Татар теле дәреслекләре законсыз

Татар теле дәреслекләре законсыз

Милли мәгарифебез куркыныч астында. Сүз милли компонентның чикләнүе, бердәм дәүләт имтиханнарының бары тик рус телендә тапшырылырга тиешлеге хакында гына түгел. Әйтик, дәреслекләрнең федераль стандартларга туры китерелүе зарур. Ә бүген прокурор теләсә кайсы вакытта, теле дәреслеген законсыз дип табарга, мәктәпне дәреслексез калдырырга мөмкин. Чөнки алар әлегәчә расланмаган.

Киләсе елдан рухи тәрбия дәресе кертеләсе. Ул 4 сыйныфтан аерым диннәрне өйрәнү, шулай ук барлык диннәр тарихы һәм хәтта атеистлар өчен дә төркем булдырылып укытылырга тиешле. 4ләр – башлангыч сыйныф укучылары, анда бар предметны да бер укытучы укыта һәм ничек итеп аларны 6 төркемгә бүләсе. Әйтик, Ульян өлкәсендә директор каян тапсын ислам динен укытучыны? Моның механизмы эшләнмәгән. Әле шунысы: бары христиан дине дәресе генә христиан динен пропагандалый, ә калганнары диннәр тарихына охшаш…

Марат Мөлеков исемендәге бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумында озак еллар республикабыз башкаласында милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәр булган. Хәзер тарих институты фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин шулай дип белдерде.

Башка чыгыш ясаучылар да бүгенге Русиядә милләтләрне юкка чыгару өчен куелган тырышлыкларның, соңгы елларда кабул ителгән кануннарның Конституцияләребезгә, башка кануннарга каршы килүен ассызыклады. Ә мәгълүм сәясәтче, элеккеге депутат Фәндәс Сафиуллин Русиядә миллилекне бетерү өчен ничек эш ителүен һәм бу эштә үзебезнең үк битарафлык күрсәтүебезне, бүгенге хакимиятнең халык битарафлыгын ныгыту өчен массакүләм мәгълүмат чараларын ныклы контрольдә тотуын, мәгълүмат кырының рәвешен үзгәрткән цензура контрольлегендә булуын тарихи чагыштырулар белән ачынып сөйләде.

42 кеше катнашкан пленум Русиянең төп канунында – Конституциядә каралган милли хокукларыбызның үтәлешен тәэмин итүне таләп итеп резолюция, Русиядә милли мәнфәгатьләрнең кысылуы хакында БМО генераль секретарена, бәйсез дәүләтләр Президентларына һәм парламентларына, Европа Советына мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге документлар интернет сәхифәбездә “Газетада басылмаган язмалар” бүлегендә тулысынча урнаштырыла.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

Комментарии