кереп кенә харап булдым», – ди бер ханым. «Башта тамак кырды, аннан температура күтәрелде, какырык беткәнче температура төшмәде. Баш авыртты, йөзтүбән ятып кына йокладым. Тын кысыла, эчтән сулышны кул белән кыскан кебек», – ди. 12 көннән соң гына температурасы төшкән. «Бер үк уколга ике дару кертеп кенә һәм көн саен әллә ничә дару эчеп кенә рәтләнә башладым», – ди. Ярый ла аның килене тәҗрибәле медик. Хуҗәмәттә хәзер бик күп кеше чирли. Шушы кибеттә карантин беткәнче бер каравылчы яки җыештыручы куймаска мөмкинме соң? Бу бит кешеләрнең сәламәтлеге өчен кирәк…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

БАШКАЛАРНЫ ТЫЙМАСЫН!

Узган санда әлеге сәхифәдә Нурлаттан Миназетдин Сәйфетдиновның «Нишлибез без?» дигән фикере басылды. Ул анда Болгар һәм Биләргә барулар турында да телгә алган, шуңа күрә үз фикеремне әйтми булдыра алмадым. Яшьтән үк Болгарга да, Биләренә дә йөрдем. Биләр безнең Әлки районына 35 чакрым гына ул. Сугыш вакытында әниләр дә кечкенә арба яки чиләккә бер тавык, бәрәңге салып китәләр иде шунда. Биләргә барып, тавыкларын чалып кайталар иде. Әбием дә: «Изге сулар, изге җирләр анда, ирләрегез сугыштан исән-сау кайтсын, баргач теләгез», – дип чыгарып җибәрә иде үзләрен. Аллага шөкер, әтиләр кайтты. Туганнарымны – 60лап кешене җыеп, үземнең дә шунда барып корбан чалганым, Коръән укытканым булды. Болгарга да йөрибез: дога кылып кайттык, намаз укыдык. Анда барган бөтен кеше дә таш тирәли әйләнеп йөри дигән сүз түгел әле ул. Үзең бармасаң барма, кешегә баруны тыйма. Матур урыннар күреп, дога кылып кайту өчен дә бара анда кеше.

Саидә ШАКИРОВА

Әлки районы, Базарлы Матак авылы

БОЛЬНИЦАГА АЛМЫЙЛАР

Киленем һәм улым гаиләләре белән Чаллыда яши. Икесе дә группада. Шулай да киленем җыештыручы булып эшли әле. Акча кирәк бит… Урамга чыгуы бушка китмәде – коронавирус йоктырып, чирләп ята. Ашыгыч ярдәм белән больницага илткәннәр. Үпкәләренең 30 процентка зарарлануы ачыкланган, тик аны больницада алып калмаганнар. Дарулар биреп кенә кайтарып җибәргәннәр. Сулый да алмый юньләп. Уколлар алып ята хәзер. Ахыры хәерле булсын инде…

Мәхруза ГАЗИМОВА

Мамадыш районы, Шәдче авылы

ӘРЕМ ДӘВАЛЫЙ

Интернетта коронавирустан дәвалану чаралары турында яза башладылар. Ләкин һәр кешенең организмы үзенчәлекле, бер кешегә яраган дару икенчесенә ярамаска мөмкин. Безнең шартларда элек-электән төрле паразитларга, вирусларга каршы әрем үләне кулланганнар. Тын юлларына, үпкәгә иң яхшы тәэсир итүче үлән шул. Бу пандемия чорында нигә кулланмаска әлеге үләнне? Әле авыру узды дигәндә дә, аның симптомнары тын юлларында, үпкәдә кала. Дәваланыйк әрем белән, ИншәАллаһ, күпләребез файдасын табарбыз. Мин аны чәй пешергән кебек кичтән пешереп калдырам да, икенче көнне кулланам. Ашар алдыннан ярты сәгать алдан аз гына йотып куям. Файдасын күрәм. Тик артык мавыгып китми генә кулланыгыз.

Рәис ӘХМӘТОВ

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии