- 24.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАБИБЛАРГА РӘХМӘТ!
Редакциябезгә шундый эчтәлектәге шалтыратулар гына түгел, хатлар да килә. Бүген шуларның икесен бер баш исеме астында берләштереп, газетабызда бирергә булдык. Арча районы, Түбән Оры авылыннан Тәслимә Шәрипова исемле укучыбыз болай дип яза: «Ноябрь ахыры-декабрь башында Яңа Кенәрдәге «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә ял итәргә туры килде. Җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев, табиб Рафия Рашатовна һәр ял итүчегә дәвалану билгели. Хезмәткәрләр җылы карашлары белән дәвалый. Андагы коллективның бердәмлегенә әле дә исем китеп утырам. Бүлмәләр дә матур, чиста. Шул хәтле тәмле итеп ашаталар. Нинди генә чаралар үткәрмәделәр шул өч атнада: «Пар канатлар», җыр-бию кичәләре, шул җирлекнең һәвәскәр шагыйрәсе Рузалия Насыйбуллинаның иҗаты белән танышу кичәсе. Инвалидлар декадасы уңаеннан Симетбаш мәдәният йорты үзешчәннәре, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары, Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге «Яшь йөрәкләр» ансамбле бик матур концертлар күрсәтте. 3нче бүлмәдә ятучылар исеменнән «Өмет» тернәкләндерү үзәге коллективына зур рәхмәт белдерәм».
Азнакай шәһәреннән Гөлнәзирә Галиева исә Казандагы 7нче больница хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә: «2015нче елның 29нчы июнендә операция ясаттым. Онкогинекология бүлеге җитәкчесе Наил Әзгәмович Габитовка, мине әнисен караган кебек дәвалаган яшь гинеколог Илмир Венерович Фәйзуллинга рәхмәтем чиксез. Авыр хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телим».
КАЙЧАН ИНДЕКСАЦИЯ ЯСАЛЫР?
66 яшьлек пенсионер танышым быелның 30нчы апреленә кадәр эшләде. Башка эшләмәячәк инде, эшеннән китте. Аңа пенсия индексациясе кайчан ясалачак икән?
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Менделеевск районы, Ижау авылы
Сорауга җавап алу өчен, Менделеевск районы Пенсия фонды идарәсенә шалтыраттык. «1нче июньнән 30ына кадәр әлеге кеше буенча мәгълүмат кабул ителсә, июльдә пенсияне индексацияләү турында карар чыгарылса, индексация август аенда ясалачак. Бернинди документ та кирәкми, аларны әлеге кеше эшләгән оешма үзе күчерәчәк», – дип җавап бирделәр безгә.
ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР
Мин – тыл ветераны, быел 79 яшемне тутырам. 7нче май көнне Мөслим районыннан 7 кешене, шул исәптән мине дә, Казанга Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанага алып бардылар. Без өлкәннәрне матур итеп каршы алып, яхшылап сыйлап, концерт күрсәтеп, күчтәнәчләр биреп озаттылар. Шулай зурлаганнары өчен район хакимиятенә һәм ветераннар советына зур рәхмәт!
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
МИЛЛИ ТӘРБИЯ ТУРЫНДА УЙЛАНЫЙК!
Мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия өлкәләренә һәм чит илләргә барганда, һәрчак андагы милләттәшләребез белән очраша. Татарстаннан ерак яшәсәләр дә, аларда милли хиснең югары дәрәҗәдә булуы – күркәм күренеш. Мәсәлән, күптән түгел Австрия башкаласы Вена шәһәрендә шундый очрашу булды. Милләттәшләребез Вена шәһәрендә татар балалар бакчасы ачулары турында шатланып сөйләде. Ә Казаныбызда фәкать татар телендә генә тәрбия бирә торган бакча бөтенләй юк дияргә була. Кайберләре татар бакчасы саналса да, аларда катнаш төркемнәр булу сәбәпле, балалар чын татар тәрбиясе ала алмый.
Сәгдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ПАЙ ҖИРЛӘРЕН ТАРТЫП АЛАЛАРМЫ?
Без пай җирләрен рәсмиләштердек. Тик соңгы вакытта Путин телевизордан, бертуктамый, эшкәртелмәгән җирләрне тартып алырга, дип сөйли башлагач, куркуга калдык. Бу закон пай җирен рәсмиләштергән, әмма эшкәртмәгән бөтен кешегә дә кагыламы, әллә зур-зур инвесторларга атап кына әйтелдеме икән?
Фирая ВӘЛИЕВА,
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы
«Шунысын төгәл әйтә алам: җир эшкәртелергә тиеш. Тик җир мәсьәләсе бик четерекле бит ул. Документларны карамыйча төгәл җавап биреп тә булмый. Бу очракта да шулай. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр без халыкны кабул итәбез, сорауларына җавап бирәбез. Шуңа күрә Фирая ханым да, бөтен документларын алып, туры минем яныма керсә, соравына тиешенчә җавап бирә алыр идек», – дип җавап бирде Балык Бистәсе районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Фәрит Вафин.
АМАРАНТ ОРЛЫГЫ БАР!
Балтач районы, Кариле авылыннан Зилирә Әхтәмова исемле укучыбыз: «Амарант орлыгын кайдан табып була икән?» – дигән сорау («Безнең гәҗит», №20, 18 май, 2016) биргән иде. Арча районыннан бер укучыбыз шалтыратты. «Тишелерме-юкмы икәнен белмим, ләкин миндә амарант орлыгы бар. Кирәк булган кеше минем белән элемтәгә чыксын иде», – диде ул. Аның телефон номеры редакциябездә. Чәршәмбе көнне турыдан туры элемтә вакытында шалтыратып сорый аласыз.
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии