Әзерләнә тор – бәяләр артачак!

Арбаны – кыштан, чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Ә вәзгыять үз кагыйдәсен дә өсти: Яңа елга көздән үк әзерлән! 

Көзнең бирешергә җае юк әле: яуган кар эреп бетеп бара, көннәр җылы. Әмма декабрьгә авышкан саен Яңа ел бәйрәме турында уйламый түгел халык. Зурлап бәйрәм ителмәсә дә, табыны корылып, дус-туганнар белән билгеләп алына бит ул көн. Яңа ел табынына кирәк-яракларны бүген үк алып куярга киңәш итә белгечләр. Декабрьдә азык-төлеккә бәя артачак, дип куркыта алар.

Русиялеләр гадәттә Яңа ел табынына дип сатып ала торган продуктлар җыелмасы инде 12 процентка кыйммәтләнгән. Ә менә бәйрәмнең төп атрибутлары – кызыл уылдык һәм мандарин бәясе киресенчә түбән тәгәрәгән. Мәсәлән, зур азык-төлек кибетләрендә мандаринның минималь бәясе хәзер бер килограммы өчен 100-110 сумнан башлана. Бу узган ел белән чагыштырганда якынча 25 процентка түбәнрәк. Иң киң таралган кызыл балык уылдыгы да 12 процентка арзанайган икән.

Ә иң кыйммәтләнгән 3 продукт исемлегенә сельд балыгы (19,9 процент), каты сырлар (19,6 процент) һәм сөләйман балыгы (16,8 процентка арткан) кергән. Барыннан да элек бу бәяләрнең артуы җитештерү чыгымнарының кискен кыйммәтләнүенә бәйле: чимал, логистика, торак-коммуналь хезмәтләр тарифларының кыйммәтләнүе, хезмәткә түләү фондына чыгымнарның артуы.

Консервланган продуктлар – күп кенә Яңа ел табынын бизи торган ризыкларының нигезе. «Оливье», краб салаты һәм күп кенә классик кабымлыклар борчак, кукуруз һәм шпроттан башка ясалмый. Бу товарларның барысы да озак саклану срогына ия – ике елга кадәр. Шуңа күрә аларны декабрь ахырына кадәр сатып алырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Юкса ике тапкырга артыгракка сатып алырга туры килмәгәе!

Бәяләрне Р. Нигъмәтҗанова исәпләде

Комментарии