- 24.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №19 (19 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Язгы каникулдан яңа көчләр җыеп, укырга килгән сыйныфташ егеттән ялларын ничек уздыруы турында сораштым. “Сизелмәде дә. 2 көн хәрби комиссариатта узды. Әле тагын чакырттылар. Яхшылап имтиханнарга да әзерләнә алмадым”, – диде ул.
Язга чыккач, югары классларда укучы егетләрне шулай хәрби комиссариатларга чакыртып җәфалый башлыйлар. Чынлыкта, дәрестән котылуларына сөенә-сөенә хәрби комиссариатка чыгып киткән егетләр хәле алай ук кызыгырлык түгел. Документлар белән төрле проблема, мең бәла белән медицина тикшерүе үтү, хәрби комиссариатта чиратта торулар – кыскасы, бик мәшәкатьле эш. Әле җитмәсә, төрле аңлашылмаучанлыклар да булып тора икән. Бер сыйныфташымның хәрби комиссариатта кәгазьләрен югалтканнар. Ул март буе Казан юлын таптады. “Ничә еллык кәгазьләрне 1 ай эчендә яңадан җыярга туры килде. 1 ай буе йөри торгач, Казаннан, больницалардан тәмам гайрәтем чикте. Әле документларның эше бетмәде, тагын кайчанга кадәр сузылыр”, – дип сөйләде ул.
18 яше тулган бер сыйныфташыма повестка да килгән инде. “Укып бетергәнне генә көтеп торалар, соңгы имтиханнан туп-туры армиягә алып китәрләр инде”, – дип шаярта “призывник”.
Егетләрнең сөйләшүе күбрәк шаяруга борыла әле. Армиягә мөнәсәбәтләре дә төрле. Күпчелек башта югары белем алырга, һөнәр үзләштерергә тели, аннан соң гына инде, бәлки, солдат булырлар. Башта армия сафларында хезмәт итеп кайтып, аннары белем алуларын дәвам итәргә планлаштырган бер-ике кыю егет тә табылды. Армия дигән сүз куркытмый тагын үзләрен. “Чын егет хезмәт итәргә тиеш”, – дип саный кайберәүләр.
Егетләр үзләрен тыныч тотса да, якыннары хәзердән үк борчыла башлаган инде. 18 яше тулган танышымның әнисе сөйли:
– Улым мәктәпне тәмамлагач, башта хезмәт итеп кайтырга теләвен белдерде. Балабызны югары уку йортына кертергә дә, армиядән алып калырга да мөмкинлегебез юк. Шулай булгач, барыбер хезмәт итәсе инде. Армиядәге төрле куркыныч хәлләр турында көн саен ишетелеп тора, телевизордан да бик еш күрсәтәләр. Улым өчен хәзердән үк борчылам.
Тормыш иминлеге дәресләренең бер өлеше егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә бүленгән. Дәреснең теоретик өлешен башлар алдыннан егетләр спортзалда беләкләрен ныгыта. Солдат шулпасын эчәргә физик яктан да, рухи яктан да әзерләнәләр. Тынычлап имтиханнарны тапшырып, укып бетерергә генә ирек куйсыннар иде үзләренә.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Арча районы, Мөндеш авылы.
Комментарии