Истәлек-хатирәләр

«Безнең гәҗит»не яратып укучы, дусларым! Бүген, үземнең яшьлек елларында язып барган көндәлек дәфтәремне барлап утырганда, бөтен нечкәлекләренә кадәр язып куелган бер язмама тап булдым. Шул язманы сезнең белән дә уртаклашу теләге туды.

«1976нчы елның 29нчы мартында, кичке сәгать җидедә авылыбызның Мәдәният йортында композитор Зиннур Гыйбадуллин, «Ялкын» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе – шагыйрь Абдулла Сәләхетдинов, Азнакай районының «Маяк» газетасы редакциясеннән язучы Мәхмүт Хәсәнов, районыбызның яшь шагыйре Нур Әхмәдиевлар катнашында музыкаль-әдәби кичә уздырылды. Бу кичәдә килгән кунаклар һәрберсе үз осталыкларын күрсәтте. Нур Әхмәдиев – үзенең шигырьләрен, Мәхмүт Хәсәнов – «Ярты алма» хикәясен һәм «Юллар, юллар» дигән романыннан өзекләр, шагыйрь Абдулла Сәләхетдинов үзенең шигырьләрен һәм мәсәлләрен укыды.

Композитор Зиннур Гыйбадуллин кичәнең икенче өлешен үзе генә алып барды һәм бик күңелле итеп: үзе сөйләп, үзе уйнап, үзе җырлап. Ул үзенең «Атлар чаба» (Сагынудан дәва юк икән), «Өмет», «Шәле авылы», Өчкүл авылы», «Бәрәңге» (Мари Иле республикасындагы район), «Яшь гомер», һ.б. көйләрен, шулай ук беренче тапкыр үзебезнең авылыбызга багышлап Абдулла Сәләхетдинов сүзләренә язылган «Урманай» дигән җырын башкарды. Җыр, әлбәттә, авыл халкының күңеленә хуш килде һәм зур алкышлар белән кабул ителде.

Кичәдән соң Зиннур Гыйбадуллин бу җырны үзенең тальянында уйнап, без, яшьләргә, өйрәтергә дә өлгерде. Менә шундый күтәренке рухта кичәбез тәмамланды».

Мин моны ни өчен язарга булдым? Хатирәләрне үз вакытында теркәп барсаң, ул бөтен нечкәлеге белән истәлек булып кала. Ә үткәннәр – алар барысы да тарих. Соңгы елларда авылларыбызның үткәнен барлап, китап чыгару бик матур гадәткә әверелде. 2018нче елда Урманай авыл җирлеге буенча да «Бай тарихлы Урманай» дигән саллы гына китап дөнья күрде. Китапны иҗат итү барышында шушы китапка кертелгән «Урманай» җырының тарихын барлауда кайчандыр үз вакытында язып куелган кечкенә генә истәлек язмамның кирәге чыгуына мин бик куандым. Ни дисәң дә ярты гасырга якын вакыт узган. Вакытлар узу белән үткәннәрне бөтен барлыгы белән искә төшерү мөмкин түгел.

Гомумән, шушы китапны иҗат итү буенча оешкан иҗат берлегенең бер әгъзасы була алуым белән дә үземне бик бәхетле саныйм. Шуны аңладым: без узган гасырда туып үскән балалар, татар авылында үсеп, татар мәктәбендә белем алып, гомеребезне татар мохитендә яшәп уздырсак та хәтта үз фамилияләребезне дә татарча яза белмәгәнбез икән. Безгә моны, туры сүзле, үткер каләм иясе, шушы китапның баш мөхәррире булган якташ шагыйребез Илдус абый Гыйләҗев төшендерде. Без аның ярдәме белән чын мәгънәсендә татарча дөрес итеп язарга өйрәндек. Нинди күңелле көннәр артта калды... Кызганыч, Илдус абый китапка кагылышлы бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшләп бетереп, китап чыкканын күрә алмыйча бакыйлыкка күчте. Илдус абыйны югалту кайгысын без бик авыр кичердек, бөтенләй ятим калган кебек булдык. Аның төгәллеге, пөхтәлеге, юмартлыгы, кирәк чакта җор телле була белүе, татар халкы һәм ана телебезнең киләчәге өчен җанын бирергә дә әзер булуы эш-гамәлләрендә генә түгел, ә шигырьләрендә дә киң чагылыш таба. Аның шигырьләрен укып туя торган түгел. Аларның һәрберсендә тирән мәгънә ята, кат-кат укыган саен аның асылына ныграк төшенә барасың.

Менә шундый олуг шәхес белән якыннан аралашып кала алуым белән мин чиксез горурланам! Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул бит чын мәгънәсендә иҗатка бирелгән һәм тормышны яратучы гади Җир кешесе иде. Шушы язмамда аны искә алуым рухына дога булып барсын.

 Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии