«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

МИН ТҮЛӘРГӘ ТИЕШМЕ?

Күптән түгел генә миңа 93 яшь тулды. Сугышның үзендә катнашудан аз гына калдым, сугышта булмадым, әмма тыл ветеранымын. Шуңа карамастан, бернинди ташлама бирмиләр: үзара салым акчасына кадәр түлим. Мин моны түләргә тиешме?

Минвәли ГАЛИЕВ

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

Сезнең соравыгыз буенча җирлек башлыгыгыз Кәбиров Фәһим Хамат улына шалтыраттык. Чөнки кемнәргә ташламалар ясау-ясамауны һәр район үзе хәл итә.

– Ул без уйлап чыгарган әйбер түгел, районнан кушылган. Бездә, мәсәлән, ташлама сугыш ветераннарына, беренче төркем инвалидларга һәм көндезге бүлектә укый торган студентларга каралган. Үзара салым кеше башына 400 сум билгеләнде. Минвәли абый чүп чыгарган өчен түләү кәгазе җибәрүләреннән дә зарланып килгән иде инде безгә. «Мунчага гына ягам мин чүпне, чыгармыйм», – дип. Тик нишләтә алабыз, монысы да федераль дәрәҗәдәге закон нигезендә алына, – дип җавап бирде ул.

ПЕНСИЯМНЕҢ ЯРТЫСЫ КАЙДА?

Гыйнвар аенда 16387 сум пенсия алган идем. Февраль һәм март айларында исә, шуның яртысын: 8139 сумын гына түләделәр. Сәбәбе нәрсәдә икән?

Фәрит ШАКИРОВ

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Айгөл ЗАКИРОВА: Фәрит абый, зарыгыз буенча Русия Пенсия фондының Мөслим районындагы бүлекчәсе белгечләре белән сөйләштем. Суд карары нигезендә, суд приставлары пенсиягезнең яртысын ай саен алып кала башлаган. Ниндидер түләнмәгән штрафыгыз бар, диделәр. Штрафыгызның күләме 32 мең сумнан артык. Шушы акчалар түләнеп бетмичә, пенсиягез тулысынча килмәячәк. Сүз нинди штраф хакында бара: монысын суд приставлары янына барып, үзегезнең ачыклавыгыз кирәк. Бәлки, түләнмәгән кредитыгыз булгандыр. Анысын әйтә алмадылар.

ӨЙ МИҢА КАЛСЫН ӨЧЕН НИШЛИМ?

Минем соравым мирас буенча. Мин хәзерге көндә бабамның өендә яшим. Үзем анда пропискада. Бабай инде өлкән яшьтә, «Мин үлә-нитә калсам, өем сиңа булсын иде», – ди. Тик аның миннән башка да 4 оныгы бар, киләчәктә милек өчен җәнҗаллар чыгып бетәргә мөмкин. Шуңа күрә соравым бар, башка туганнар дәгъва итә алмаслык итеп нәрсә эшләсәк яхшырак икән: «дарственный» эшләтсәкме, васыятьнамә яздырсакмы?

Айзат ӘНВӘРОВ

Мөслим районы

Кайсысы яхшырак булуын без сезгә киңәш итә алмыйбыз, үзегез сайлагыз. Бабагыз васыятьнамә язса да, өен бүләк итеп бирсә дә, аның хуҗасы сез булачаксыз. Тик васыятьнамә язылган очракта, бу милекнең сезгә генә калуы белән килешмәгән башка туганнар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Бабайның туры мирасчылары арасында пенсионерлар, инвалидлар булса, милеккә алар да өлеш сорап дәгъва итә ала. Туры мирасчылар исемлегенә оныклар керми, хатыны, балалары гына. Алар булмаганда икенче мирасчылар исәпкә алына ала. Ә милек бүләк итеп бирелгәндә – милеккә өметләнүчеләр «дарственный»ны юкка чыгару өчен судка дәгъва итә ала.

Васыятьнамә ул – үзең үлгәннән соң милкеңне нишләтәчәкләрен билгеләп калдыру. Бабагыз йортын сезгә васыять итеп калдыра икән, ул бары тик бабагыз үлгәннән соң гына сезнеке булып саналачак. Бабай исән вакытта сез бу йортны сата да, арендага да бирә алмыйсыз.

Бүләк итүгә килгәндә – бу килешү бабай исән чакта эшләнергә тиеш һәм «Мин үлгәннән соң гына бүләк булып калсын», – дигән әйбер бу килешүдә була алмый. Әгәр бүләк итү килешүе төзеләчәк икән, Росреестрда дәүләт регистрациясен узганнан соң, йорт шунда ук сезнеке булып санала башлаячак. Бабай үлгәннән соң түгел, ул исән вакытта ук. Кызганыч, бу юл белән бик күп милек ияләре төп башына утырып та кала.

ШАМКАЙНЫ ЮГАЛТТЫМ

Соңгы арада Рәшит Шамкайның телевизордан күренгәне юк. Хәлләре ничек икән, сәламәтме икән ул?

Шәүкәт ГАЙНАНОВ

Әлмәт шәһәре

Рәшит абый исән-сау, әле күптән түгел генә «Интертат»ка интервью да бирде. Интервьюдан өзек китерәбез:

«Карлы, буранлы көннәрдә үземне яхшы хис итмим. Хастаханәдә ятып чыктым, баш әйләнә, кан басымым югары. Мактанырлык түгел, тик зарлана да алмыйм. Әле болай булгач, әйбәт. Суфия апагызны юксынам. Суфия сыман хатыннар башка юк. Бик чиста күңелле, тыныч иде. Башка кеше белән яшәү күз алдыма да килми. Суфия белән сыйпашып яшәмәдек – язмышның ачысын да, төчесен дә бергә кичердек. Авырлыклар күп булса да, аерылышмадык, кулга-кул тотынышып йөрдек. Минем белән яшәүләре җиңел булмады. Шамкай булгач та, гел көлеп яшәмәдек. Суфия үзе дә: «Синең белән яшәп рәхәт күрдем», – дип әйтмәде. Артык тыйнак иде…».

БИТЛЕКНЕ ҮЗЕГЕЗ ЯСАГЫЗ!

Хәзер бөтен кеше: «Даруханәләрдә сатуда маска юк», – дип әйтә. Кош, дуңгыз грипплары чәчәк аткан вакытта Чаллы БСМП хастаханәсенең баш шәфкать туташы телевизордан битлек ясарга өйрәткән иде. «Безнең гәҗит» укучылары белән дә аны ничек ясарга мөмкин булуы турында уртаклашасым килә. Аптекадан иң киң бинтны аласың, шуны үз битеңә туры китереп, ни кадәр киңлектә кирәк, шул киңлектә алып, алты кат бөклисең. Дүрт ягына бау тагасың, кемдер кереш куя, кемгә ничек ошый. Өстенлеге шунда – башка битлекләрне ике өч сәгать саен алыштырып торырга кирәк, әле ул сулатмый да. Ә мондый битлекне кер сабыны белән юып куйсаң да була, юмыйча, кызганрак үтүк белән яхшылап үтүкләгәч тә, бер вирусы да калмый. Әгәр «Безнең гәҗит»не укучылар гаиләләренә кеше саен берне ясап куйсалар, шул җитәр, минемчә…

Наилә ВИЛЬДАНОВА

Чаллы шәһәре

БИШ СУМ БУЛСА ДА БИРСЕННӘР ИДЕ!

Әни мине авылдан өч чакрым ераклыкта, урак урганда, кырда тудырган. Әти колхозда атлар караучы булып эшли иде, атын җигеп, мине, әнине өйгә алып кайткан. Әни 7 көннән соң мине бәләкәй арбага салып, кире урагын урып бетерергә киткән. 11 яшьтә мине колхозга көтү куарга чыгардылар, чөнки ачка үләр дәрәҗәгә җиткән идем. Көтү көткән кешене салам төшерүчеләр белән бергә ашаталар иде кич белән, шул ризык өчен йөрдем. Ә иртән нәрсә ашаганымны белмим дә. 1945нче ел иде бу.

Минем әни сугыш беткәнче, 1945нче елның март аенда үлеп китте. Шуның аркасында бер ел мәктәптә укымадым. Кияргә әйберем юк иде. Шуңа күрә президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сүзем бар. Минем кебек интегеп яшәгән сугыш чоры балалары турында ник онытасыз? «Акча юк бит», – дисезме? 10 суммы, 5 суммы өләшеп чыгыгыз – без риза. Хәзер безнең үләр вакыт җитте инде, сиксән өстендә бөтенебез. Безгә хәзер акча да кирәкми, игътибар кирәк. Белеп үләр идек – хөрмәт иттеләрме безне исән чакта, юкмы. Бу акчага мохтаҗ булудан түгел, Аллага шөкер, балалар карый, тормышым шундый яхшы. Дәүләттән игътибар юк, шуңа гына рәнҗибез. Җитәкчеләрнең балалары, оныклары безнең кебек ачлыкта интегеп яшәсеннәр, димим, мөселман кешесе алай дияргә тиеш түгел. Матур яшәсен аларның балалары, мул булсын бөтен кешенең тормышы. Шулай да башкаларның хакын да хакласыннар иде.

Мөстәкыйм МӨҺӘММӘДИЕВ

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы

БАЛАЛАРНЫ ИРКӘЛӘМӘГЕЗ!

16нчы март көнне «Таяну ноктасы»нда укучы балаларның 60 проценты күзлек кия, дип сөйләделәр. Бу бик аяныч хәл. Укудан кайткач, компьютер, телефон белән утыргач күзгә зарар килүе билгеле. Аларга гел эш кушарга кирәк. Эшсез тормаган кешегә, гел телефон белән утырып сукыраерга җай калмый ул. Менә без укыган чорда күзлек кигән кеше гел булмады. Без – 80 яшьне тутырып китүчеләр әле хәзер дә күзлекне укыган чакта гына киябез. Ат кузгалагы ашап үстек, безнең буын шуңа ныклыдыр. Хәзер бала чагалар беренчедән йомшак, икенчедән ялкау. Өченчедән ата аналары балаларын нык иркәлиләр.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ГАДИ АВЫРУ ТҮГЕЛ БУ…

Берничә ел элек: «Чын сөт дефицит булачак, бер авыру чыгачак һәм чын сөт эчкән кешеләр генә шул авырудан исән калачак», – дигән сүз чыккан иде. Әллә сулар басып, җирнең өслеген юдыртып, җиргә күмелгән, без белмәгән дә, ишетмәгән дә серле авырулар калкып чыктымы? Бу коронавирусны акыл һич тә кабул итеп бетерә алмый әле. Әмма шунысы ачык – табигатькә зыян килүе аркасында инде бу. Тамагыңа ясмык кадәрле бер вирус кереп ябышса, бөтен организмыңа зыянын салып утыра. Сөтле чәй эчеп ашказаныңны юдыртып төшерергә кирәк. Дәүләт башында утыручылар да: «Хлорлы чүпрәк белән мәктәп, балалар бакчасына дезинфекция ясатыгыз, битлек киеп йөрегез!» – дигәч, бу инде гади төчкерү генә түгел. Сак булыйк!

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ҮРНӘКЛӘР ДӘ ҖИТӘРЛЕК!

Без һәр санда «Безнең гәҗит»кә шалтыратып, зарланабыз, орышабыз, гаеплибез… Ә мин бер мактауга лаеклы эпизодка очрадым, шуның белән уртаклашасым килгәнгә шалтыратам. Казан шәһәренең Себер трактындагы 17нче йорт янында «Пятерочка» исемле азык-төлек кибете бар. Анда искиткеч тәртип, уңайлылык, чисталык, товар муллыгы. Без – картлар аңламый торган хезмәт күрсәтүләр дә бар. Мәсәлән, җимеш соклары сыгып бирә торган автоматлар, ашауларны микродулкынлы мичтә җылытып алу мөмкинлеге, автомат кассалар. Тагын бер кызык хәл – кибетнең директоры Лилия исемле ханым һәр көнне иртә белән олы чүпрәк тотып, тузан сөртеп йөри. Бу бит бик сирәк була торган хәл. Директор татар хатыны, татарча чиста сөйләшә. Ул башкалар кебек үк бер үк төрле куртка киеп йөри, тик артына директор дип язылган, шуны күреп, шулай сөйләшеп киткән идем мин аның белән. Мондый кешеләргә карап, күңел сөенә.

Мәхмүт ХАФИЗ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии