АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮ КЕМГӘ ТИЕШ?

Газетабызның узган елгы 39нчы санында (28 сентябрь, 2016) «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсендә «Дәүләт ярдәме арта» дигән мәгълүмат чыккан иде. Анда уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучы хезмәт ветераннары, Татарстан бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә дәүләттән бирелгән ярдәмнең күләме 448 сум булачагы турында язылган иде. Хәбәрне күреп, бу түләү турында сораштырып, редакциягә шалтыратулар күп булды. Газета укучыларыбыз бу акчаны – быел гына гамәлгә кертелгән өстәмә түләү дип кабул иткән булса кирәк. Тик бу быел гына кертелгән субсидия түгел. Ул башка елларда да түләнә, фәкать пенсионер яки ветеранның кереме исәпкә алынмый иде, ә быел менә керемнәре 20 мең сумнан артып китмәгәннәр генә бу акчага өмет итә ала.

ФАТИРЫМНЫ ҺАМАН БИРМИЛӘР…

Мин – әфган сугышы ветераны, 1981нче елда башыма пуля тиеп яраландым. 2нче төркем инвалидмын. Әфган сугышы ветераннарына фатир бирелергә тиеш, ләкин миңа һаман да биргәннәре юк. 2004нче елдан бирле гомуми чиратта торам. 15нче майда миңа 55 яшь тула, сәламәтлегем елдан-ел начарлана бара, тагын ничә ел көтәргә икән?

Таһир САДЫЙКОВ,

Тәтеш шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге мәсьәлә буенча Тәтеш районы башкарма комитетының төзелеш, ЖКХ, транспорт һәм энергетика бүлеге җитәкчесе Анна Җамалетдинова белән сөйләштек. Әңгәмә вакытында җитәкче бу төрдәге мәгълүматның телефон аша бирелмәвен әйтте һәм сезгә хакимият йортына килергә киңәш итте. Үз исемегездән гариза язган очракта, тәфсилле аңлатма бирелер дип ышандырды.

МОҢНЫ ДА БЕТЕРДЕЛӘР…

Ел ахырында «Үзгәреш җиле» дигән тамаша булды бит. Ну, карадык, тыңладык. Татар теленең бетеп баруы гына җитми, хәзер инде татар җырларының моңын да бетерергә маташалар икән! Джазга көйләгән булып, кайбер татар җырларын үзгәртеп җибәргәннәр. Татар моңын үзгәртеп булмый бит аны – ничек аңламыйлар?! Ул бит йөрәктән чыга! Җырлый белмәгәнрәк артистларга әйбәт булды инде бу – тота да кычкыра кайбер иҗекләргә басым ясабрак. Карап тордым-тордым да, хәзер безнең моңга, җырга да тотынганнар, дип куйдым. Болай булса, бер илле елдан телне, аннары милләтне дә югалтырбыз инде…

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә шәһәре

Авторлар хокукын яклаучы агентлыкның адресын, телефоннарын газетагызда бастырып чыгарсагыз иде

Әхтәм САТЫЕВ

Актаныш районы, Ямалы авылы

«Казан-Гарант» юридик үзәге: Казан шәһәре, Девятаев урамы, 15нче йорт, 3нче офис. Телефоны: 8(843)240-18-11, 8-917-243-4636

ЧАЛЛЫГА МИЛЛИ ҖАНЛЫ УКЫТУЧЫЛАР КИРӘК

Тәлгать Әхмәдишинның «Самавырлы милли мәгариф» исемле гаять эчтәлекле мәкаләсе басылды («Б.Г» 11 гыйнвар, 2017). Автор үзенең язмасында, Чаллы шәһәрендә татар телен укыту мәсьәләсен уңай якка үзгәртү өчен, республика һәм Чаллы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүе турында яза. «БГ»тә туган тел турында мәкаләләр даими рәвештә басылып килә. Язмадан күренгәнчә, Чаллының кайбер мәгариф идарәсе түрәләре һәм татар теле укытучылары туган телне укытуга каршы, ә менә татар җанлы укытучы А.Ф. Фәттахова фәннәрне саф татар телебездә укыта һәм балалар белән дә туган телебездә аралаша икән. Ул мактауга лаеклы шәхес, чөнки киләчәк өчен кадрлар әзерли. Алар арасыннан лаеклы милли кадрлар үсәчәк. Фәттахова укыткан сыйныфта да урыс телле балалар бар бит, әмма ул фәннәрне татар телендә укыта, аңлашылмаган сүзләрен тәрҗемә итеп, аңлатып бирә торгандыр дип уйлыйм. Татар гимназияләре һәм мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның, татарча белем бирү өчен, милли җанлы булырга тиешлеге көн кебек ачык. Авторның язмасында күрсәтелгән кимчелекләргә Татарстан җитәкчеләре үзләренең катгый сүзләрен әйтерләр һәм хәлләр уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии