БӘЙРӘМОВА ЭШЕНӘ ӨТЕРМЕ, НОКТАМЫ?

Хәтерлисезме, Яр суды Бәйрәмованы шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде. Ул 282нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни нәфрәт я дошманлык тудыру, кешелек абруен төшерүдә гаепле дип табылды. Бу хакта газетабызда берничә тапкыр яздык. Килгән хатлар да газета укучыларның әлеге хәлгә битараф булмавын раслый. , чыгарылган хөкем карарын нигезсез дип табып, Республика Югары судына мөрәҗәгать итте. Кичә шул судта хөкем карары укылды. Нәтиҗәдә, элеккеге карар үз көчендә калды.

Фәүзия апа, авыру сәбәпле, утырышка килә алмады. Яклаучысы исә соңгы сүз итеп, болай диде:

– Бик күп язучы, тарихчылар, Шәһәр Советы һәм Дәүләт Советы депутатлары карарында җинаять эзе тапмады. 34 китап авторы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең легендар шәхесе Фәүзия Бәйрәмовага чыгарылган хөкем карары нигезсез дип уйлыйбыз…

Чистай иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли утырышның ни белән тәмамлануын белер һәм Фәүзия Бәйрәмовага рухи яктан азмы-күпме ярдәм итәр өчен, Чистайдан ук килгән.

– Монда халык йөзләгән булыр, утырырга урын да җитмәс дип уйлап, иртән үк килгән идем. Кешенең битарафлыгына шаккаттым. Кайда халык?! Халыкны куркыту сәясәте алып барыла. Русиядә үз халкыңны якларга ярамый, – диде ул.

Осиново бистәсеннән килгән Илгизәр Бәдретдинов утырыш турында “Азатлык” радиосыннан ишеткән икән.

– Сеңлем, Чаллы шәһәрендә Зиннур Әһлиуллинга да прокурор кисәтү ясаган икән. 9 Май бәйрәмендә алар халыкка бер битле язма тараткан. Татарларны ничек кенә куркытмыйлар. Фәүзия апаңның алга таба да судлары була калса, халык күбрәк җыелсын өчен газетагызга игълан биреп булмас микән?! Нишләп кеше шундый ваемсыз икән?! – диде ул.

Флера апа Галимова да халык булмауга, милләттәшләребез җыелмауга пошынды.

Миңнәхмәт Сәхәпов: “Прокурорны судка бирергә кирәк”, – дигән тәкъдим белән чыкты.

– Бүген Фәүзия Бәйрәмова бик авыр хәлдә. Инсульт булган, операция кичергән кешегә әлеге суд утырышлары зур зыян сала. Башка бер генә илдә дә кеше авырган чакта суд утырышлары алып бармыйлар. Аның сәламәтлегенә зыян салганы өчен, прокурорның үзен судка бирергә кирәк, – диде ул. – Бу эш дәүләт заказы буенча эшләнә дигән фикердә торам. Европа судына кадәр барып җитәрбез!!!

Судта булган, катнашкан һәркем (прокурор белән судьялардан кала – авт.) әлеге карар белән килешми. Халык фикере дә исәпкә алынса, Фәүзия апаны, бәлки, хөкем дә итмәсләр иде, әмма…

Суд тәмамланып, урамга чыктык. Ә анда пикет. Берсе Фәүзия Бәйрәмованы яклауга, икенчесе исә 19 май – матбугаты көненә багышланган. Язылган шигарьләр Татарстандагы матбугат чараларының нинди хәлдә булуын ачык күрсәтә.

“Президент Миңнеханов! Татар телен белмәгән кеше ничек матбугатын җитәкли ала?!”, “Илшат Әминов! “ – Яңа Гасыр” татар телевизион каналы булырга тиеш!”, “Халыкка каршы эшләүче “Татмедиа” җитәкчеләре! Эштән китегез!”, “Татмедиа” – сүз ирегенең дошманы!”…

Миңнәхмәт Сәхапов татар матбугат чаралары турында үз фикерен ачып салды:

– Бүген Фәүзия Бәйрәмова утырышына татар газета-журналыннан, татар телевидениесеннән кем дә булса килгән дип уйлыйсызмы?! Барысы да “Татмедиа” кулында булгач, алардан тагын ни көтәсең?!

Ул гына түгел, 18 май – Кырым татарлары депортациясе көне. Бу хакта сөйләүче шигарьләр дә бар иде.

Кыскасы, менә шулар. Ә Фәүзия Бәйрәмова эшенә нокта куелырмы, юкмы, әлегә билгесез. Европа судында Русиядән шикаятьләр болай да җитәрлек. Бу эш тә шул “җитәрлек”нең берсе булмас дип кистереп әйтү бүген мөмкин түгел.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

“ГАЙБӘТКӘ ЫШАНМАГЫЗ!”

Хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Ф.Бәйрәмова шартлы рәвештә берьеллык хөкем белән генә котылгач шатланган идем.

Хәзер халык арасында шундый сүз йөри: имеш, ул М.Җәлилнең туган якларында булган һәм Мусага каршы компромат җыеп йөргән. Дөресме бу, гайбәтме? Үзеннән сорашып, бу хакта язып чыксагыз иде.

Муса Җәлилне пычратырга тырышучылар болай да күп бит. Тагын нинди пычрак эзлиләр? Ул да шул пычратучылар сафына басканмы?

З.ӘХМӘТҖАНОВ.

Түбән Кама шәһәре.

Бу хатка язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия апа БӘЙРӘМОВА болай дип җавап бирде:

– Минем беркайчан да Муса Җәлил туган якларга барып, аңа каршы компромат җыеп йөргәнем юк. Андый түбәнлектән Аллам сакласын! Моннан ун ел элек Оренбург өлкәсендәге ул авыл аша үтеп китәргә туры килде. Шунда җирле хакимияткә кереп, бүләккә китапларымны калдырган идем, алар белән башка элемтәм юк. Моннан нәкъ 20 ел элек Германиянең Мюнхен һәм башка шәһәрләрендә булып, Муса Җәлил белән бергә «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән татарлар белән танышкан идем. Аннан Муса Җәлил турында шактый истәлекләр дә алып кайттым, әмма аларның күбесе Җәлилгә карата уңай фикердә түгел иде. Шуңа күрә ул истәлекләрне дөньяга чыгармадым да. Соңгы елларда тагын берничә тапкыр Германиядә булып, «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән татарлар белән тагын очраштым. Милләттәшебез Гариф Солтанның тормышы һәм язмышы кызыксындырды мине. Аның белән очрашып, бик күп яңа мәгълүмат алдым. Органнарның тырышлыгы белән милли хокукчы, галим Гариф Солтан Муса Җәлилне сатучы, дигән кара гайбәт таратылган иде. Бу яланы юкка чыгару өчен, Гариф абый турында берничә мәкалә яздым, әңгәмәләр бирдем. Аларда Гариф абый берничә урында Муса Җәлил турында үзе белгәннәрне әйтә. Мисалга, ул Җәлилгә алман паспорты алып бирергә, Берлинда фатир табарга булыша, алар бергә легионда татарлар белән очрашып йөри… Органнарга Гариф абыйның бу хатирәләре бер дә ошамады һәм алар минем өскә ябырылды. Имеш, мин Муса Җәлилне пычратам, алманнарга хезмәт иткән кешене – Гариф Солтанны күтәреп чыгам икән! Югыйсә Муса Җәлил турында бернинди яман сүз дә әйтмәдем, киресенчә, аның “Моабит” төрмәсендә язылган шигырьләрен яратам.

Минем тирәдәге бу ыгы-зыгы ни өчен килеп чыкты соң? Чөнки органнарга мине Милли Мәҗлес белән генә түгел, Муса Җәлил, Гитлер белән дә бәйләп, фашистлар яклы итеп күрсәтү өчен кирәк иде. Әмма судта бу эшләре барып чыкмады, алар матбугатта минем хакта кара гайбәт тарату белән генә чикләнде. Хәзергә чикләнделәр, әмма һәр язмамда казынып, миннән дошман эзлиләр. Кызганычка, кешеләрнең кайберсе бу гайбәтләргә ышана, чөнки халыкта дөрес мәгълүмат юк. Түбән Кама шәһәреннән килгән хат та шуның ачык мисалы булып тора.

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

Фәүзия бездә дә булды…

Фәүзия ханым турындагы хәбәрләр күңелне әрнетә. Үз илендә үз халкын яклап чыккан өчен хөкем итүләре гаҗәпләндерә. Татарстанда дә дәүләт теле дип, депутатлар канун чыгарган. Үзләре исә аны үтәми. Татар белән татар русча сөйләшсә, алар инде маңкорт була. Димәк, юкка чыккан милләт.

Фәүзия ханым 2008 елда авылыбызда булып китте. Аның Чиләбе өлкәсеннән кайтып килүе иде. Без аны чакырдык, ул каршы килмәде. Рәхмәт үзенә. Авыл мәктәбендә халык белән очрашу булды. Җәмәгать белән өйлә намазы укыдык. Фәүзия ханым, мәчеткә кереп, сәдака да салып чыкты. Бу кыю татар кызына исәнлек теләп калабыз.

Һади КОТЛЫЙ.

Свердловск өлкәсе, Өфе-Шигер авылы.

Депутатлар кайда?

Милләтебез, динебез өчен көрәшкән Фәүзия Бәйрәмованы төрмәгә утыртып куярга теләделәр. Бер гаебе булмаган кешене ничек шулай хөкем итәргә була?! Безнең илдә, кызганычка, башта салып таптыйлар, аннары кирәк тапсалар – күтәрәләр. Шуны әйтәсе килә: без сезне хөрмәт итәбез. Татар халкы аңламый, дип уйламагыз. Һәркем барысын да белеп тора. Бары куркалар гына. Ә менә депутатларыбыз ни карый икән? Бу турыда нәрсә уйлыйлар? Аларның да фикерләрен ишетәсе килә.

Фәндисә ШАКИРОВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии