Мин дә китапханәче булдым

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап – белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган.

Кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар hәм китаплар баета. Кешелек байлыгы – китап, ләкин ни кызганыч, китап тирәсендәге даирә көннән-көн тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Китап ул – фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчебезгә без һәрвакыт рәхмәтле!

Мин кечкенәдән китапка тартылып үстем. Матур әдәбиятны яраткангадыр, ана теленнән, әдәбият дәресләреннән гел яхшы билгеләр генә ала идем. Әлбәттә, монда укытучыларым Татьяна Анатольевна, Гөлнур Әхмәтоваларның дә өлеше зур булгандыр. Беренчесе минем тәүге укытучым булса, икенчесе ана теленнән белем биргән укытучыларымның берсе иде. Үз эшләренә бөтен җанын биреп эшләгән укытучылар гына бала күңеленә шундый игелекле орлыклар сала аладыр. Бәлки китап укырга яратуым минем иҗат дөньяма сукмак та салгандыр әле, кем белә!

Берничә ел элек, син китапханәдә эшләячәксең, дип әйткән булсалар, валлаһи, ышанмаган булыр идем. Язмышымның миңа әзерләп куйган тагын бер көтелмәгән бүләге булгандыр дип кабул иттем мин әлеге эшне. Бераз гына каушау һәм югалып калу да булмады түгел, яшермим. Чөнки монда бөтенләй үзгә бер мохит, ниндидер таныш булмаган бер серлелек, яңа коллектив һәм шул ук вакытта искиткеч бай мираслы китап киштәләре каршы алды мине биредә.

«Китапханәченең нинди эше бар соң аның?» – дигәннәрен дә ишетергә туры килә кайчак. Үзем дә эшкә кергәнче аларның эшен күпкә җиңел итеп күзаллый идем. Эчке дөньясында кайный башлагач, аның очсыз-кырыйсыз эш икәненә төшендем. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Элекке калып белән эшләсәң, бернигә ирешеп булмый.

Иң беренче чиратта китапханәче кызыксындыру уятырга тиеш. Кешеләрне кызыксындырырдай яңа ысуллар уйлап табарга кирәк. Бу һөнәреңне дә күрсәтү була. Шул очракта китап сөючеләр дә арта, яшьләр дә китапханәгә килә башлый. Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, күңел биреп башкарырга кирәк.

Шушы язмамны төгәлләп, мин үземнең яңа хезмәттәшләремнең барысына да эшләрендә уңышлар, сабырлык һәм китап укучыларының артып торуын телим. Ил-көннәребез тыныч булып, башкарган эшләребездән тәм табып эшләргә язсын!

 Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии