Язучы бәхете

Язучы бәхете

Кукмара районы, Важашур авыл җирлегендә бердәм, дус-тату булып, бер-берсе белән ярдәмләшеп татарлар һәм удмуртлар яши. Ике халыкның да бәйрәмнәрен, йолаларын матур итеп, тигез күреп үткәрәләр. Китапханәче Рәхимә Вәлиева танылган язучы, бик күпләр тарафыннан яратып укыган китапларның авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу оештырырга уйлагач, аның бу теләген татарлар гына түгел, удмуртлар да күтәреп алды. Китапханәгә кайткан китапларны татар телендә алар да укый. Һәм бүгенге кичәгә дә бик сөенеп килделәр. Шулай ук чарада районның төрле авылларыннан килгән китапханәчеләр дә катнашты.

Гомере буе ир-атлар арасында эшләсә дә күңелендә матурлык йөрткән, акыл һәм тәҗрибә туплаганнан соң гына шул матурлыкны ак кәгазьгә күчереп, кыска гына вакыт аралыгында «Сагынырсың – мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы», «Синсез килгән язлар», «Яраларың белән яратырмын» һ.б. китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган язучы ул Зифа Кадыйрова. Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән, яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт – Зифа Кадыйрова әсәрләрендә әнә шул темалар чагыла.

Кичә барышында һәр китапка аерым тукталып фикерләр алышу үткәрелде. Китап укучылар популяр авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Очрашуда язучы әсәрләренең тормыштан алынуын, аларның язылу тарихы белән, һәрбер әсәренә тукталып, геройлары турында тәфсилләп сөйләде. Залда утыручылар арасында сорау бирүчеләр дә, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучылар да шактый иде. Шулай ук очрашу барышында Зифа Кадыйрованың китапларын сату оештырылды. Ул аларның һәрберсенә автографын куйды.
Очрашу музыкаль сәхифә белән үрелеп барды.

Әлеге очрашу китапханәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗади дәрт, күңелләренә җылы кичерешләр өстәгәндер.

Рушания ИЗМАЙЛОВА,

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлеге җитәкчесе

Комментарии