«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ОЕШМА ЯБЫЛДЫ, ХЕЗМӘТ КҮРСӘТЕЛМӘДЕ

«Сәламәтлек комбинаты»нда («Комбинат здоровья») урнашкан фитнес үзәгенә абонемент картасы сатып алган идем. «Комбинат» бинасы ябылгач, фитнес үзәге дә эшчәнлеген туктатты. Акчаларым бушка түләнгән булып калды. Мин аларны кире кайтара аламмы? Кая мөрәҗәгать итәргә?

Кадрия ХӘКИМОВА,

Казан шәһәре

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге баш белгече Роза Җәүдәт кызы Минапова җавап бирә:

– Оешма эшчәнлеген туктатса, аның бурычларын, вазыйфаларын хәзерге вакытта нинди оешма үз өстенә алганлыгын белергә кирәк. Моның өчен элек фитнес үзәге кайсы районда эшләгән, шул район хакимиятенә шалтыратып белешү дә җитә. Ябылган фитнес-үзәк урынында нинди оешма үз эшчәнлеген башлаган икән? Бу мәгълүматны белешкәч, дәгъва хаты (претензия) язарга кирәк, эчтәлегендә күрсәтелсен: «Шундый-шундый хезмәтләр өчен шуның кадәр суммада акча түләдем, бу хезмәтләрне күрсәтмәделәр, шуңа күрә билгеле бер период өчен акчамны кире кайтаруыгызны сорыйм». Әлеге хатны ябылган оешманың вазыйфаларын башкаруны үз өстенә алган оешмага юлласыннар.

БИШ БАЛАЛЫ ПЕНСИОНЕРГА БАРМЫ?

Бала үстергән кешеләрнең пенсиясенә өстәмә акча бирелә дигән сүз укыган идем. Минем биш балам бар, үзем 1949нчы елгы. Барыбыз да исән. Бу өстәмә акча кайсы очракларда бирелә икән?

Илсөяр ЛАТЫЙПОВА,

Минзәлә районы, Югары Тәкермән авылы

Соравыгызга җавапны Казан шәһәрендә урнашкан Русия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе белгече Луиза Михайловадан алдык:

– Әгәр сезгә пенсия 2015нче елга кадәр үк билгеләнгән булса, пенсиягезне кире исәпләүләрен сорау мөмкинлегегез бар. Балагыз туган вакытка сезнең белән эш бирүче арасында төзелгән хезмәт килешүе булса, бала караган чор – хезмәт стажына кертелә. Исәп- хисап ясаганда бу елларыгыз баллга әйләндерелә. Әгәр шуның нәтиҗәсендә пенсиягезнең арту мөмкинлеге бар икән – сезгә аны яңадан исәпләп арттырылган пенсия итеп түләячәкләр, ләкин кайбер очракларда пенсия артмаска да мөмкин, ул вакытта, пенсияне яңадан исәпләү башкарылмаячак. Исәпләтеп карау өчен районнардагы Пенсия фондларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – диде ул.

КҮРГӘННӘРЕМ ДӨРЕСМЕ?

Интернеттан карап утырган вакытта шундый мәгълүматка тап булган идем: янәсе, пенсионер берәр кешене карап, тәрбияләп торса, аңа 1200 сум өстәмә түләү бирәләр. Интернетта, пенсионерга үз оныгын тәрбияли дип тә документлар рәсмиләштереп була, диелгән…

Әлфия ӘХМӘТОВА,

Лаеш шәһәре

14 яше тулган теләсә кем 80 яшьтән өлкәнрәк булганны яки беренче төркем инвалидны тәрбияләү хокукына ия. Әмма бер шарт белән: кеше пенсиядә булырга яки эшләргә тиеш түгел. Шуннан чыгып караганда да, без интернеттагы бу мәгълүматның дөрес булмавын аңлыйбыз. Пенсионер башка кешене тәрбияләүче булып тора алмый, чөнки ул хезмәткә яраклы кеше саналмый, дип аңлаттылар безгә Русия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе белгечләре.

ӘГЕРҖЕ ХАЛКЫН КЫЗГАНЫП

Газетагызның 15нче санында (11 апрель, 2018 ел) «Танымыйм сине, Әгерҗем!» дигән язма чыккан иде. Әгерҗедә эш булмавы, яшьләрнең читкә китүе, җирләрне инвесторлар алып бетергәнлеге турында иде ул.

Мин Чаллыда сөт сатам, ерак түгел «Колизей» дигән күңел ачу комплексы урнашкан. Ул хәзер ташландык хәлдә инде. («Колизей»ны 2014нче елда сатуга куйганнар иде. Аның бәясе ул вакытта 200 миллион сумнан артыграк дип билгеләнде. Бу вакытта «Колизей» хуҗаларының җирдән кулланганы өчен шәһәр бюджетына түләмәгән 700 мең сум бурычы да бар иде – А.З.) Шул бинада сакчылар утыра. Бу бинаны Әгерҗе «глава»сыныкы, дип сөйләделәр. Элеккегесенекеме, хәзергесенекеме – аңлап бетерә алмадым. Кайсыныкы гына булса да, шул бер район акчаларына сатып алынган бит инде ул!

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ЮЛЛАМАМНЫ ҮЛГӘЧ БИРЕРЛӘРМЕ?

2015нче елда Пенсия фондыннан санаторийга юллама бирүләрен сорап, гариза яздым. Шуннан бирле ай саен иремнең дә, үземнең дә пенсиябездән 110 сум тирәсе акчаны алып баралар. Безне: «Ике ел эчендә юллама булыр», – дип ышандырдылар. 4 ел була бит инде, әле дә бирмиләр. Быел ел башында була дигәннәр иде, ай саен шалтыратам, әле мартта, әле майда, әле апрельдә шалтыратыгыз, дип тик торалар.

Минем белән бер үк вакытта бер хатын-кыз да юллама сорап гариза язган иде, аңа күптән бирделәр – барып кайтты. Ә безгә һаман да юк. Без бит инде олы яшьтәге кешеләр, иремә 78 яшь тула, йөри алмый торган инвалид. Үлүебезне көтәләрме икән әллә, нишләп безгә юллама юк? Кешеләр бит елына икешәр тапкыр бара!

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

Зарыгыз буенча Русия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының Чистай шәһәрендәге филиалы баш белгече Гөлнара Ислямова белән сөйләштек. Баш белгеч аңлатуынча, әлегә 2015нче елда гариза язучыларны юллама алачак кешеләр «агымына» кертмәгәннәр. Бу агым ике-өч елга бер генә оештырыла икән. Димәк, сезгә дә ике елсыз юллама булмаячак, дип аңлаттылар безгә.

МӘКТӘПТӘГЕ «ТӘРТИПЛӘР» 2

Газетагызның 15нче санында (11 апрель, 2018), шушы сәхифәдә Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗановның 171нче мәктәптәге тәртипсезлекләр турында язганын укыдым. Минем дә биредә өч оныгым белем ала. Беләсезме, нәкъ шушындый зарлар белән сезгә шалтыратырга дип, үзем дә күптән җыенып йөри идем – кул гына җитмәде. «Безнең гәҗит»тә бу турыда язма чыкканнан соң, ике көн тирәсе бәдрәфләре эшләмичә ябылып торды, сез килә дип, чистарттырганнардыр инде мөгаен, керерлек түгел иде бит. Бу Әхтәм дигән кешенең шалтыратуын бастырып чыгарганнан соң, яшел футболкалар сатуын саталар, әмма шушы язмадан соң, элеккеге кебек мәҗбүриләп түгел, теләге булган кешегә, диебрәк кенә саталар. Монда язылганнарның ноктасына кадәр дөрес! Директор ханым акланып та маташмасын, бу хакта бөтен ата- аналар белә, язарга гына куркалар – балаларның укыйсы бар бит әле.

Сәкинә ФӘТТАХОВА,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии