Җиде район – бер иҗат казанында

Җиде район – бер иҗат казанында

Арчада язучыларны яраталар инде. Үзләренекен дә, күрше-тирәнекен дә. Казан артының һәвәскәр әдипләрен берләштергән «Ызандашлар» дигән төркем дә булдырганнар әнә. Моңарчы бер-берсен телефоннан сөйләшеп кенә белгән каләм тибрәтүчеләр узган атнада күрешеп танышу бәхетенә дә иреште. Очрашу, әлбәттә инде, Арчада узды.

Социаль челтәрләрдә «Ызандашлар» дигән төркем барлыкка килгәч, нәрсә икән бу, дип гаҗәпләнүчеләр булгандыр. Серен белдек менә. Казан артындагы җиде районның – Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Биектауның һәвәскәр иҗатчыларын берләштерә торган мәйдан икән бу. Шушындый төркем булдыру идеясе Арчада яшәп иҗат итүче язучы Зиннур Тимергалиевныкы булып чыкты. «Элек-электән һәр авылның үз такмакчысы, шигырь, җыр язучысы булган. Хәзер дә бар алар. Шуны уйлап йөри торгач, нишләп әле үзебезнең Казан арты иҗатчыларын берләштерә торган бер төркем оештырмаска, дигән фикергә килдем. Арча районы хакимиятендә дә бу идеяне күтәреп алдылар. «Ызандашлар» төркеме шулай оешты. Эшне башлаганда хәтта бер-беребезнең телефон номерларын да белми идек. Район газетасына игъланнар бирдек, күрше район китапханәләренә чыгып, үз иҗатчыларын барлауны сорадык. Ә хәзер телефондагы «ватсап» кушымтасы аша даими аралашып торабыз. Бер-беребезнең әсәрләрен тикшерәбез, иҗат турында фикер алышабыз. Мондый аралашуга сусаган булганбыз икән», – дип сөйли Зиннур әфәнде. Каләм тибрәтүчеләр генә түгел, һәвәскәр һәм хәтта профессиональ композиторлар да кушылып киткән икән әлеге төркемгә.

Зиннур әфәнде үзләренең юкны бушка аударып утырмауларына дәлил итеп, бер мисал да китерде: «Әйтик, 15нче февраль – совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Төркемдә шуны искә төшереп язган идем, озак та үтми бер кыз шул уңайдан шигырен язып та җибәрде. Ә кичкә бер композитор шуңа көй язып, җырлап та күрсәтте».

Иҗатчыларның очрашуын оештыруны Арча районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов исә: «Ызандашларны чәйгә чакырып алырга булдык әле», – дип аңлатты. Килгәннәр ызандашлар, ялындырып тормаганнар. Чәй өстәле артында үзләренең районында иҗатның торышы хакында сөйләде алар.

Арчаның үзендә «Каурый каләм» дигән әдәби берләшмә эшләп килә. Дөресрәге, районда ике берләшмә – балаларныкы һәм олыларныкы. Халидә ханым Фәйзрахманова җитәкли торган «Каурый каләм» олыларны җыйный икән. «Берләшмәбезнең иң яшь әгъзасына 19 яшь. Даими рәвештә 35ләп кеше йөри. «Арча» радиосында үз иҗат җимешләребезне яңгыратып торабыз, «Арча хәбәрләре»ндә җомга саен безнең иҗат яктыртылып бара», – дип уңышлары белән уртаклашты ул. Иҗат берләшмәсенә йөрүчеләрнең әсәрләрен туплап, китап та чыгарганнар. Гомумән, арчалылар соңгы вакытта шактый китап чыгарды. Әле күптән түгел генә якташ язучыларының әсәрләрен туплаган өчтомлык дөнья күргән иде. Очрашуга кайткан, үзе дә Арча ягыннан булган әдип Рифат Җамал: «Иҗат берләшмәсенең китабын чыгарыйк әле дип бер тапкыр гына кердем мин район башлыгы янына. Ә күпме эшләр эшләнде: китап чыкты, өчтомлык дөнья күрде, «Ызандашлар» төркеме оешты, әдәби мәйданнар булып тора, якташ язучылар һәм журналистларның очрашулары оештырыла… Район башлыгының иҗатны яратуын күрсәтә инде болар барысы да!» – дип аңлатып китте.

Изображение удалено.

Ә менә ут күршеләребезгә бу яктан район башлыгы белән «не повезло», күрәсең. «Ызандашлар» очрашуына килгән Диләрә Әхмәдуллина: «Без инде үзебезнең район иҗатчыларының әсәрләрен күптән туплап куйган идек. Китап чыгарырга акча юк, диләр һаман. Якташ язучыбыз Рафис Корбан да бу мәсьәлә буенча «глава»га кереп карады инде, тик нәтиҗәсе күренми әле», – дип сөйләде. Район башлыклары бер-берсе белән узыштан эшләргә ярата бит, Биектау җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин да, көрәшне таныту белән генә чикләнмичә, иҗатка да игътибар күрсәтсен иде инде. Икенче очрашуга килгәндә биектаулылар да: «Менә безнең «глава», – дип мактанырлык булсын иде.

Арчадан гына түгел, Кукмарадан да үрнәк алса була Биектау җитәкчелегенә. Кукмаралылар да үз җыентыгын чыгарган! Бу районда 1967нче елдан бирле әдәби берләшмә эшләп килә. Башта «Аһәңле сүз» исемен йөрткән, хәзер – «Салават күпере». «Мин белә башлаганда берләшмәне язучы Шаһинур Мостафин җитәкли иде. Ул очрашуга Хәсән Сарьян, Ләбибә Ихсанова кебек язучыларны, артистларны чакыра иде», – дип хатирәләрне барлады үз районы берләшмәсе исеменнән чыгыш ясаган Суфия Мостафина. Шушы очрашу булганның икенче көнендә үк «Салават күпере» әдәби берләшмәсе үзенең 50 еллыгын да билгеләп үтте.

Сабада «Мишә дулкыннары» дигән әдәби түгәрәк эшли икән, алар да үз җыентыгын чыгарган. Хәер, Сабадан килгән каләм тибрәтүчеләр, күмәк җыентык белән генә чикләнмичә, һәрберсе үзенекен дә чыгарган. Замирә Сәмигуллинаның – бер, ә Илмира Гыймаеваның өч китабы дөнья күргән инде. «Безнең Тәлгать абый Нәҗмиев бар иде шул, ул әйдәп баручы булды», – дип искә алдылар сабалылар мәрхүм якташ язучыларын.

Арча иҗатчылары бу очрашуга кадәр Әтнә, Кукмара, Биектау районнарында булып кайтырга өлгергән. «Безнең иҗатчылар түгәрәге «Әтнә таңы» газетасы каршында эшләп килә иде инде, тик ниндидер рәсми берләшмәбез юк әле. Арчалылар килеп киткәч, үзебезнең каләм тибрәтүчеләрне барладык. Киләчәктә берләшмә дә оештырып җибәрербез дип торабыз», – дип сөйләде Әтнә районы газетасы хезмәткәре Сүрия Мингатина. Үзләренең проблемасы белән дә уртаклашты: бүген Язучылар берлегендә Әтнәдән чыккан бер язучы да юк икән. Яшь шагыйрәләре Гөлүсә Батталова исә берлекнең «бусагасы»нда тора икән, менә-менә алырлар, дип, дүрт күз белән көтә инде әтнәлеләр. «Якташ кешебез булмагач, берлеккә тиктомалдан барып кереп тә булмый. Ә менә безнең районга бер куратор шикелле язучыны билгеләсәләр, мин үзебезнең иҗат җимешләребезне тотып, аның янына барыр, киңәшләрен тыңлап кайтыр идем», – дип белдерде ул. Башка район вәкилләре дә бу фикерне күтәреп алды. Рифат әфәнде Җамал бу мәсьәләне Язучылар идарәсенә җиткерергә вәгъдә бирде.

Балтачтан килгән Салиха Гаязова: «Безнең әле берләшмәбез дә, җитәкчебез дә юк», – дип белдерде. Шулай булса да Балтачтан өч каләм тибрәтүче килгән иде «Ызандашлар» очрашуына. Башкаларның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырды алар. Үз районнарына кайткач: «Әйдәгез әле, без дә әдәби берләшмә оештырып җибәрик», – дигән тәкъдим керткәннәрдер дип ышанам.

Бер күрше икенчесенә керсә, чөкердәшеп чәй эчәләр, ил-көн хәбәрләрен сөйләшеп алалар, фикер уртаклашалар бит әле – нәкъ менә шундый җылы очрашу булды бу. Ахыргысы булмас мөгаен. Арча хакимиятенең нияте зурдан: «Ызандашлар» фестивален оештыру уе белән дә янып йөри икән алар. Безгә исә: «Ниятләре чынга ашсын!» – дип кенә телисе кала.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии