Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«БГ» ӨЧЕН ТАЛАШТЫМ

Чаллы базарында бер абунәчебез, «Безнең гәҗит»не яклап, сатучылар белән ызгышкан. Бу хакта белми дә калган булыр идек – ярый әле һәр пәнҗешәмбедә шалтыратулар кабул итәбез. Яшел каладан Сәлимә ханым үзе белән булган гыйбрәтле хәлне сөйләде.

«Газета турында ишетеп кенә белә идем. Сезнең турыда әй сөйлиләр, әй мактыйлар, тукта, мин дә яздырып карыйм әле, дидем. Хәзер ябырылып укыйм. Төннәр буе йокламыйча, сезнең белән сөйләшеп ятам. Әле беркөнне базарга чыккан идем. Җимеш алганда сатучы белән сөйләшеп киттек тә, минәйтәм, «Безнең гәҗит» дигән газета бар, язылып кара әле, бик яхшы гәҗит ул, дим. Кирәкми миңа, мин телевизор карыйм, бөтенесен шуның аша да белеп барырга мөмкин, безне гәҗит түгел, Путин ашата, ди. «Путин түгел, Аллаһ ашата!» – дип китеп бармакчы идем, болар минем ничек киенүемнән көлә башлады. Мин диндәге ханым, озын күлмәк киеп, яулык бәйләп йөрим. «Киемеңне кара инде, баштан аяк урангансың», – дип, динне дә мыскыллый башлады. «Аллаһы Тәгаләгә буйсынмау, диннән көлү – зур гөнаһ ул, саткан малыңның бәрәкәте булмасын, исламнан көлгән кеше кяфер була!» – дип китеп бармакчы идем, башка сатучылар да җыелып, миннән, динемнән кычкыра-кычкыра көлде. Үзләре дә татар хатыннары, югыйсә. Шуннан бер-ике көн уздымы- юкмы, буран чыгып, бу базарның түбәсен алып аткан, ди. Аллаһ барысын да күреп тора шул! «Безнең гәҗит»не мактавым әнә шундый хәлләр белән тәмамланды», – диде ул.

ДУС КЫЗЫМНЫ ЭЗЛИМ

Мин 1983нче елда Казанның Авиация институтын тәмамладым. Бездән бер төркемгә кечерәк Гүзәл Миргазиян кызы Шәрипова да укый иде. Ул – Азнакай якларыннан, 1958нче елның 10нчы декабрендә туган. Укып бетергәч, берара деканатта да эшләп алган иде. Без аның белән яхшы ахирәтләр булдык. Уку йортын тәмамлаганнан соң да хәйран гына аралаштык әле. Без аралашкан вакытта ул Казанда, Әбҗәлилов урамындагы тулай торакта яшәде. Аның бер улы да бар иде. Ләкин мин аны югалттым. Бәлки, бу ханымны белүчеләр бардыр – сезнең газета аша элемтәгә чыксыннар иде.

ЛӘЛӘ.

Чаллы шәһәре.

ҖИР ПАЕНА КҮПМЕ АКЧА БИРӘЛӘР?

Минем 4 гектар җир паем бар. ТНВның «Туган җир» тапшыруында 1 гектар җиргә 500 сум акча тиеш икән дигән мәгълүмат булган иде. Ул акчаларны кайдан ничек алып була икән?

Тәтеш районыннан бер укучыгыз.

Кызганыч, шалтыратучы үзенең кайсы хуҗалыктан булуын да, исемен дә әйтмәде. Сезнең кулда җирне рәсмиләштерү таныклыгы, шулай ук җирегезне кайсы хуҗалыкка кулланылышка бирүегез турында килешү булырга тиеш. Әлеге килешүдә нәрсә һәм күпме бирәчәге язылган була. 500 сум – мәҗбүри сан түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан киңәш формасында гына билгеләнгән сан. Районына карап, ул үзгәрә. Әгәр кулыгызда мондый килешү юк икән яки җирегезне файдалансалар да, сезнең белән килешү төзүдән баш тарталар икән, районыгыздагы Авыл хуҗалыгы идарәсенә яки прокуратурага барырга киңәш итәбез.

ТЕРЕ ХӘМЗИННЫ КҮРДЕК!

Узган ел безгә бик күп сөенечләр алып килде. Тукай районы, Чыршылы авылы Сабан туена Алмаз Хәмзин килгән иде. Аның белән күрешеп, күптәнге танышлар кебек сөйләштек. Карчыгым белән алтын туебыз узган гына иде әле – сәхнәдән котлау сүзләре әйтте, тәбрикләде. Кайдан белгәндер! Исебез китте: ничек матур сүзләр табып бетерә торгандыр? Мондый сәләт бик сирәк кешеләргә генә бирелә. Карчыгым белән бик сөендек инде. Аңа нинди рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр кебек. «Безнең гәҗит» аша мин аны кунакка чакырам. Миннекләр белән рәхәтләнеп мунча керер идек!

Фәнил САЛИХОВ.

Минзәлә районы, Усай авылы.

СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ ЭШЛӘМИ

Мин – онкологик авыру, операция кичердем, бәвел тотмау барлыкка килде. Миңа памперслар бирелергә тиешле, әмма узган елның 4нче кварталы өчен памперсларны соңарып җибәрделәр. Быел 20нче гыйнварда гына килде. 4 ай үткәч, алар миңа нәрсәгә соң? Үз акчама сатып алган идем инде. Икенчедән, элек безгә Чаллыдан Казанга барып, стационарда дәвалану өчен юл хакын түлиләр иде, хәзер социаль яклау хезмәте түләми башлады. Нигә шулай булды икән?

Бер укучыгыз.

Тукай районы.

Әлеге уңайдан Тукай районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйковага мөрәҗәгать иткән идек.

– Узган елның 22нче гыйнварында өч айга 180 данә подгузник бирелгән. 16нчы апрельдә тагын өч айга 182 данә памперс бирелгән. Ләкин өч көннән соң, ялгышып, тагын 180 данә китерәләр. Сезгә мөрәҗәгать иткән бу кеше ялгыш китерелгән подгузниклардан бер дә баш тартып тормаган, шуңа күрә дә чираттагы квартал өчен аңа 33не генә бирдек. Ә менә ноябрь, декабрь, быелның гыйнвар һәм февраль айларына 232 данә тапшырылды. Шул рәвешле, без аңа подгузникларны бөтен килеш биреп бетердек. Кызганыч, ел ахырында бераз тоткарладык, чөнки аларны кайтармый тордылар.

Инвалидларга юл хакын түләү мәсьәләсенә килгәндә, «Русия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль канун нигезендә, физик мөмкинлекләре чикләнү дәрәҗәсенә карап, инвалидларның айлык акчалата ярдәм һәм дәүләттән социаль хезмәт алырга хакы бар, шул исәптән дарулар, санаторийларга юллама һәм юлда бушка йөрергә хокукы бар, – дип җавап бирде ул.

ЧАМА ХИСЕН ЮГАЛТМАСЫННАР

Сездә чыккан мәкаләләргә карата фикеремне белдермәкче идем. Сүз Илфат Фәйзрахманов, Наил Нәбиуллин, Сәйдулла Кутушев турында. Узган санда «Яулык ник комачаулый?» дигән язма басылып чыкты. Анда «совет мәктәбе казарма методына корылган иде» дигән җөмлә бар. Мин мөхәррирегез белән яшьтәш, ул туып үскән Арча районының күршесендәге Теләче районында яшим. 70нче ел урталарында 10 ел мәктәптә укыдым – бернинди казарма методы күрмәдем. Егетләр клеш балаклы чалбарлар кия иде, озын чәч үстерделәр. Без дә ни теләсәк – шуны кидек. Мин бернинди дә эзәрлекләүләр күрмәдем. Аннан соң бу авторлар Русияне, Татарстанны гел яманлап язалар. Бу төбәктә яшәгән кешеләр кебек түгел, читтә яшәгәннәр кебек хис итәсез үзегезне. Тагын шуны да әйтәсем килә: мөхәррирегез Америка һәм Русиядә сораштыру үткәрмәгәндер бит кайсы илдә патриот күбрәк, дип. Менә миңа 56 яшь – үз илемне, туган төбәгемне яратып яшим. Авылдашлар арасында да илне яманлаучы күренми. Шуңа күрә, язма язганда, чама хисен югалтып җибәрмәсеннәр иде дигән теләктә калам .

Рузалия ШӘЙХИЕВА.

Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы.

И.ФӘЙЗРАХМАНОВ: Рузалия ханым, әгәр мине, газетабызда эшләүче башка авторларны илебезне яратмауда гаепләсәгез, ялгышасыз. Шәхсән, үзем чит илләрдә дә хәйран булдым. Әмма һәрчак сагынып кайтам туган җиремә. Мин читтә яши алмас идем. Татарстанымны, авылымны яратам. Әмма шул туган илемнең алдынгы, ирекле, бай булуын телим. Байлар, түрәләр генә баемасын иде. Больницаларда чират булмасын, даруларга, дәваланырга акча җитсен, больницалар, мәктәпләр ябылмасын, кая барсам да туган телемдә җавап алып булсын иде дип телим. Сайлауларның гадел, хәрәмләшүләрдән башка үтүен телим. Кемне сайларга кирәклеген әйтеп тормасыннар иде сайлау участогында.

Әйе, мәктәпләрнең төрлесе булды. Үзем укыган мәктәпләрне яман итеп телгә ала алмыйм. Әмма күп ишеткәнем бар: малайларның чәчен йолку, кыйнау, чеметү (болары бездә дә бар иде), ураза тотучы балаларга су эчертү… Ә киемгә килгәндә, мин ни теләсәм, шуны кия алмадым. Армиягә киткән күршемнең клеш чалбарын киеп чыгарылыш кичәсенә бардым. Ятимнәрнең бу уртак проблемасы иде шул. Болар мин уйлап чыгарган фантазиям түгел. Булган хәлләр.

Ә инде патриотларның кайда күпме булуына килгәндә, читкә чыгып гыйбрәт ал, диләр. Ул читтә ачык күренә. Уртанчы кызым, АКШта студент программасы буенча эшләп кайтты: Украина, Русия кешеләрен әллә кайдан танып була, дия иде. Алар уйга баткан, вәсвәсәле кыяфәттә, ә америкалылар һәрчак елмайган, ярдәмчел, дип сөйләде. Бәхетлеләр шулай елмаеп яши.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, аңлата алганмындыр дип уйлыйм.

ТАШЛАМА БУЛАМЫ?

Мин 30 елдан артык Дәрвишләр бистәсендәге 7нче икмәк заводында эшләдем. 2010нчы елда завод ябылды, ул ябылыр алдыннан «Мактаулы ипи пешерүче» дигән медаль биргәннәр иде. Пенсиягә чыкканда берәр төрле ташлама булыр микән?

Даими укучыгыз.

Казан шәһәре.

Кызганыч, юк. Өстәмә акчалар Советлар Союзы, РФ геройларына, Ленин, «Ватан алдында казанышлары өчен» 1,2,3,4нче дәрәҗә орден ияләренә, Социалистик хезмәт геройларына, Ленин премиясе лауреатларына, РФ дәүләт премиясе лауреатларына, Паралимпиада чемпионнарына һәм башка шундый Русия күләмендә уңышларга ирешкәннәргә генә каралган.

Әлегә менә шулар. Бу атнада да пәнҗешәмбе көнне сезнең белән элемтәдә булырбыз. Әйтер сүзегезне әйтеп калырга ашыгыгыз. Телефоныбыз (843)272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии