Ышанмас җиреңнән ышанырсың…

«Татар республикасында яшибез түгелме соң?» («Безнең гәҗит», №45, 11нче ноябрь, 2015) дигән мәкаләне укып, Чаллыдагы 2нче татар гимназиясендәге бүгенге хәлләр белән танышырга туры килде. Минем балалар үз вакытында шушы гимназияне тәмамлап, минем карашка чын мәгънәсендә татар тәрбиясе алып, чын татар булып формалаштылар. Бу 90нчы еллар ахыры иде. Күрәсең, ул еллардан соң гимназиядә үзгәрешләр күп булган. Бу мәкаләдә язылганнарга беренче карашка ышанып бетәсе дә килми, ничек инде, балаларны татарча укытабыз дип алдый-алдый, урысча укытырга була. Ләкин стеналарда ясалган чиркәү hәм тәре рәсемнәрен күргәч, ышанмый булдыра алмыйсың.

Бу мәкаләдән соң күз алдына ирексездән татар халкының милли бәйсезлеген, телен hәм динен саклап калу өчен күп гасырларга сузылган аяусыз көрәше күз алдына килеп баса.

Билгеле булганча урыс хөкүмәте көчләп чукындыру hәм урыслаштыру аша татар милләтен юк итүне үзенең максаты итеп куя. Үзенең динен гореф-гадәтләрен саклап калу өчен, халык көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр була, шушы күтәрелешләрне патша гаскәрләре аяусыз ерткычлык белән бастырып тора. Шуңа да карамастан күтәрелешләр (восстаниеләр) еш кабатлана. XVII гасырда, бигрәк тә XVIII гасырда, берсе артыннан икенчесе кабатланып, тоташтан бер татар халкының Бөек Ватан сугышына әйләнәләр. Нәтиҗәдә дистәләгән мең татар hәлак була, асып үтерелә, чукынмаган өчен утта яндырыла. Меңләгән татар авыллары талана, яндырыла, күчеп китәргә мәҗбүр ителә. Ләкин урыс чиркәве күпме генә тырышса да, татарлар арасында чукынучылар саны күп булмый. Бары тик XVIII гасыр азагында гына Екатерина II татарларны көчләп чукындыруны бетерә торган указ кабул итәргә мәҗбүр була. Шул указ нигезендә татарларга үз диннәрен, ислам динен тотарга, мәчетләр төзергә рөхсәт ителә. Шуннан соң гына татар күтәрелешләре тукталып кала.

Хәзер инде гимназиядәге хәлләргә кайтсак, беренчедән, минем уйлавымча, ата-аналарга балаларны татарча укытабыз дип ялганлап, стеналарга чиркәү рәсемнәре ясап, ата-аналардан яшереп, астыртын рәвештә бу мәктәптә татар балаларын чукындыру сәясәте алып барыла.

Икенчедән шундый сораулар туа:

1. Әгәр, чыннан да, бу мәктәптә чукындыру сәясәте алып барылмый икән, стенадагы чиркәү рәсемнәре нәрсәне аңлата, бигрәк тә башлангыч класс балалары укый торган урыннарда?

2. Бу гимназиядәге укытучылар күз алдына китерә алалармы икән, мәсәлән, Русиянең берәр урыс мәктәбендә, бигрәк тә башлангыч класс балалары укый торган урыннарда манараларына ай куйган мәчет рәсеме булуын? (Аларда чиркәү рәсемнәре булырга мөмкин, бу табигый хәл, чөнки һәр милләт киләчәк буынны үзенең мохитендә тәрбияләргә тырыша).

3. Татар халкының, башлангыч мәктәп күләмендә булса да, тарихын беләләрме? Әгәр белсәләр, безнең бабаларыбызның, үзенең динен, телен, гореф-гадәтләрен коточкыч зур корбаннар бәрабәренә генә саклап кала алуларын аңлыйлармы? Әгәр аңлыйлар икән, татар халкының тарихына, диннәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен көрәштә шәһит киткән бабаларыбыз рухына нинди караш.

Әгәр дә инде югарыда куелган сорауларга караш каршы икән, бу укытучылар эшләреннән азат ителергә тиешләр диеп уйлыйм. Шулай ук гимназиянең директоры, әлеге эшләр өчен җавап бирүче завучлары үз урыннарында утыралармы? Татарстанның мәгариф министры мәктәпләрдәге хәлләр белән таныш булса, укыту системасында үзгәрешләр булырмы? Булырга тиеш дип уйлыйсы килә.

Р.СӘГЫЙДУЛЛИН.

Чаллы шәһәре. 

Комментарии