45 елдан соң очрашу

Быел күптәнге хыялым тормышка ашты. Беркөнне Түбән Тәкермән авылында туып-үскән Рафис Галиев шалтырата: «Мин Крутушкага ял итәргә килгән идем, очрашып булмас микән, яшь бара бит», – ди. Армиядән кайтканыбызга 45 ел булган икән. Очрашырга сүз куештык, шалтыратышырбыз, дидек. Әллә нигә бер шалтыратышып торсак та, моңа кадәр дөнья артыннан куып, очрашып булмады. Рафис үзе дә Сабага эш белән килгәләгәндә мин ерак рейста чак булды. Үзем дә Минзәләдән үтешли бер кереп чыккан идем, ул да авылына кайтып киткән булып чыкты. Шулай итеп еллар үтте, очрашасы килеп, җан тырналып торды.

Без 1969-71нче елларда Германиядә, Берлин янындагы урман эчендә, туберкулездан дәвалый торган госпитальдә п\п18447нче частьтә хезмәт иткән идек. Без дигәнем – 4 татар малае. Берсе шул Рафис, берсе мин – Түбән Утарда туып-үсеп, гомеремне Сабада үткәргән Моталлатов Миннефәрит, калган икесе – Әлдермештә туып-үсеп, Биектауда яшәүче Шакиров Рәфкать һәм Олы Сәрдек авылыннан Насибуллин Нурулла (Кукмарада яши).

2016нчы елның 12нче октябрендә олы улым белән машинага утырдык та, Кукмарага киттек. Нуруллага шалтыратып куйган идем, безне юлга чыгып каршылады. Аның белән дә 20 еллап күрешкән булмады, кочаклашып күрештек тә, хатыны озатып калды, без кабат юлга – Биектауга, Рәфкатьләргә кузгалдык. Аның белән күрешеп, кибеттән кирәк-ярак алдык та, Рафис янына Крутушкага киттек. Без дүртебез дә армиядән кайткач шофер булып урнашканбыз. Нурулла белән Рафис бүтән, күңелләренә хуш килгән эшләрдә дә эшләгәннәр. Рәфкать бик күп еллар автобус йөртте, хәзер үзенә йөк машинасы сатып алып, шуның белән эшли. Мин дә 45 ел йөк машинасында эшләп, 2 миллион километрга якын юл үттем. Хәзер барыбыз да лаеклы ялда инде, шулай да әле дә тик ятмыйбыз. Эшнең бетәсе юк, эшли генә белергә кирәк.

…10-15 чакрым араны «ә» дигәнче үттек. Крутушка капка төбендә Рафиска шалтыраттык, озак көттермәде, чыгып та җитте. Без, өч ефрейтор, аны сафка тезелеп, үрә басып каршыладык. Иң элек мине таныды, аннары Нурулланы, Рәфкатьне исә әйләндереп карый торгач кына таныды. Яшь балалар сыман, кочаклашып күрештек, шатлыгыбыз әйтеп бетергесез иде. Барыбызның да күзләр дымланды. Машинаны читкәрәк куеп, капот өстенә табын корып җибәрдек. Әйтерсең лә, 45 ел артка, хезмәт итеп йөргән вакытларга әйләнеп кайттык. Ул чакта без бик бердәм, дус булдык. Беребезне дә рәнҗетергә ирек бирмәдек. Командирлар да безне хөрмәт итәләр иде, бүләкләр дә алдык. 1970нче елда сайлау алды очрашуына барырга туры килеп, мин анда маршал Захаров, армия генералы, главнокомандующий Куликов белән иңгә-иң басып тордым. Үзебезнең часть командиры да бик әйбәт кеше булды, хезмәт итеп бетергәч, частьтә калырга да үгетләгән иде. Без ризалашмадык. Кайтып, үз илебездә эшлисебез килә, дидек. Үзебезнең хәрби бурычыбызны лаеклы итеп башкарып, исән-имин илебезгә әйләнеп кайттык. Без әле бүген дә стройдагы шикелле, халкыбызга хезмәт итәбез.

Тагын шуны әйтәсем килә: безне гомер бу юлга озатып, кирәк-яракларыбызны барлап, пешерәсен пешереп, яшь баланы көйләгәндәй көйләп, капка баганасына сөялеп кул болгап калган, кайткан чакта мунчасын ягып, тәмле ризыклары, якты йөзләре белән каршы алган хатыннарыбызга, өйдәгеләргә рәхмәт. Алар алдында тезләнеп, баш иясем килә.

…Бергә булган өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Әле генә күрешкән идек, инде саубуллашырга да кирәк. Рафис белән саубуллашып, Биектауга, Рәфкатьләргә киттек. Аның да хатыны безне тәмле ризыклар пешереп, әзерләнеп көтеп торган икән. Бераз аларда кунак булгач, Рәфкать белән саубуллашып, Кукмарага, Нуруллаларга юл алдык. Нурулланы өендә калдырып, Сабага кайттык. Безнең көйне көйләп, көн алып йөргәне өчен улым Ленарга да бик зур рәхмәт.

Армиядә бергә хезмәт иткән дусларымны, якыннарымны, барлык ир-егетләрне, хәрби хезмәттә булган хатын-кызларны «Ватанны саклаучылар көне» белән котлыйм. Барыгызга да озын гомер, күңел тынычлыгы, сәламәтлек теләп калучы «Талант» абыегыз (күбесе мине кушаматым буенча гына белә) булам.

Бу шигыремне мин Германиядә хезмәт иткәндә, 1970нче елның 5нче маенда язган идем.

Сагыну

Туган ягым, синең кочагыңда

Карлар эреп, җирләр кипкәндер.

Җылы яктан инде каңгылдашып,

Тезелешеп кошлар килгәндер.

Шундый матур, тыныч яз көннәрен

Кайчан кайтып, ничек күрермен?

Борылып аккан Мишә буйларында

Кайчан балык тотып йөрермен?

Киң кырларда җәйрәп яталардыр

Кыш кичергән яшел уҗымнар.

Туган җирем, синең даның өчен

Үссен алар, биек үссеннәр.

Озакламый җитәр Сабан туе,

Килер матур бәйрәм көннәре.

Җырланган җыр, гармун тавышыннан

Яңгырап торыр авыл төннәре.

Җырчы җырлар, биючеләр биер,

Көрәшчеләр чыгар уртага.

Яшь малайлар олы бүләк алыр

Чабып килеп елгыр атларда.

Мин үкенмим солдат булуыма,

Сагынсам да туган җиремне.

Каһәр суккан явыз дошманнардан

Саклармын мин туган илемне.

Миннефәрит МОТАЛЛАПОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии