Фәүзия Бәйрәмованың соңгы сүзе

Мин, халкының рәисе , хокук саклау органнарының миңа таккан гаепләрен танымыйм, үземне җинаятьче дип исәпләмим, бөтен гаепләүләрне кире кагам. Миңа каршы алып барылган җинаять эшен татар халкының Милли Мәҗлесенә каршы да юнәлдерелгән, дип бәялим. Чөнки мине гаепләү эшендә төп “дәлил” булып 2008 елның 20 декабрендә җыелышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр тора. Әмма – 2004 елның 26 маенда Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә теркәлү үткән иҗтимагый оешма. Ул үз җыелышларында теләсә нинди карар кабул итә һәм аларны тарата ала!

Милли Мәҗлес документларына экспертиза бары тик 2009 елның 15 февралендә генә башланган һәм шул елның 30 мартында тәмамланган. Ә бу документларны интернетта тараткан өчен җинаять эше 2008 елның 26 декабрендә үк ачылган булган! Ягъни кулларында экспертиза нәтиҗәләре булмаган килеш хокук саклау органнары Милли Мәҗлес документларын җәмгыять өчен куркыныч дип таба һәм аның буенча җинаять эше ачып җибәрә. Милли Мәҗлес карарларына эксперт уздыручыларның өчесе дә рус милләтеннән булуларын һәм алар арасында бер генә тарихчы, сәясәт галиме булмавын да әйтергә кирәк. А.В.Фролова – психология фәннәре кандидаты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика институты; В.С. Маркелов – филология фәннәре кандидаты, дәүләт университеты; Т.Ю.Виноградова – филология фәннәре кандидаты, дәүләт университеты. Дистә еллар эшләп докторлык дәрәҗәсенә дә ирешә алмаган бу филолог-психолог экспертлар элек тә татар милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләренә карата шундый гаепләү актлары әвәләп торды, турыдан-туры җәза органнарының заказларын үтәде. Шулай итеп, Сталин чорындагы “өчлек” ролен башкардылар. Интеллигенция вәкилләре өчен моннан да түбән һәм хурлыклы хәлнең булуы мөмкин түгел!

Әлбәттә, рус милләтеннән булган экспертлар, рус милләте күзлегеннән карап, руслар кимсетелә, татар өстен куела, боларны укыгач, кеше ярсый һәм котырып урамга чыгарга мөмкин, дип җавап биргәннәр. Әмма шушы бер ел вакыт эчендә Милли Мәҗлес карарларын укып котырган һәм сугыша башлаган кешеләр күренмәде һәм алар булмас та, иншаллаһ. Чөнки ул мөрәҗәгатьләрдә кеше сугыштыра торган бернәрсә дә юк. Адвокатым Әнәс Батаев Милли Мәҗлес карарларына компетентлы һәм комплекслы яңа экспертиза уздыруны сорап прокуратурага ике тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, без бүгенге көнгә кадәр тикшерүче Р.Галимуллиннан бернинди дә җавап ала алмадык.

Эксперт авторлары Милли Мәҗлес карарларындагы “русский колониализм”, “русские колонизаторы”, “великодержавный шовинизм” сүзләренә нык бәйләнгәннәр, алар Русиядә мондый хәл юк, дип бара. Әмма бу терминнар – тарихи төшенчәләр, аны без уйлап тапмадык, “русский колониализм” терминын рус тарихчылары үзләре әйләнешкә кертеп җибәрде һәм хәзер дә файдалана. Мисал өчен, берничә китапны гына күрсәтәм:

1. Бояршинова З.Я. Население Западной Сибири до начала русской колонизации. Изд-во Томского университета. – Томск, 1960.

2. Берс А.А. Прошлое Урала с древнейших времен до русской колонизации. – Москва, 1936.

3. Бахрушин С.В. Очерки по истории колонизации Сибири в XVI и XVII вв. – Москва, 1928.

4. Шашков С.С. Рабство в Сибири// Дело. 1869. -№1.

5. Худяков М.Г. Великодержавный шовинизм в русской этнографии // Этнография на службе классового врага. Сборник критических статьей. – Л.: Соцэзгиз, ГАИМК, 1932.

Руслар тарафыннан Идел-Уралны, Себерне басып алу да, көчләү дә, чукындырулар да булган, болар тарихта теркәлеп калган. Моның өчен бу халыклар алдында гафу үтенәсе урында, һаман шул кыек юлдан бара, бу хакта әйткәннәрнең авызларын суд белән томалый. Әмма хакыйкатьне яшереп куеп булмый. Һәр заманда дөресен язучылар булган һәм булачак. Рус тарихчысы Михаил Худяков милләттәшләренең Казанны басып алганнан соң татарларга карата кылган явызлыкларын беренче булып язып калдырган һәм шуның өчен Сталин чорында гомере белән түләгән. Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” китабы соңгы елларда берничә тапкыр Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыкты, аның буенча фәнни хезмәтләр язылды, әмма “милләтара ыгы-зыгы тудыра”, дип ул яңадан тыелмады.

Экспертиза фикеренчә, Милли Мәҗлес карарларында тарих бозылып күрсәтелә икән, имеш. Русиядә татарларны көчләп чукындырулар да, руслаштыру да булмаган, бу хәлләр бүгенге русларга кагылмый икән. ХVIII гасырда Уралда татар-башкортларны, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, патша фәрманы белән тереләй яндырып үтергәннәр. Шундый документларның берсен мин Екатеринбург дәүләт архивыннан үзем табып кайттым. 1739 елның 30 апрелендә, рус патшабикәсе Анна Ионовнаның әмере белән 60 яшьлек татар хатыны Кисәнбикә Байрасова, көчләп чукындырылганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, Екатеринбург уртасында тереләй яндырылып үтерелә.

Аңа кадәр, 1738 елның 20 июнендә, шул ук Екатеринбург каласында шул ук патшабикә Анна Ионовна әмере белән татар кешесе Тойгелде Җүләков тереләй утта яндырылып үтерелә. Аны да көчләп чукындырганнан соң яңадан исламга кайтуда гаеплиләр. Казан алынганнан бирле дүрт гасыр вакыт эчендә татарларның мәчет-мәдрәсәләре патша указлары белән җимертелгән, татар авыллары рус гаскәре тарафыннан җир белән тигезләнгән, кешеләре утта яндырылган, суга батырылган, юк ителгән. Болар барысы да тарих, без уйлап чыгарган тарих түгел, булган тарих. ХVIII гасыр тоташы белән татарны юк итүдән торганын экспертлар беләме икән?

Белмәсәләр, исләренә төшерәбез:

– 1736-1737 елларда гына да Идел-Урал арасында рус гаскәрләре тарафыннан 696 татар-башкорт авылы яндырыла, 17 меңнән артык татар-башкорт җәзалап үтерелә, 4 мең татар-башкорт мәңгелек сөргенгә сөрелә, 10 мең татар-башкорт хатын-кызы һәм балалары русларга коллыкка бирелә…

– Рус генералы Соймоновның әмере белән 1740 елның август-сентябрь айларында Уралда, Себер һәм Ногай юлларында тагын 537 татар-башкорт авылы яндырыла, Уфа өязендә 725 татар-башкорт авылы юк ителә, 4 мең татар-башкорт ире үтерелә, 802 ир-ат мәңгелек сөргенгә җибәрелә, 3026 татар-башкорт хатын-кызы балалары белән бергә русларга коллыкка бирелә…

– 1740 елның 25 августында Оренбург далаларында генерал Урусов тарафыннан 6 мең татар-башкорт ир-аты җәзалана – сиксән бише дарга асыла, егерме беренең башы чабыла, 11 татар ире кабыргасыннан асып үтерелә, бишесе арты белән очлы таш казыкка утыртыла, 301 кешенең телләре, борыннары, колаклары кисеп алына, йөзләгән кешенең тереләй тиреләре тунала, меңләгән татар-башкорт ир-атының маңгаена утлы тимер белән кыздырып, “Вор” дигән канлы тамга сугалар. Бу хакта тулырак мәгълүматны Вахит Имамовның “Запрятанная история татар” һәм И.Г.Акмановның “Башкирские восстания XVII – первой трети XVIII вв.” китапларыннан алырга була.

Без, милли сәясәтчеләр, тарихыбыздагы бу фаҗигале хәлләрне әйләнеп үтә алмыйбыз. Аларны белергә, өйрәнергә, балаларыбызга да сөйләп калдырырга тиешбез. Юк, рус халкыннан яки Русиядән үч алу өчен түгел, ә бу фаҗигаләр яңадан кабатланмасын өчен белергә тиешбез аларны! Тарихында шушындый канлы рус тегермәне аша узса да, татар халкы террор юлына басмады, милли хәрәкәт беркайчан да руслар белән сугышка чакырмады, без бары тик бу милләтнең татарлардан гафу үтенүен, кылган явызлыклары өчен тәүбәгә килүен һәм татарларга үзләренчә яшәргә ирек бирүен генә көткән идек. Әмма бу да барып чыкмады. Узган гасырлардагы кебек рус экспертлары, чекистлары бүген дә татарларны суд юлында йөртә, рус патшалары, поплары һәм хәрбиләре эшләп бетермәгән явызлыкны бүген алар эшли. Югыйсә башка халыклар үзләре рәнҗеткән милләтләрдән гафу үтенергә көч таба бит. Рим папасы Тәре походлары өчен мөселманнардан гафу үтенде, немецлар яһүдиләрдән кичерү сорады, бары тик руслар гына беркемнән гафу үтенми һәм тәүбәгә килми.

Хәзер Русиядә мәктәпләрдән куып чыгарылган, 309нчы федераль закон укытуны бары тик рус телендә генә алып барырга мәҗбүр итә, бу исә ана телендә белем алу хокукын юкка чыгара. Бүген ун ел татарча укыган балалар бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирергә мәҗбүр. Бу исә татар балаларына алга таба укуны дәвам итүне чикли. Русия татарларның дәүләтләрен басып алганнан соң, берничә тапкыр мәҗбүри рәвештә аның әлифбасын алыштырды. Халкыбыз мең ел буе укыган гарәп хәрефләрен – латинга, латинны бер көн эчендә кириллицага алыштырды. Соңгысы татарларга бөтенләй туры килми, шуңа күрә халкыбыз яңадан латин хәрефләренә кире кайтырга теләде. Әмма аның бу омтылышын Русия суды белән тыйдылар. Димәк, без, татарлар, бу илдә үзебезгә хәтта хәреф тә сайлап ала алмыйбыз икән!

Бүген Русия дәреслекләре, рус китаплары татарларны мыскыл иткән язмалар һәм рәсемнәр белән тулган. А.А.Преобреженский һәм Б.А.Рыбаковның Мәскәүдә басылып чыккан “История Отечества” дәреслегендә (6 сыйныф) татарларны хәтта кеше пешереп ашаучылар итеп сурәтләгәннәр! Ул дәреслек буенча мәктәпләрендә дә укыталар. Менә нәрсә буенча суд эше башларга тиеш иде хокук саклаучылары! Әмма алар татарларны мыскыллаган бу фактларны күрми, руслар турында исә булмаганны да бар итеп күрсәтә. Татар милләтчеләре бу китапны судка бирсә дә, Русия суды аларның дәгъвасын канәгатьләндермәде. Имеш, тарих шулай язган! Әйе, тарихны җиңүчеләр яза шул. Ә анда татарлар кыргый, кеше ашаучы итеп сурәтләнгән. Русиянең интернет-форумнары татарларга каршы зәһәр агу белән тулган, күп кенә фильм һәм әдәби әсәрләрдә татарлар вәхши итеп күрсәтелә, дәүләт каналларында да мондый шовинистик рухлы тапшырулар күренеп тора. Нигә аларны хөкем итмисез, казый әфәнделәр?

Экспертларга Милли Мәҗлес карарларындагы “шовинист” сүзе дә ошамаган. Имеш, болай итеп без бер төркем кешеләрнең милли рухын кимсетәбез икән! Ә шушы шовинист-фашистлар һәр елны Русиядә меңгә якын рус булмаган кешене суеп, кыйнап үтерә, гарип калдыра – экспертлар ул хакта дәшми!

Мин, Фәүзия Бәйрәмова, сугыш инвалиды һәм репрессия корбанының кызы, 60 яшемдә атам Әүхади кебек суд каршында басып торам. Атамны Сталин палачлары Зөя төрмәсендә газаплаган булса, мине төрмәгә утырту өчен барысын да эшлиләр. Соңгы сүзем итеп шуны әйтәм: әгәр күргән бу газапларым халкым хәлен җиңеләйтә, татар халкын уятып, азатлык көрәшенә күтәрә ала икән – мин ул авырлыкларга әзер.

Әгәр Русия төрмәләре миңа җәннәткә юл булып тора икән – анысына да әзермен. Әмма халкым бу төрмәдә калмасын өчен, барысын да эшләячәкмен.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

P.S. Чаллы суды 24 февральдә татар халкының Милли Мәҗлес оешмасы рәисе, милләтара низаг чыгарырга маташуда гаепләнгән Фәүзия Бәйрәмовага 1 еллык шартлы җәза билгеләде. Прокурор 2008 елның декабрендә Милли Мәҗлес оешмасы утырышында халыкара җәмәгатьчелеккә юлланган мөрәҗәгать Русиядә милләтләр арасында татулыкка куркыныч тудыра, дип аңа 1,5 еллык шартлы җәза бирүне сораган иде. Фәүзия Бәйрәмованың соңгы сүзе, 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии