Юбилейдан юбилейга

«Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем», – дип яза бөек Тукаебыз Кырлай авылы турында. Минем, бу юлларны бераз үзгәртеп:«Бу авылда мин туып, шактый гына торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем», – диясем килә. Авылыбызның исеме Килде Ураз, урысчага яраклаштырып, Кильдураз дип йөртәләр. Татарстан Республикасының Буа төбәгенә карый. Узган елның август аенда авылыбызда мәчетнең 25 еллык юбилей үткәрелгән иде. Бу турыда «Безнең гәҗит»нең «Иманга юл» сәхифәсендә (№37, 16 сентябрь, 2016) бик зур шау-шу тудырган «Без дә бардык юбилейга!» исемле мәкаләм дә басылып чыкты.

Быел 4нче июнь көнне авылда мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан юбилей узды. Сәгать унда башланган тантана кичке дүрттә чәй эчүләр белән тәмамланды. Бу чараны оештыручыларга, алып баручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Җырчы кызыбыз, авылдашыбыз Гүзәл Мәхмүтовага аерым рәхмәтләр. Бик күңелле үтте бу көн. 30-40 ел күрешмәгән авылдашлар, сыйныфташлар белән очраштык, сөйләштек.

Мәктәп директоры Әлфия ханымның чыгышы мине тирән уйга калдырды.

– Быелгы чыгарылыш сыйныфында ике укучы сынау бирә, ә мәктәптә барысы 59 бала укый, шуның яртысы – каяндыр күчеп килгән халыкның балалары. Бу бит, җәмәгать, унберьеллык мәктәп. Без 1969нчы елгы чыгарылышта 70 укучы идек, ә барысы 400дән артык бала укый иде. 1916нчы елны, патша заманында, сугыш, ачлык вакытында мәктәп ачыла, ә хәзер? Монда уйланырлык җирлек бар, җәмәгать. Бу демократлар безне упкынга китереп терәделәр бугай.

Район башлыгының, сәхнәгә чыгып:

– Иптәшләр! Мәктәпкә кем күпме булдыра ала булышыйк, ярдәм итик, – дигән сүзләре үзе ни тора бит ә, җәмәгать!

Бюджеттан, Пенсия фондыннан миллиардлаган акчалар урланган заманда!

«Ялтыр-йолтыр ялтырыйлар

Кремль идәннәре.

Шушы булдымы инде

«Булдырабыз!» – дигәннәре?»

Мескеннәр. Жәллим дә инде шул түрәләрне…

Йә ярый бераз күңеллерәк темага күчик әле. Бер гасырлык гомере булган мәктәбебезгә багышлап, шушы юлларны язган идем.

«Мәктәбем минем, мәктәбем,

Бер гасыр бит инде яшисең.

Күпме язмыш узды синең аша,

Син беләсең, ләкин дәшмисең.

Ничә буын озаттың олы юлга,

Төгәл санын беркем алмаган.

Син күтәрдең данын Кильдуразның,

Белемсезләр анда булмаган.

Кыңгыраулар чыңы колагымда

Беренчесе белән соңгысы.

Син кеше иттең безне, мәктәбебез!

Күңелемдә рәхмәт тойгысы».

Шул ук көнне авылыбыз зиратына барып, Коръән укып кайттык. Анда да бик зур эшләр башкарылган, чистартылган, капкалары алыштырылган. Бу эшләрне оештыручыларга, башкарып чыккан авыл яшьләренә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Ләкин анда да эшлиселәр байтак икән әле. Зиратның көньягындагы рәшәткәләрне элеккеге урыныннан алып, тигезләп, турылап күчерергә кирәк. Бу, билгеле инде, чыгымнар сорый. Без – авылдан күптән чыгып киткән кешеләр, авылдашлар, мәхәлләнең имам хатибы Кадим хәзрәт, җирле үзидарә җитәкчесе Мансур әфәнде, бергә җыелып, зиратлар, аның коймаларын тәртиптә тотар өчен аерым исемлек ачып, фонд булдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.

Мөхтәрәм авылдашлар, авылдан китеп читтә яшәүчеләр! Безнең күбебез бит бу эшләрне барыбер эшли алмый. Шуның өчен, хәлдән килгәнчә, акчалата ярдәм итик. Барыбызга да шунда барасы. Ил төкерсә, күл була, диләр. Акчаны авылдашыбыз Заһир Кадыйрҗан улы Мөхәммәтҗановка тапшырырга кирәк. Хәерле сәгатьләрдә башлап җибәрдек, җәмәгать. Исемлек ачылды инде.

Менә шулай мәш килеп, көннең үткәне сизелми дә калды. Күпме уңай энергияләр алып кайттык. Киләсе елга тагын берәр юбилей килеп чыкмасмы әле. Аллаһы Тәгалә барыбызга да күңел тынычлыгы, исәнлек һәм үзебезгә тиешле гомер биреп, күрешүләр насыйп итсен дигән теләктә калам.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан – Буа, Кильдураз – Казан

Комментарии