Карантинлы картлык

Карантинлы картлык

Милләттәшләребез арасында миһербанлы кешеләр һәрчак булган һәм бүген дә бар. Заманчалап, волонтерлар, дип әйтсәк тә була аларны. Дәүләт органнары оештырып биргәннәреннән аермалы буларак, авылларда үзләре белгән кешеләрне үз хисапларына шефлыкка алучылар да бар. Бу арада тирә-якта карантин хөкем сөргәндә бу аеруча тирән мәгънәгә ия. Ачык интернет чыганаклары белән танышып утырганда таныш кешеләр төшерелгән видеоролик күземә чалынды. Бу турыда бераз тәфсилләбрәк язарга булдым.

Тыл ветераны Минсылу апа Мөхәммәтгалиевага 94 яшь. Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган. Гомер буе ул Тымытыкта ашханә, урта мәктәп һ.б. оешмаларда җыештыручы булып эшли, колхозда төрле эшләрдә катнаша. Андыйларга пенсияне ару түлиләр дигән сүз йөри, әмма бу дөрес түгел, әби 13 мең сум ала. Ремонт күрмәгән иске өе кышларын өстендәге бишмәтен салып йокларлык булмый, ди авылдашлары. Кемнәрдер, сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәләрендә татучылар буларак, торак шартларын яхшырта алды бит. Нишләп бу программа Минсылу әбине читләтеп үтте икән?

Тымытыкта бик күп буш яткан таш биналарга йозак эленгән. Әле соңгы елларда гына кирпечтән төзелгән бер катлы менә дигән хастаханә бинасын сүттеләр. Аның төзелү вакыты да минем күз алдында – 1970нче еллар уртасында гына иде бит әле. Кирәксез булгач, аны ветераннар йорты итеп җиһазлап, Минсылу апа кебек 10 ялгыз кешегә менә дигән тулай торак ясап бирәсе иде. Юк, алай итсәң, кешечә була бит. Тымытык үзәгендә ике административ бинаның искесе буш диярлек. Минсылу апа күрше-тирәсендә яшәүче миһербанлы кешеләр, ягъни волонтерлар кайгыртуы аркасында Ходай биргән гомерен яшәп ята.

Ленинга –150 ел, ТАССРга – 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулганда Минсылу әби кебек ярдәмгә мохтаҗ 80-90 яшьлекләр дә бар бит арабызда. Алар гомер буе ил өчен дип бил бөксәләр дә, бу көнгә калырбыз дип башларына да китермәгәннәрдер. Сугыш чоры балалары дип сөйләнүебез дә буш сүзләр генә булып кала бирә. Элеккеге район үзәгендә, урта мәктәбе дә авыл күрке булып торган Тымытыкта яшь буынга нинди үрнәк күрсәтәбез бит, җәмәгать!

Муниципаль берәмлек депутаты, хезмәт

ветераны, журналист Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Азнакай районы

Комментарии