Гарипләр яшәргә хаклымы?

Берчак мин Ульян өлкәсенә гармуннар ясаучы бер бабай янына бардым, тик ул өйдә түгел иде. Күрше-күләннән сорагач: «Икенче урамда кызлары тора, шунда киткәндер», – дип, мине гармунчы абзыйның кызларына җибәрделәр. Тик гармун ясаучы юк иде. Әмма анда мин бер нәрсәгә шаккаттым. Ул йорттагы 4-5 бала арасында берсе гарип иде. Тик аны әнисе балалар тудыру йортында да калдырмаган, башка җиргә дә бирмәгән, ә үзе тәрбия кылып яши бирә.

Моннан бик күп еллар элек, «Татарстан» телеканалыннан тумыштан гарип балалар тәрбияләнүче балалар йортын күрсәткәннәр иде. Ялгышмасам, ул чакта республикабызда шундый тугыз балалар йорты һәм алар барысы да тулы булган, шуңа да яңасын ачарга кирәк дип искәрттеләр. Бу сүзләр күңелемне әле дә булса тырнап тора.

Безнең Тәтеш якларында да табигать тарафыннан кыерсытылган балалар шактый. Бер гаиләдә, ире дә, хатыны да сау-сәламәт, тик менә тапкан өч балалары да акылга зәгыйфь булып туганнар иде. Ул балалар инде шактый олылар. Берничә ел элек аларның берсе үлеп китте. Бу балаларны тәрбияләүче анага Ходай ярдәм бирсен дә, сабырлыктан аермасын! Башка ата-аналарга исә андый язмыш язмасын иде.

Мин, тәҗрибәле зоотехник буларак, бу күренешнең сәбәпләре нидә икәнен ачыклыйсым килә. Әгәр маллар арасында мондый күренеш күзәтелсә, ул гадәттән тыш хәл булып исәпләнә һәм ул мәсьәлә яңадан килеп тумас өчен бөтен белгечләрне күтәрерләр иде.

Укучылар мине дөрес аңласын, әмма сәламәт булмаган баласын хәтта мәче дә яшәтми. Гарип туган балаларны бергә туплап, асрап ятуны бәлки кемдер гуманлылыкка саныйдыр, әмма миңа калса, бу бер дә дөрес түгел. Табигатьтә табигый сайланыш дигән нәрсә бар. Әллә ул кешеләргә кагылмаска тиешме? Ул гарип балалар бу дөньяда барыбер җәфаланып кына көн күрә бит. Медицинасы шулкадәр югары «дәрәҗәдә» булган Русиядә шуңа чара таба алмыйлармы? Кем белә, бәлки гарипләр хисабына илебездәге демографик хәлне чишәргә уйлыйлардыр. Ул балаларны асрап ятканчы, бәлки ул тотылган акчаны сәламәт балаларны тәрбияләүгә, укытырга тоту дөресрәк булыр, минемчә.

Минем уйлавымча, бу мәсьәләдә тәртип урнаштыру өчен, ил буенча канун кабул итәргә кирәк. Шул очракта гына илебездә гарипләр һәм аларны тәрбияләп газап чигүче ата-аналар булмас!

Илгизәр ГАЛИ.

Тәтеш.

Комментарии