АП-АК РӘХМӘТ

Без туган мизгелдән гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар янәшә атлый. Фәрештәдәй безне озата килә. Алар – иң мәрхәмәтле, шифалы, пакь иясе. Ялгыш әйтәм бугай, бу хәтта дә түгел, ә гомер буе халыкка хезмәт итү. Әйе, төшенгәнсездер, медицина хезмәткәрләре хакында әйтүем. Русиядә Медицина хезмәткәрләре көне июнь аеның һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Шул уңайдан республикабыздагы әлеге ияләре арасында конкурс уздырыла. Быел икенче мәртәбә. 19 июньдә Пирамида мәдәни күңел ачу үзәгендә конкурс нәтиҗәләре билгеле булып, Ел табибы “Ак чәчәкләр” премиясен тапшыру тантанасы үткәрелде. Узган ел шушы чарада Президентыбыз Минтимер Шәймиев: “Минемчә, бу – иң бөек конкурс”, – дигән иде. Моның белән килешми мөмкин түгел. Тантанада күреп кайткан могҗизалардан соң, ак халатлы ияләренең бәһасез кешеләр булуын аңлыйсың.

ДЕБЮТ

Быел җиде номинация тәкъдим ителде. Һәркайсында өч кандидат булырга тиеш булса да, “Авыруларны кисәтүдә инновацион проектлар” номинациясенә дүрт кеше билгеләнгән иде. Конкурс комиссиясенең эше никадәр авыр булуы шуннан күренә инде. Кемнедер аерып алу, кайсындыр читтә калдыру җиңел булмагандыр. Чөнки үз һөнәрен яратып башкарган табибларның барысы да яхшы!

Җиңүче – Яңа Чишмә район үзәк больницасы баш табибы Ришат Нуретдин улы Билалов. Биредә онкологик авыруларны, артериаль гипертензия һәм йөрәк-кан тамыры авыруларын алдан ачыклау максатын куеп эшлиләр. Һәм, әйтергә кирәк, райондагы яман шеш авырулары соңгы ике-өч елда күпкә кимегән икән.

Бу һәм “Елның иң яхшы даруханәсе” номинацияләре конкурска быел беренче тапкыр куелган иде.

Сәхнәгә чакырылган өч провизор арасыннан иң яхшысын үзем мәңге сайлап ала алмас идем. Мәсәлән, Түбән Камадан килгән Әлфия Вагыйз кызы Зарипова мөдирлек иткән даруханә Кама артындагы иң зур профилактик дәвалау учреждениесендә урнашкан. Монда дару тарату персонификацияләнгән диделәр. Ягъни конкрет авыруга теге яки бу даруның ничек ярдәм итүе, дәвалау курсының ни рәвешле үтүе күзәтелә. Даруның больницада бүленүе, автоматлаштырылган системаларның тәүлек буе эшләве авыру кешегә тиз һәм эффектлы дәваланырга ярдәм итә.

даруханәләре” (“Казанские аптеки”) челтәре Татарстанда 2001 елдан эшли. Яр шәһәрендә урнашкан 20нче даруханә мөдире Эльвира Фәрит кызы Еникеева да әлеге номинациядә катнашты. Бу даруханәләрне күрмәгән кеше юктыр инде. Алар заманча технология, хезмәт күрсәтү осталыгы белән аерылып тора.

Шәһәр мөдирләре борынына чирткән кеше районы Яңа Кенәр авылы даруханәсе мөдире Зөлфия Камил кызы Зыятдинова булды. Авыл җирендәге даруханәнең ни мактанырлыгы бар инде дисезме? Бар икән шул! 70 еллык тарихы булган әлеге даруханәдә кайчандыр дарулар ясалган һәм ул бөтен районны дәвалау препаратлары белән тәэмин иткән. Бүген дә биредә сигез меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә. Фельдшер-акушерлык пунктларына да (алар сигез) дарулар моннан таратыла. Башка авыл даруханәләреннән аермалы буларак, Яңа Кенәр авылыныкы тәүлек буе эшли икән.

УНИКАЛЬ ВАКЫЙГА

Бу номинациягә тәкъдим ителгән ак халат ияләре белән танышканнан соң, могҗиза барлыгына ышана башлыйсың. Җиңүчеләр дә тулы бер коллектив булды монда.

Фирая Марат кызы Сабирова – Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге җитәкчесе. “Балагыз булмаячак”, – сүзен ишетеп тә, ышанычын җуймаганнар әлеге үзәккә мөрәҗәгать итә. Монда эшләүчеләр ярдәме белән иң беренче бала 2006 елда туа. Ә 2008 елда биредә өч игезәк дөньяга килгән. Балагыз булмаячак, дигән куркыныч диагноздан соң да, берьюлы ике кыз һәм бер малайның әти-әнисе булган кешеләрне күргәч, могҗизага ышанмый булдыра алмыйсың! Пробиркадан туган 500дән артык бала әлеге үзәк хисабында. Күпме балалы булу бәхетен татыган дигән сүз!

МАКТАУГА ЛАЕК КҮПЛӘР

Ел табибы дип Казан шәһәренең 7нче клиник больницасы җитәкчесе Равил Шамил улы Шәймәрданов аталды. Ул – иң авыр операцияләрнең методикасын камил белүче , 150ләп фәнни мәкалә авторы. Аның җитәкчелегендә 11 кандидатлык диссертациясе якланган.

Шулай ук “Елның медицина хезмәткәре” исеме астында шәфкать туташларын билгеләү дә булды. Килешәсездер, йөкнең иң авыры алар өстенә төшә. Авыруны башыннан алып ахырына кадәр алар карый. Тәнне генә түгел, рухны да дәвалый. Җиңүче итеп танылган Аида Вячеслав кызы Сафина да шундыйлардан. Аның үз девизы да бар хәтта: “Шәфкать туташы үз пациентына мөмкин кадәр якын булырга тиеш!”

Ел җитәкчесе итеп Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Фәрит Галимҗан улы Җиһаншинны билгеләделәр.

Җиденче номинациядә, гомумән, бер генә исем-фамилия аталды. “Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясен тәкъдим итүче – Казан дәүләт медицина университетының биохимия кафедрасы профессоры Дилявер Мирзабдулла улы Зөбәеров. 77 яшьтә булуына карамастан, ул әле дә студентларга белем бирә. Үзенең бар тормышын теоретик медицинага багышлаган Татарстан Республикасы фәннәр академиясе академигы, Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты да.

Тантана барышында сәхнәдән мондый сүзләр әйтелде: “Журналист белән табиб һөнәренең уртак ягы бар: алар икесе дә кеше күңелен җәрәхәтли һәм дәвалый ала, ләкин җәрәхәтләү очрагы журналистта күбрәк”. Сенсация артыннан куыпмы, матбугат чаралары табиблар хакында бик күп “пычрак чәчә”. Дөрес, арада үз эшен намус белән башкармаучылар да бардыр. Әмма табиб һөнәрен сайлаган кеше күңеле керле була алмый.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Изге һөнәрегез өчен рәхмәт сезгә!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Һөнәрләренең чын остасы

Тукай районы Теләнче Тамак авылында табиб-хирург Нәргиз Гариф улына күптән түгел 70 яшь тулды.

Бу табиб йөрәгеннән күпме шатлык, күпме борчу узган, күпме кеше гомерен саклап кала алган ул!

70 яшь тулганчы Теләнче Тамак больницасында табиб-хирург булып эшли алган икән, димәк, хезмәте бушка китмәгән. Хатын-кызлар табибы булып эшләгән тормыш иптәше Земфира Әнвәр кызы белән бер-берсен хөрмәт итеп, мәхәббәт белән яшәүләре – Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтедер.

…Бүгенге көндә Сарман районы Юлтимер авылында яшәп ятучы Хәнифә апа үзенең башыннан үткән хәлләрен елый-елый искә ала.

Өйдә биш бала. Кечесенә яшь ярым. Хәлем бик авыр. Теләнче Тамак больницасына хәлем бетеп килеп кердем. Мине табибы Земфира Әнвәр кызы кабул итте. Ул миңа берни дә белгертмәде.

Мине операциягә салдылар. Эшләрен башлап аз гына вакыт узуга, хирургия бүлегендә ут сүнде. ЗИД моторын эшләтеп, операцияне ясап чыга алдылар. 1975 елда булган хәл бу, хәзер 71 яшькә җиттем. Үземне бүген сау-сәламәт сизүем ул чакта Нәргиз Гариф улы, Земфирә Әнвәр кызы тырышлыгы нәтиҗәсе дә.

Рәхмәт үзләренә.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Яхшылык кына көтик!

“Фельдшер-лечебник” дип акка кара белән язылган дипломны кулга алу зур шатлык булды. Димәк, без фельдшер-акушерлык пунктларына – район, авылларга эшкә китәргә тиеш. Шәһәр тормышына авырлык белән ияләшә килгән, тел белүләре такыр-токыр булган авыл баласы өчен бу зур үрләр яулау белән бер булгандыр, дисәм дә ялгышмамдыр.

Берничәбез Якутия, Үзбәкстан, Казахстан тирәләренә юллама алса, кайберләребез шәһәрдә “Ашыгыч ярдәм” машинасында яисә завод-фабрикалар каршындагы “Сәламәтлек саклау пункт”ларында калып эшләүне кулайрак күрде. Кыскасы, кайсыбыз кая таралыштык. Дуслар, төркемдәшләр онытылмас булып күз алдында калды. Мин исә туган төбәгемә – Әтнә якларына юл тоттым.

Апрельнең карлы-яңгырлы көне. Бер атлы юлаучыга утырып, Югары Көек авылына кайтып кергәндә, өйлә авышып узган иде инде. Авыл Советы рәисе Талип абыйның җылы сүзләре, анда-санда узгалап китүче авыл кешеләренең үз итеп елмаюы, санитарка Сәлимәнең якын кешесен күргәндәй кочаклап ук алуы мине җылытып, тынычландырып җибәргәндәй булды. Мине алма әби өенә алып киттеләр.

Алма әби өендә мәхшәр булса, мед.пунктта тагын да начаррак. Анда-санда ватык шприцлар аунап ята, тәрәзә төбендә пыяла ампулалар, ниндидер таблеткалар, жгут резинкалары. Стенадагы бердәнбер буялмаган агач шкафта ашалып бетмәгән бал-май, күмәч калдыклары.

– Әйберләрне барлый торган берәр журнал-мазар, прививка хакында белешмәләр, балалар исемлеге бармы? – дип сорыйм. Өстәлдә бер-ике иске журнал бар үзе. Пунктка килгән кешеләр исемлеге һәм дару атамалары. Тагын ниләр бар икән соң?

– Инфаркт ясый инде бу миңа, – дип, пыр тузды Наҗия апа (медпунктта миңа кадәр эшләп йөргән хатын). – Миндә дистрофия, гипертония, ә син аптыратасың. Нинди инвентарь, нинди авырулар исемлеге тагын, больница якын, килсәләр, шунда җибәр дә тор. Ә инвентарь – өстәл, ике ватык урындык, кушетка, сарайда балта белән пычкы – бетте-китте.

Прививкалар хакында да сүз кыска булды.

– Балалар күп, больницадан килеп ясаштырып йөриләр.

Нәрсәдән башларга? Медпунктны рәткә китерә торыргамы? Авырулар, балалар исемлеге, беренче ярдәм кирәк-яраклары булдырыргамы яисә алма әби өен тәртипкә китерергәме? Үзем акушерка, үзем гинеколог, беррәттән теш табибы вазифаларын да башкарам, терапевт та, педиатр да…

План төзелде. Иң беренче эш – беренче ярдәм кирәк-яраклары булдырырга, авырулар, йөкле хатыннар, балалар исемлеге… Калган вакытта медпунктны рәткә салырга. Ә ял көннәрендә алма әби өенә “шторм” башларга.

Авылга тиз ияләшүемнең сәбәбе – алма әби булды. Ул эчкерсез, ачык күңелле, ягымлы. Өен юып, обойлар ябыштырып, тәрәзәгә пәрдәләр корып, гөлләр утырткач, дөньялар ямьләнеп киткәндәй булды.

Эшләгән елларым борчу-шатлык белән үтте. Төрле вакытлар булды. Һәркөн йокы алдыннан киемнәрне рәте белән куеп ята идем (чакыру булса, тиз генә киенер өчен). “Кызыл хач” сумкасының да минем янда гына төн үткәргән чаклары булды.

Безнең якларда Сабантуйлары бик тә матур уза. Авыл тулы кунак, су буйлары яшьләр тавышы, җыр-бию белән гөрләп тора. Бу бәйрәмне яшьләр арасында үткәрү миңа тәтеми шул. Әле авыру-мазар, әле берәр нинди хәвеф чыгып куя.

Прививкалар эше дә әкренләп җайга салынды. Берничә баланы бер өйгә яки медпунктка чакырып ясыйбыз. Һәрбер балага картотека тутырып куйдык. Мәктәптә дә һәркөнне булырга туры килә. Ис-мазар тию, бәрелү-сугылулар, грипп, дизентерия афәтләре булып кына тора.

Дуслашып, туганлашып беткән кызлар – укытучы Дания, бухгалтер Сәвия күз алдымнан беркайчан да китмәстер. Клубта куелган концерт-театр тамашалары да бездән башка узмый. Һәрберсенә ничек кенә вакыт табып бетергәнбездер. Ул авылдан аерылып киткәндә, юл буена тезелеп утырган ак каеннарның минем белән саубуллашып, озатып калулары мәңгегә күңелемә кереп калды.

Кадерле Югары Көек авылы халкы, хөрмәтле “Тельман” исемендәге колхоз җитәкчеләре! Миңа тормышта туры, гадел юл күрсәтүегез өчен, барыгызга да гомерем буена рәхмәтлемен.

Медицина өлкәсендә бергәләп тир түккән барлык дусларым! Һәммәгезне дә Медиклар көне белән тәбрик итәм. Җир йөзендә яшәү дәверебездә барыбызга да яхшылык – бары тик тыныч ал таңга уралган яхшылык кына теләп калам.

Фәрдия ҖИҺАНШИНА.

Казан.

Комментарии