Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

ЭЛЕК АШЛАМА БУЛМАГАН

Кайсы гына газетаны алсаң да, бакчачылар турында язалар. Бик әйбәт киңәшләр бирәләр, рәхмәт. Мин үзем дә бакча эшен, яшелчә, җиләк-җимеш утыртуны бик яратам. 20 еллап тәҗрибәм бар. Аллаһка шөкер, помидорын, кыярын, чөгендерен, сарымсагын утыртам, үзебезгә һәм оныкларга ел буе ашарга җитә. Мин бернинди ашлама да кертмим. Торфлы туфракка утыртам, көл сипкәлим, җылымса су сибәм. Минем уйлавым буенча, һава торышы әйбәт булса, җылы матур яңгырлар яуса, яшелчәгә ашлама кирәк тә түгел. Соңгы ике елда карбыз белән кавынны бик үстереп булмый. Элекке елларда, бигрәк тә 2010нчы елда уңыш шәп булган иде. Бер мисал китерәм. Сугыштан соңгы авыр еллар. Безнең колхозның биш гектар яшелчә бакчасы бар иде. Анда кыяр, кәбестә, кишер утырттылар. Кыярлары бик уңа иде. 200 хуҗалык ул вакытта, барысына да хезмәт хакына кыяр, ә көз көне кишерен, кәбестәсен өләшәләр иде. Буа бар иде, канал ярып, бакчага су кертәләр, чиләк белән ташып су сибәләр иде. Ул вакытта бернинди ашлама булмаган бит инде. Ә хәзер ашлама сибәбез, орлыкларны чыныктырабыз, диләр. Мин орлыкларны үзем әзерлим, кибеттән бик алганым юк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАЯН КИЛГӘНЕН БЕЛӘБЕЗ...

Массакүләм мәгълүмат чараларын әйтүем. Халыкны мыскыл итеп, түрәләрнең, хатыннарының күпме акча эшләгәнен язмасыннар иде. Без бит ул акчаларның каян килгәнен беләбез. Без булдырабыз, диеп үзләштергәннәрен дә аңлыйбыз. Әй, уңганнар да соң безнең түрәләребезнең хатыннары! Ирләренә караганда ничәшәр тапкырга күбрәк акча эшлиләр бит алар! Чынлыкта, ул бит – Русия байлыгы, ул халыкныкы да булырга тиеш. Бай да икән ләбаса безнең Русиябез! 30 елдан артык талыйлар СССРны сүгә-сүгә, һаман бетерә алмыйлар. Түз, халкым, түз, диясе генә кала...

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

МИН ТАБАН ШПОРЫН ҖИҢДЕМ

Аяк табанында шпор турында сорап язганнар иде. Мин үзем ул чирдән бик интектем һәм менә шушы ысул ярдәмендә дәваландым. 200 грамм дуңгыз салосы һәм бер баш уртача сарымсак аласың. Шуны иттарткыч аша чыгарып, килеп чыккан катнашманы коймак рәвешендә әвәләп, аякның авырткан төшенә куясың, өстеннән пленка белән бәйләп, оекбаш киеп ятасың. Берничә тапкыр шулай эшләгәннән соң, миндә эзе дә калмады ул шпор дигән нәрсәнең. Кешеләргә дә шулай дип киңәш биргәнем бар, булышты, дип рәхмәт әйтәләр иде.

Рашат ГАРИПОВ,

Яшел Үзән районы

Редакциядән: халык медицинасы буенча дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшеп алырга онытмагыз.

«КАЗНИТЬ НЕЛЬЗЯ ПОМИЛОВАТЬ»

Татарстанның бер шәһәрендә рульдә барган 83 яшьлек әби светофорга килеп кергән ана белән баланы бәрдергән дигән хәбәрне күрдем. Нинди авыр хәл – юл казасында имгәнү, Аллам күрсәтмәсен! Рульдә йөрүчеләргә игътибар, сабырлык бирсен. Менә 83 яшьтә машина йөртү дөрес түгел бит. Үз-үзеңне йөртү дә кыен картайгач. Мин үзем электрик, техник хезмәткәр булгач, 1995нче елда «права» алып, машинаны бик оста йөрттем. Ул елларны юллардан «Запорожец», мотоцикл, «Беларус» һәм, әлбәттә инде, калтырап, шалтыр-шолтыр килеп, КамАЗлар гына үтә иде. Хәзер бит капка төбе саен өч-дүрт машина тора. Ә урамга чыгып утырырга әбиләр юк. Кешеләр бик күп үлә. 83 яшьлек, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, реакциясе ноль булган әби яшь кешене, баласын үстерәсе әнине бәрдереп китә. Мондыйларны «помиловать нельзя». Нәрсә карый закон чыгаручылар? Ни өчен карчыкларга рөхсәт бар рульгә утырырга? Уйлансыннар түрәләр, депутатлар...

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!

Хөрмәтле «Безнең гәҗит». Газетаның бу елгы 6нчы апрель санында (№13) Мөслим районы, Татар Шураны авылыннан Зарип абый Гарифуллинның «Гәрәй куяннары» дигән язмасын укыдык. Ул безнең әти турында язылган, әни дә телгә алынган. Әткәбез Галиуллин Әхмәтгәрәй, әнкәбез Галиуллина Бибисалиха вафат булганга 32 ел үткәч, алар турында шундый җылы язма уку бик күңелле булды. Аларның үзләрен күргән кебек булдык. Барыбыз да елый-елый укыдык. Зарип абый алар турында бик төгәл язган. Аңа чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез. Сәламәт булып, тагын да озак еллар яшәвен телибез!

Гәрәйнең кызлары – АЛЬБИНА, МӨҖӘЛЛИЯ, СӘРИЯ, ЛИЮДӘ.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

 

 

Комментарии